Шунлыктан Татарстан өчен квота 500 гә арттырылган һәм 1700 кешегә хаҗ кылырга мөмкинлек тудырылган. Әмма бик күп кешеләр алай да хаҗга бара алмый калган һәм киләсе елга язылган.
Быел квоталар Россия һәм Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөньядагы илләр өчен арттырылган. Кытай, Индонезия һәм Төркия мөселманнары инде изге җирләргә барып җитеп урнашкан.
Татарстаннан хаҗ кылучы иң яшь хаҗига 11 яшь. Өлкәннәр арасында 88 яшьлек хаҗилар да бар. Хаҗиларның 30 проценты - 40 яшькә кадәрге яшьләр. Татарстан хаҗиларының 10 процентын хаҗга беренче тапкыр гына бармый.
Россия буенча 20500 кеше хаҗ кылырга әзерләнә. Гомумән алганда, Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы тарафыннан Россиягә быел өстәмә 3 мең урын бирелгән.Россиядә хаҗга юлламалар иң арзаны булып исәпләнә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.