
2016 елның соңгы аенда башкарылган һәм нигез салынган эшләребез байтак. Аларның кайсыберләрен сез видеожурналда күрә аласыз. "Ярдәм" мәчете декабрь аен инвалидлар көнен билгеләүдән башлап җибәрде. Дүрт категория инвалидларны бергә җыйган әлеге чарадан, шулай ук Мәүлид аен олылап, мәчет янындагы ап-ак тирмәдә оештырылган бәйрәм кичәсеннән репортажларны үз эченә ала видеожурнал.
Моннан тыш “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге курсантлары, шул ук исемдәге мәчеттә яшәүче, курслар узучы Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынауга дучар ителгән кешеләрнең яшәеше, тормышы, көнкүреше һәм алар белән бәйле яңалыклар белән таныштыра. Имам Фәнис хәзрәт Миңгәрәевнең кыска, аңлаешлы һәм үзәккә үтеп керә торган вәгазен “Имам сүзе” сәхифәсендә карый, ишетә аласыз.