Корбан гаетендә "Яңа Гасыр" телеканалы Казанның Галиев мәчетеннән трансляция алып бара

Җомга иртәсендә "Яңа Гасыр" телеканалы Корбан гаете намазыннан турыдан-туры трансляция алып барырга әзерләнә. Бәйрәм намазы Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән трансляцияләнә.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 31. Фото:АиФ Казань

Беренче сентябрь иртәсендә "Корбан Гаете мөбарәк булсын!" дип исемләнгән трансляция иртәнге сәгать дүрт тулып утыз минутта (4:30) башланып китә, дип хәбәр итә http://tnv.ru. Корбан гаете хаҗ тәмамлануын аңлата. Ураза бәйрәме тәмамланып, 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә бәйрәм ителә.

Корбан гаете мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә.

Бәйрәм ир кешеләрнең госел алып, чиста-пакъ киемнәр киеп, мәчеткә Гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнар, танышларның хәлен белешү , табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Корбан Гаете мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе