
Хәйрия мәҗлесен оештыруда "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, Кызыл ярымай җәмгыятенең төрек вәкиллеге һәм "Мөселманнар кулы" хәйрия фонды катнашты. Изге күңелле хәйриячеләр мәҗлес оештыруның да, мохтаҗларны, ятимнәрне корбан ите белән сыйлауның да бары бер Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылуын әйтте. Корбан ите белән сыйлау инде берничә ел дәвамында матур традициягә әйләнде.
Бүгенге мәҗлестә "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды карамагындагы "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә курслар узган мөслимәләр дә күп иде. Шуларның берсе - Камәрия апа Тарасова. Ул хәзер курсларда тәрбияче булып кына эшләми, үзе дә күрмәүчеләр өчен дәресләр алып бара. Камәрия ханым, мәҗлескә җыелучыларны Корбан бәйрәме белән котлап, "Ярдәм" фонды һәм "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге барлыкка килгән вакытларны искә төшерде, җитәкчелеккә рәхмәт белдерде. Хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче хәйриячеләр өчен һәрвакыт догада торуларын әйтеп, тормышларында һәм эшләрендә бәрәкәт, гаиләләрендә бәхет теләде.
Мәҗлестә катнашкан башка апалар да чын күңелдән үзләренең изге теләкләрен җиткерде, "Ярдәм" мәчете һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчелегенә рәхмәтләрен әйтте."Саулык, саулык һәм сәламәтлек. Тынычлыкта, иминлектә киләсе елларны да матур итеп, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын", - дигән теләктә калды алар.
Хәйрия мәҗлесендә "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Николай Колесниковның рәхмәт хаты тапшырылды. Ул "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Казанда күрмәүчеләр үзләрен өйләрендәге кебек хис итә торган мондый урыннарның булуы бик яхшы. Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган мондый чараларга килә торган күрмәүчеләрнең саны арта бара", - диде Н.Колесников.