Казанның “Ярдәм” мәчетендә - дөньякүләм танылган The New York Times басмасы журналистлары

“Ярдәм” мәчетендә һәм Күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә дөньякүләм танылган The New York Times басмасы журналистлары булып китте. Карл Уве Кнаусгор – Норвегия язучысы, ул үзенең “Минем көрәш” дип аталган 6 автобиографик романы белән танылган. The New York Times газетасы фотохәбәрчесе, Пулитцеров премиясе лауреаты Линси Аддарио Россиягә илебезнең үзенчәлекләрен өйрәнер һәм төрле төбәкләрдә яшәүче россиялеләрнең менталилет төрлелеге белән танышыр өчен килгән.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 05. Фото:Данис Касыймов

Журналистлар сүзләренчә, алар Казанда озаккарак тукталган. Татарстан башкаласында алар хәзерге Россиядәге мөселман образын ачу (аңлау) бурычын куйган. Һәм шуңа күрә дә “Ярдәм” мәчетенә килгән. Алар заман белән бергә атлап баручы мөселман кешесенең мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче һәм социаль эшчәнлек белән шөгыльләнүче икәнлеген аңлаган.

Кунаклар өчен мәчеттә дини йолаларны башкару һәм мәхәллә халкын Ислам нигезләренә өйрәтүдән тыш, күрмәүче мөселманнар белем ала торган Изге Коръәнне өйрәнү үзәге эшләве көтелмәгәнрәк булган. Линси Аддарио сүзләренчә, ул күп еллар дәвамында ислам мәдәниятен өйрәнгән һәм күп тапкырлар гарәп илләрендә булган, әмма биредә ул күрмәүчеләр өчен Луи Брайль системасы буенча язылган Коръәнне беренче тапкыр күргән.

“Ярдәм” Күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә экскурсиядә булганнан һәм фондның башка социаль юнәлешләре белән танышканнан соң, Америка журналистлары “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге һәм фондның эш тәҗрибәсе уникаль икәнлеген һәм аның белән дөньяның төрле почмакларындагы барлык кешеләр дә танышырга тиешлеген әйтте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр

Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе