
“Амәнәт” студиясе программасында халык һәм рухи җырлар, ритмика, сәхнә сөйләме каралган. Тәҗрибәле укытучылар балаларыгызда яшерен сәләтләрне ачарга ярдәм итәчәк. Балаларның Кырымда гына түгел, аннан читтә дә төрле концерт программаларында һәм башка иҗади чараларда катнашуы көтелә. Шулай ук музейлар, концертларга бару каралган. Җәен шәһәряны лагерында ял итәргә ниятлиләр.