Курсларның җитәкчелеге төп игътибарны Изге Коръәнне ятлауга бирә. Остазлар - Коръән-хафизлар.Коръән өйрәнүдән тыш малайлар әдәп-әхлакка, Ислам нигезләренә өйрәнәчәк, шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәнәчәк. Курсларга йөрүчеләрнең ялы да кызыклы итеп оештырылачак: алар экскурсияләргә йөриячәк.
"Ярдәм" мәчете җитәкчелеге мондый балалар өчен оештырылган мөселман рухи-сәламәтләндерү курслары үзенең уңай нәтиҗәсен бирер дип ышана.Чөнки бу курслар сәламәт, белемле һәм җаваплылык тоеп яшәүче буынны тәрбияләп үстерүгә юнәлтелгән.