Мөселманнар арасында турнир: "Көрәш - Пәйгамбәребезнең ﷺ" сөннәте

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX мөселман яшьләренең берләшкән турниры узды. Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм якын төбәкләрдән - Башкортостан, Оренбург һәм Киров өлкәсеннән йөздән артык спортчы катнашты.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 10. Фото:dumrt.ru

Сүз уңаеннан, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, журналистлар соравына җавап биреп: "Хаҗга үз хәләл көче белән эшләп тапкан матди мөмкинлеге булган һәркем, шул исәптән спортчылар да бара ала", - диде. Хәзрәт әйтеп узганча, һәр мөселман ышаныч, гыйлем һәм физик көчкә ия булырга тиеш. Ул чыгышында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде. Тантаналы өлеш мөфти хәзрәтнең Коръән укуыннан һәм дога кылудан башланды.

Ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 10 спорт мастеры һәм 7 спорт мастерына кандидат бар иде. Уеннарга көрәш буенча - 53, кул көрәше буенча 48 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.

Көрәш ярышы - 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары, кул көрәше 75 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограмнан югары авырлык категорияләрендә узды.

Уеннарның бүләкләү фонды түбәндәгечә: һәр авырлык категориясендә җиңүчеләрне Диплом һәм акчалата бүләкләр көтә: I урын - 8 мең сум, II урын - 6 мең сум , III урын - 4 мең сум, ә җиңүче команда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кубогы белән бүләкләнде.

Иң зур бүләк – хаҗга юллама. Ул барлык авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән уйнатылды. Быел әлеге олуг бүләккә Түбән Кама егете Илгиз Нәфыйков, ә Диния нәзарәте кубогына Чаллы командасы ия булды, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе