Хаҗның үзәгендә — Ибраһим аләйһиссәлам мисалында корбан чалу гамәле — адәм затлары өчен бөек бер гыйбрәт вә нәсыйхәт - мөфти шәех Равил Гайнетдин

«Чалган дөяләрегезнең ите вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер» (Коръәни Кәрим, 22:37). Раббыбыз Ибраһим аләйһиссәламне улын чала башлаган вакытында туктата һәм Исмәгыйль урынына сарыкны корбан китерергә куша. Бу кыйссаның нәсыйхәте − адәм баласының канын коюдан искәртү,кеше гомеренең югары кыйммәтен белеп, гөнаһсызлар каны коела торган, тормышлары өзелә торган сугыш афәтләреннән ерак тору, сугышларны булдырмау.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 01. Фото:http://halalpeople.ru

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Корбан гаете мөнәсәбәтле мөрәҗәгать белән чыкты.

Рәхмәтле вә Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән башлыйм!

Әлхәмдү лилләһи раббиль аләмин. Вас-саләту вәс-сәләму алә хәбибиһи вә расулиһил-ләзи хәссәнә галә таләбиль-гуфран ва зыядәти зикрир-рахмән, вә алә әлиһи вә асхәбиһи аҗмәгыйн, ва алә мән табигаһум би ихсәнин илә йәүмид-дин!

Җирләрдә вә күкләрдәге барча мәхлүкат олылаган, Галәмнәр Хуҗасы, тиңдәше булмаган Аллаһу Сүбханәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнәләребезне җиткерәбез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага Аллаһының сәламе булса иде, Пәйгамбәребез әһленә, сәхабәләренә, аның пәйгамбәрлегенә инанып туры юлга баскан Кыямәт көненәчә һәр мөселман затына Аллаһу Тәгалә Үзенең рәхмәтен вә бәракәтен бирсә иде!

Ел дәвамында ике олы көннең берсе булган Корбан гаете көнне, дин кардәшләрем, сезне Әс-сәләмү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү сүзләре белән, ягъни барчагызга да Аллаһуның сәламе вә бәрәкәте булсын дия сәләмлим!

Газиз дин кардәшләрем!

Гыйд әл-Әдха − Корбан гаете вә гает көннәреннән алда башкарыла торган хаҗ кылу гыйбадәте без күргән вә күрмәгән галәмнәрнең бердәнбер Яратучысы вә Хуҗасы булганына инанган, Аллаһының барлыгын вә берлеген инсаннарга аңлаткан пәйгамбәр Ибраһим аләйһиссәлам тарихы белән бәйле. Шунысы да зур әһәмияткә ия — Ибраһим аләйһиссәламнең тормышы, ул кичергән сынаулар барча кешелекнең кардәшлеген, шул исәптән әхлакый кыйммәтләренең дә уртаклыгын, бер нигездән чыгуын ассызыклый.

Бу көннәрдә Мәккәи Мөкәррәмәдә җыелучы миллионлаган мөселман, шул исәптән 23 мең ярым безнең ватандашларыбыз Аллаһудан тынычлык, иминлек сорап ихлас вә кайнар догаларын кылалар. Бу кардәшләребез дөньяви тормышларын − гаиләләрен, шөгыльләрен, торган җирләрен вакытлыча калдырып, Исламның бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен үтәү, шуның сәбәбе белән гөнаһларыннан ярлыкану, Раббыбызның ризалыгын алу нияте белән Кагъбәтуллаһ янына юнәлделәр. Рәхмәтле вә Мәрхәмәтле Аллаһу Тәгалә хаҗиларыбызның исән-имин кайтуын, авыр сәфәрләрне җиңел кылуын насыйп итсен. Амин!

Ихлас ният белән, риясыз вә тиешенчә башкарылган хаҗның әҗере — Җәннәт булыр, бу турыда Аллаһ Раббыбызның соңгы илчесе, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа хәдисендә әйтеп калдырган. «Бер генә сүз дә әйтмичә, гөнаһ гамәлләр кылмыйча хаҗны үтәгән кеше [өенә] яңа туган баладай [ягъни моңарчы булган барча гөнаһлары ярлыканып] кайтыр» («Сәхих» әл-Бохари,«Сәхих» Мөслим, «Сөнән» ән-Нәсәи), — дигән Аллаһының сөекле илчесе Мөхәммәд Мостафа.

Хаҗның үзәгендә — Ибраһим аләйһиссәлам мисалында корбан чалу гамәле — адәм затлары өчен бөек бер гыйбрәт вә нәсыйхәт. Корбан китерү гыйбадәте кешелек тарихының иң борыңгы чорларыннан килә. Коръәни Кәримендә Аллаһ Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль турында сөйли. Төшендә Ибраһим аләйһиссәламгә Аллаһудан сөекле улы Исмәгыйлне корбан китерү боерыгы җиткерелә. Үзәге өзгәләнсә дә, Ибраһим вә аның улы Аллаһ әмереннән читкә тайпылмыйлар, шайтан коткысына нык торалар.

«Ул бала 7 яшенә җитеп атасы белән йөри башлагач, Ибраһим әйтте: «Әй углым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр, бу эшкә ничек карыйсың?». Углы Исмәгыйль: «Әй атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән та- барсың», - дип әйтте» (Коръәни Кәрим, 37:102).

Әмма дә ләкин Аллаһуга корбан кирәкми, шул рәвешле Ул Ибраһим пәйгамәрне сынаган. Галәмнәр хуҗасы Аллаһ әйтә:

«Чалган дөяләрегезнең ите вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер» (Коръәни Кәрим, 22:37). Раббыбыз Ибраһим аләйһиссәламне улын чала башлаган вакытында туктата һәм Исмәгыйл урынына сарыкны корбан китерергә куша. Бу кыйссаның нәсыйхәте − адәм баласының канын коюдан искәртү,кеше гомеренең югары кыйммәтен белеп, гөнаһсызлар каны коела торган, тормышлары өзелә торган сугыш афәтләреннән ерак тору, сугышларны булдырмау.

Мәккәи Мөкәррәмәгә хаҗ кылучы миллионлаган дин кардәшебез Ибраһим пәйгамбәр атлаган җирләрдән йөргәндә, аның тәкъвалыгын искә алганда, аларның күңелләре нечкәреп, Аллаһуга сыгыну, ярату хисләре белән, Аллаһ яраткан барча мәхлүкатка да ярату һәм мәрхәмәтлелек хисләре белән тула.

Нәкъ шушы күңел халәтенә, рухи чистарынуга Ибраһим аләйһиссәламнең нәсел дәвамчысы, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу аләйһи вәсәлләм дә өндәгән. Үзенең сәхабәләренә, сәхабәләр аркылы дөнья йөзенә килеп китәчәк барча мөселман кавеменә ул үзе хаҗ кылгандагы хушлашу вәгазендә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать иткән:

«Әй кешеләр, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз берәү вә атагыз Адәм берәү. Шуңа да күрә гарәп кешесе гарәп булмаганнан өстен булмас, гарәп булмаучы гарәптән өстенлеге булмас, ак тәнле — кара тәнледән, кара тәнле — ак тәнледән өстенлеге юк, фәкать аерма күркәм әхлагында гына.Барчагыз да Адәмнән барлыкка килдегез, Адәм исә туфрактан яратылды… Раббыбыз вә Хуҗабыз каршында шәһәдәт итәм: Аллаһының коллары барчасы үзара кардәшләр». («Сөнән» Абу Дауд).

Меңләгән дин кардәшебез белән янәшә торып тәкъбирләр әйткәндә, гает намазларын укыганда, корбан сыеннан туган-тумачабызга, күршеләребезгә, дусларыбызга, төрле милләт вә дин вәкилләре булучы якын-тирәдәгеләргә өлеш чыгарганда, без, шул рәвешле, инсаннар арасындагы кардәшлекне ныгытабыз, шуның аркылы иманыбызны көчәйтәбез, үстерәбез.

Аллаһның Расүле салләллаһу аләйһи вә сәллам: «Ант итәмен, сез җәннәткә иман китер- мичә кермәссез. Ә иман китерүегез бер-берегезне ярата башламыйча булмас», - дип әйткән («Сәхих» Мөслим).

Кешелеккә җибәрелгән иң соңгы изге китабында Аллаһ Раббыбыз әйтә:

«Әй кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһыга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз. Ул Адәм аләйһиссәләмнән үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне вә хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһуга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез. Ул Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, шулай булгач Аллаһыны зурлагыз вә кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче» (Коран, 4: 1).

Олуг Корбан гаете көннәрендә Аллаһуга барлык инсаниятнең, төрле дин вә төрле милләт,төрле фирка әһелләренең үзара кардәшлеген торгыз, аңлашып, татулыкта яшәүләрен бир, фетнә вә сугышлардан арындыр диеп ялварабыз. Я Рабби, күңелләребезне шәфкать-миһербан хисләре белән сугарып, барча кешелеккә тынычлык вә иминлек бир, дип догалар кылабыз!

Я Рабби, риясыз, эчкерсез ният белән башкарган гамәлләребез иманнарыбыз ныгуына, тәкъвалыгыбыз үсүенә сәбәпче булса иде! Я Рабби, корбаннарыбызны кабул кылып, әҗерен чиксез рәхмәтеңнән өләшсә идең! Я Рабби хаҗ гамәлләрен үтәүче кардәшләребезнең хаҗлары кабул булса иде!

Калебләребезнең түреннән чыккан изге догаларыбызны Ватаныбызның тынычлыгы, иминлеге, тотрыклылыгы өчен ирештерәбез, гаиләләребезгә бәракәтле, сәгадәтле тормыш, авыруларыбызга сихәт, мохтаҗларга дәүләт вә бәракәт сорап, Галәмнәр хуҗасы Аллаһуга мөрәҗәгать итәбез, вә Аңа гыйбадәт кылабыз.

Гыйд әл-Әдха мөбарәк булсын!

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Россия мөфтиләр шурасы рәисе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе