
Беренче очрашуның кунагы "Ән-Ниса" хатын-кызлар сайты җитәкчесе Лола Сәмигуллина. Очрашуда теләге булган һәр мөслимә катнаша ала, дип хәбәр иттеләр мөфтияттән.
Бервакыт сәфәр вакытында Пәйгамбәребез ﷺ дөя өстендә барган берничә хатын-кызны күргән. Дөяләрне алып баручы кеше, бик тиз бару хатын-кызларга күп уңайсызлыклар тудырганны онытып, дөяләрне чаптырып барган. Шул вакыт Пәйгамбәр ﷺ: «Син бәллүр савытлар алып барасың, алар белән сак бул», — дигән.