Корбан бәйрәменә бер көн кала, районнарда корбан чалыначак цехларда соңгы әзерлек эшләре тәмамланды

Арча мөхтәсибәтендә дә Корбан бәйрәменә тулысынча әзерләр. Районның сугым урыннарына чалу өчен 370 ләп бәрән алып киләчәкләр, Моңа әле район үзәгендә һәм авылларда үз йортлары белән яшәп, өй артларында корбанны үзләре чалучылар керми.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 31. Фото:dumrt.ru

Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләре Корбан бәйрәменә тулысынча әзер. Бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре һәм Корбан бәйрәмен үткәрү буенча барган эшләр белән Татарстан Республикасы мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин танышты. Шәхсән республикабыз районнарында йөреп, күзәтеп чыкты. Тикшерү эшләре белән хәзрәт Биектау, Арча, Балтач, Кукмара районнарында, Яр Чаллы, Мамадыш, Кукмара һәм башка мөхтәсибәтләрендә булды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Корбан бәйрәменә бер көн кала, районнарда корбан чалыначак цехларда соңгы әзерлек эшләре тәмамланган. Мәсәлән, Яр Чаллыда сарыкларны чалу шәһәр читендәге махсус мал сую комплексында үзәкләшкән рәвештә башкарылачак. Әлеге комплексны төзеп бетерү быелның ел ахырына планлаштырыла. Әмма анда хәзердән үк корбан чалу, эшкәртү эшләрен башкарырга мөмкин. Биредәге мәйданда корбанлык маллар сату оештырыла, мал сую өчен барлык кирәк-яраклар булдырыла һәм итне ваклап бүлү мөмкинлеге бирелә.

Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин билгеләп үткәнчә, быел Корбан бәйрәме көннәрендә 3500 ләп вак мөгезле терлек (сарык, бәрән) чалу ниятләнә. “Комплекс төзелеп беткәч, аның куәте тагын да артачак, корбан чалу эше тагын да тизләнәчәк”, – диде ул. Корбан бәйрәмен үткәрүгә бәйле барлык шәһәр хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча, корбан чалуның барлык өч көнендә дә (корбан чалу 1 нче сентябрь көнне гает намазыннан соң башлана) биредә янгын күзәтчелеге, ветеринария хезмәте, дәүләт автоинспекциясе, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләячәге билгеле булды. Әлеге комплекстан корбан итләрен мохтаҗларга - балалар йортларына, картлар йортына, сукырлар җәмгыятенә, мәдрәсәләргә һәм Яр Чаллы шәһәренең азкеремле гаиләләренә алып китәчәкләр.

Ә менә Балтач мөхтәсибәтендә якынлашып килә торган бәйрәм уңаеннан район мәктәпләренә беренче сыйныфка керүче балаларның барысына да бүләкләр әзерләгәннәр. Быел Корбан бәйрәме Белем көненә туры килү уңаеннан, район имамнары иганәчеләр белән бергәлектә 620 балага бүләк бирергә карар кылган (мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләргә тәм-томнар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылачак).

Корбан чалу шулай ук махсус мәйданчыкта алып барылачак, хәзер анда бәрәннәрне алып килү эше алып барыла.

Арча мөхтәсибәтендә дә Корбан бәйрәменә тулысынча әзерләр. Районның сугым урыннарына чалу өчен 370 ләп бәрән алып киләчәкләр, Моңа әле район үзәгендә һәм авылларда үз йортлары белән яшәп, өй артларында корбанны үзләре чалучылар керми дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Биектау районында төп халык Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу эшләрен үзләренең шәхси хуҗалыкларында алып барачак. Моңа да карамастан, Үзәк мәчеттә корбан чалу өчен мөмкинлек тудырылган – монда иллеләп корбан чалу көтелә.

Татарстанның башка муниципаль районнарын тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, Татарстан Республикасы мөфтиенең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин Корбан бәйрәменә әзерлекне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә дип билгеләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе