"Кешеләр белән аралашканада, үзара хөрмәтнең чын өлгесе булып, сез гаделлеккә, гуманлылыкка, әхлакый чисталыкка омтылыш үрнәген күрсәтәсез һәм шуның белән җәмгыятьтәге рухиятне ныгытуга үзегездән бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Ислам диненең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап һәм халыкка таратып, изге бурычыгызны үтәүдәге риясызлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез иң җылы рәхмәт сүзләренә лаек.Сезнең чиста уй-фикерләрегез һәм чын күңелдән укыган догаларыгыз иманлы кешеләрнең йөрәкләренә шатлык һәм тынычлык, ышаныч һәм өмет өсти.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, барлык матур башлангычларыгызда һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим!
Корбан гаете мөбәрак булсын!" - диелә котлауда.