Казанның Гадел мәчетендә хаҗилар очрашты

Ә гомерлек хыялыңның тормышка ашуын, әле кайчан гына әби-бабайларыбыз Хаҗ кылу, изге җирләргә аяк басу хакында хыяллана да алмаган гамәлне үтәп кайту тәэсирләрен ничек уртаклашмаска ди?! Рәхмәт, хәзер күп кенә мәчет-мәхәлләләрдә хаҗилар белән шундый очрашулар, зәм-зәмнән авыз итеп, кабаттан Аллаһыга рәхмәт әйтеп, дога кылулар оештырыла. 20 сентябрьдә Казаныбызның “Гадел” мәчетендә дә узды шушындый күңелләрне нечкәрткән хаҗилар белән очрашу.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 22. Фото:Вәсилә Рәхимова

Бер-бер зур эш башкарганнан соң, ниятебезгә ирешү сөенеченнән халкыбызның, җыелып алып, шуны уртаклашу гадәте бар. Мөселман тормышын аеруча җанландырган зөлхиҗҗәдә мондый мәҗлесләр, очрашулар аеруча ешая. Корбан ашларын, Коръән мәҗлесләрен аеруча яратып уздыра халкыбыз. Һәм инде изге җирләрдән фарыз хаҗларын үтәп кайтучыларны каршылау үзе бер зур бәйрәмгә әйләнә. Сөенмәслек, шөкер итмәслекмени соң?! Исламның бишенче баганасы булып саналган, авыр да, җаваплы да, гомергә бер генә тапкыр булса да башкарылырга тиешле гамәлне 50 градус эсселектә ничәмә-ничә мең чакрымнар узып, исән-сау үтәп, Ватаныңа, гаиләң янына әйләнеп кайт әле! Озатып калучылар, шушы олы сәфәрне - фарыз хаҗны оештыручылар өчен дә зур сынау бит бу.

Ә гомерлек хыялыңның тормышка ашуын, әле кайчан гына әби-бабайларыбыз Хаҗ кылу, изге җирләргә аяк басу хакында хыяллана да алмаган гамәлне үтәп кайту тәэсирләрен ничек уртаклашмаска ди?! Рәхмәт, хәзер күп кенә мәчет-мәхәлләләрдә хаҗилар белән шундый очрашулар, зәм-зәмнән авыз итеп, кабаттан Аллаһыга рәхмәт әйтеп, дога кылулар оештырыла. 20 сентябрьдә Казаныбызның “Гадел” мәчетендә дә узды шушындый күңелләрне нечкәрткән хаҗилар белән очрашу.

Мәхәлләдән ун кардәшебез барган хаҗга. Затлы, мул табын артында аларны Рөстәм хәзрәт Бакиров белән Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам–хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сәләмләде. Мәхәлләнең актив әгъзалары Котдус абый, Данияр, Фәрит кардәшләр хаҗ тәэсирләре белән уртаклаштылар. Яңа гына хаҗ сәфәреннән кайткан апалы-сеңелле, мәчеттә күп еллар мөгаллимәлек итүче, уку-укыту эшләрен җитәкләүче Фәния абыстай Җәләлиевага һәм мөгаллимә, табибә Әлфия Һадиевага мәхәллә җитәкчелеге, шатлыкларын уртаклашып, зур чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Мәҗлескә кунак итеп чакырылган, шушы “Гадел” мәчете эшчәнлеген газета-журналларда даими яктыртып баручы журналистлар Мөслимә апа Шәфыйкова белән Вәсилә ханым Рәхимовага да хәзрәт рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе