Кешенең сәламәтлеге аның ничек туклануына бәйле - Чистай мөхтәсибәте яшьләре

Төрле туклану системаларын яклаучылар, бер мәйданчыкка җыелып, туклану тәртипләре турында сөйләделәр. Алар, теге яки бу принципка таянып, нинди дә булса ризыктан тыелып торалар.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 01. http://chistopol.muhtasibat.tatar

Чистай мөхтәсибәтендә дөрес туклануга кагылышлы зур форум узды. Әлеге чараны Чистайның Мөселман яшьләре берлеге оештырды.

Хәзерге вакытта ризыклар сәламәтлеккә зыянлы төрле өстәмәләр кушылып ясала. Шуңа күрә нәрсә ашарга ярау-ярамау, дөрес туклану кагыйдәләре турында сөйләшү бик мөһим. “Кешенең сәламәтлеге аның ничек туклануына бәйле”, – дип башлады сүзен форумны алып баручы, Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин.

Төрле туклану системаларын яклаучылар, бер мәйданчыкка җыелып, туклану тәртипләре турында сөйләделәр. Алар, теге яки бу принципка таянып, нинди дә булса ризыктан тыелып торалар. Яшелчә генә ашап тору, ит, балык кулланмау турында Баландина Екатерина Александровна сөйләде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл стандарты” комитетының Чистайдагы вәкиле Тимур хәзрәт Матвеев хәләл туклану турында сөйләде. Бу ризыкның экологик яктан чиста булуын әйтте. “Хәләл стандарты” комитетлары азык-төлекның чисталыгын, бисмилла әйтеп чалынып, дөрес итеп эшкәртелүен кат-кат тикшерәләр, шуңа күрә хәләл тамгасы төшерелгән ризыкны шикләнмичә кулланырга кушты.

Форумда чыгыш ясаган диетологның да фикерләре кызыклы булды, ул дөрес туклануның төп кагыйдәләрен аңлатты.

Әлеге форум Чистайда беренче тапкыр үткәрелде һәм бик файдалы булды. Кеше дөрес туклануга зур әһәмият бирсә, күп авырулардан сакланып булуы ачыкланды. Без балаларыбызны кече яшьтән дөрес итеп тукланырга, файдасыз ризыклардан баш тартырга өйрәтергә тиешбез дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе