
Мондый урыннарның саны алтыга җитә.
Мәчеткә намазга яки башка эш белән килгән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр машиналарын шушы махсус урыннарга куя. Шулай итеп, инвалидлар өчен машина кую урыннарында да уңайлыклар тудырыла.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәчет - тернәкләндерү үзәгенә керү юлында да каршылыклар юк. Алар өчен пандуслар корылган. Мәчет эчендә махсус лифтлар эшләп тора. Күрмәүчеләргә коридорда йөрергә уңайлы булсын өчен, махсус култыксалар куелган.