Быел Россиянең 20500 мөселманы хаҗ кыла алачак

Шулай ук Россиядә яшәүче чит ил кешеләре өчен дә урыннар бирелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 15. Фото:dumrt.ru

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм «ДУМ РТ Хаҗ» программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Федерация Советында «Хаҗ миссиясе»нең киңәйтелгән утырышында катнаштылар.

2017 елгы хаҗга әзерлек буенча уздырылган әлеге утырышны Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов алып барды. Анда Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Россиянең «Хаҗ миссиясе» вәкилләре, Мөфтиләр шуралары, Диния нәзарәтләре рәисләре, РФ Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта хаҗга бару өчен виза алу, хаҗиларны Мәккәгә алып баруны оештыру һәм хаҗга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

Ильяс Умаханов билгеләп үткәнчә, быел Россиянең 20500 мөселманы хаҗ кыла алачак. Шулай ук Россиядә яшәүче чит ил кешеләре өчен 1050 урын бирелгән. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре белән берлектә Симферопольдән Мәккәгә яки Мәдинәгә туры чартер рейсларга рөхсәт алу буенча эш бара. Әлегә кадәр Кырым хаҗилары Мәккәгә Мәскәү яки Минводы аша гына бара ала иде.

Хаҗга юлламаның бәясенә килгәндә, утырышта катнашучылар аны 20 проценттан да күбрәккә арттырмау турындагы тәкъдимне хуплаган.

Быел Корбан Гаете 1 сентябрьгә туры килә. Хаҗилар Согуд Гарәбстанына август аенда җыела башлый, дип хәбәр итә gailya.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе