Казан халкы “Ярдәм” мәчетен “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүгә лаек дип тапты (ФОТО)

“Ярдәм” мәчете тарихи урында урнашкан. Якынча шушы җирлектә XIX-XX гасырларда агачтан төзелгән мәчет торган. Аны Рәфыйк мәчете (Икенче дары мәчете, Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчете) дип атап йөрткәннәр. Гыйбадәт йорты 1899 елда сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына төзелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 10. Фото:metshin.ru

Казан Ратушасында башкаланың иң яхшы архитектура һәм тышкы төзекләндерү объектын ачыклау буенча смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Профессиональ жюри “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүче дип “Навигатор кампус” һәм “Сембер номерлары”н игълан итте. Бу номинациядә, экспертлар гына түгел, гади гражданнар да үз фикерен белдерде. Шулай итеп, казанлылар “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүгә лаек дип “Ярдәм” мәчетен тапты.

Казан мэры Илсур Метшин җиңүчеләргә – бу очракта “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм мәчетнең архитекторы Айвар Саттаровка - бүләкләр тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде. Айвар Саттаров – ТР атказанган архитекторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, дөньякүләм “Кол Шәриф” мәчетен проектлаган шәхес.

“Ярдәм” мәчете 2008 елда төзелә башлый. 2013 елның 19 июль аенда гыйбадәт кылучылар өчен үз ишекләрен ача. Мәчет бөтенләй күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге каршында эшли.

Комплекс территориясендә автомобиль кую урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары, махсус юллар, уңайлы утыргычлар һ.б. бар.

“Ярдәм” мәчете тарихи урында урнашкан. Якынча шушы җирлектә XIX-XX гасырларда агачтан төзелгән мәчет торган. Аны Рәфыйк мәчете (Икенче дары мәчете, Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчете) дип атап йөрткәннәр. Гыйбадәт йорты 1899 елда сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына төзелгән. Бу мәчеттә күбесенчә Дары заводы эшчеләре гыйбадәт кылган. 1929 елда иман йорты ябыла, 1988 елда сүтеп үк ташлана.

Шушы тирәлектә шулай ук Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнулинның бакчасы булган. Казанда бүгенге көнгә кадәр аның кызы Зөбәрҗәт абыстай гомер итә.

Комплекс ике өлештән тора: әйләнә рәвешендәге мәчет һәм турыпочмаклык рәвешендәге тернәкләндерү үзәге. Биш йөз кеше сыйдырышлы намаз залының әйләнә рәвешендә булуы да юкка түгел. Бөтенләй күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләргә уңайлы булсын, алар аннан-моннан чыгып торган почмакларга килеп бәрелмәсен шулай эшләнгән ул.

> Фотосурәт: Данис Касыймов

Мәчетнең архитектурасы – заманча модерн стилендә. Гыйбадәт йортының тышкы ягында мозаика ярдәмендә Коръән аятьләре язылган. Ир-атлар намаз укый торган залда михраб шулай ук мозаика белән бизәлгән. Анда Изге Коръән аятьләре төшерелгән. Михрабны Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле хаттат Нәҗип Нәккаш бизәгән.

Мәчетне, шул исәптән, шушы залны проектлаганда “Уңайлы мохит” программасында куелган таләпләр үтәлеп кенә калмыйча, яңалыклар да кертелгән. Мәсәлән, келәмнең кырыйларыннан һәм уртадан сары юллар уза. Эш шунда: кеше бөтенләй сукырайганчы күргән соңгы төс сары төс була икән. Уртадагы сары юл кыйблага юнәлешне күрсәтә, ә кырыйларындагысы залның зурлыгын чамаларга мөмкинлек бирә. Күрмәүчеләр намазны бер сафка басып укысын өчен, келәмнәр дә махсус эшләнгән. Андагы аркылы сызыклар батып-батып тора.

Римма Гатина, Алинә Хәкимҗанова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе