Казанда Корбан бәйрәме үткәреләчәк көнне, ягъни 1 нче сентябрьдә, мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты иртәнге өч тулып утыз минутта (3.30) йөри башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.
Иртән корбан чалыначак урыннарга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 нче автобусларда һәм 1, 2, 12 нче троллейбуслар белән барып җитеп булачак. Автобуслар ял көннәре өчен расланган расписание буенча йөриячәк.
Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе - иртәнге сәгать дүрт тулып утыз минутта (4.30), бәйрәм намазы иртәнге сәгать биштә (05.00) укылачак. Өч көн дәвамында алдан әзерләп куелган 20 урында 1-3 нче сентябрь көннәрендә корбан чалына. “Шәһәр оешмалары тиешле булмаган урыннарда корбанлыклар сатуга һәм аларны чалырга юл куймаячак”, – диде ул.
Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бәйрәм көнендә иң мөһиме – эшне яхшы итеп оештыру. “Транспорт белән тәэмин итү, куркынычсызлык кебек төп мәсьәләләр турында без террорга каршы комиссия утырышында фикер алыштык. Шуңа күрә барлык бурычларны җиренә җиткереп үтәвегезне сорыйм”, – дип күрсәтмә бирде шәһәр башлыгы.
Билгеле булганча, 1 нче сентябрь көнне ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач үткәрелә һәм хаҗ тәмамлануын аңлата. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.