Ханты-Манси округының төбәк мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыккан

Ханты-Манси округының төбәк мөселманнары Диния нәзарәте мөфти Таһир Саматов җитәкчелегендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыккан, дип хәбәр итә IslamNews. Моңа кагылышлы карар дини оешманың корылтаенда кабул ителгән.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 20. Фото:islamreview.ru

Ханты-Манси округының төбәк мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнары Диния нәзарәте составында 1999 елда оешкан. Т.Саматов автономлы округ мөфтие вазифасы белән бер үк вакытта Югары мөфти урынбасары, Югары мөфтинең Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифаларын башкарган.

Хәзер Ханты-Манси округының төбәк мөселманнары Диния нәзарәте үзен автоном оешма дип игълан иткән. Бу корылтайда расланган Уставның яңа редакциясендә дә чагылыш тапкан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе