Бүген әлеге курслар тантаналы рәвештә ябылды. Анда курсларны тыңлаучылар гына түгел, җомга намазына вәгазь тыңларга килгән начар ишетүчеләр дә бар иде. Начар ишетүчеләргә әлеге вәгазьләрне Рәисә апа Сабирҗанова ишарәләр теле белән аңлата. Курслар ябылышында Бельгиядән Коръән өйрәнү үзәгендә шөгыльләнә торган малайларына кунакка килгән әти-әниләр дә катнашты.
Бер ай дәвамында Л.Брайль шрифты белән Коръән укырга һәм башка гыйлемнәргә өйрәнгән курсантлар бүген үзәк җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шәкертләр укытучыларына сабырлыклары һәм үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары өчен рәхмәт белдерде. Үзләренең сәламәтлеген кайгыртып торган Фирая ханым Таһированы, спорт белән дуслаштырган Рафаэль Мифтаховны мактады.
Күп еллардан килгән гадәт буенча, һәр курсантка Брайль шрифтлы Коръәннең 30 нчы җүзе, хаҗдан кайткан тәсбихләр һәм башка бүләкләр бүләк ителде.
Курсларда белем алучылар үзләренең монда күп дуслар табуларын билгеләп үтте. Алар әле, өйләренә кайткач та, бер-берсе белән сөйләшеп, аралашып торачак.
Мөгаллимнәр үз чиратында шәкертләрне тырышлыгын, казанышларын билгеләп үтте. Аларга Коръәнне өйрәнүне дәвам итәргә, өйрәнгән сурәләрне кабатлап торырга чакырды. Шәкертләр курсларга тагын Рамазан аенда килер дип көтелә.