“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә Малайзиянең ислам финанслары белгечләре булды

КФУда “Заманча ислам хокукы һәм Россия икътисады” дип аталган III халыкара кышкы мәктәп эшли. Ул 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге мәктәп кысаларында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге дә тәкъдим ителде. Бу темага чыгышны һәм фильмны Милли хәйрия берлеге әгъзасы Илдар Хисаметдинов тәкъдим итте. Мәктәп эшендә катнашучылар, шул исәптән Малайзиянең ислам финанслары белгечләре шулай ук “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә экскурсиядә булды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 23. Фото:Римма Гатина

Үзәкнең эшчәнлегенә алар бик сокланды һәм мондагы тәҗрибәне мөмкин кадәр зуррак аудиториядә таратырга кирәк дигән фикергә килде. Ислам банкингы һәм финанслар институты карамагындагы Өлкән киңәшче, Шәригать буенча Консультатив комитет җитәкчесе Разли бин Рамли, Малайзиядәге финанс сәнәгать оешмасы карамагындагы шәригать эксперт төркеме җитәкчесе Мөхәммәт Фирдәвес күрмәүчеләрне тернәкләндерү һәм белем бирү белән бәйле һәр нәрсәне кызыксынып тыңлады, ара-тирә баш та чайкап куйдылар. Коръән өйрәнү мәркәзендә шәкертләрнең уңышларына сокландылар.

> Фотосурәт: Римма Гатина

Россия мөфтиләре Советы аппараты җитәкчесенең ислам икътисады һәм финанслар буенча киңәшчесе Мәдинә Кәлимуллина: “Мин бу үзәк турында Казанда яшәүче кешеләрдән дә, башка төбәктәгеләрдән дә күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Ә бүген монда күргәннәрем көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Мин күрмәүчеләр белән алып барылган эш турында гына ишеткән идем. Ә ул үзәкнең бер юнәлеше генә булып чыкты. Монда башкарылган эш күп кенә чит ил оешмалары өчен дә үрнәк булырлык. Бүген Малайзиядән килгән кунаклар да монда алып барылган эшчәнлекнең мәчет кысаларыннан чыгып, үзәк буларак үсеш кичерүен билгеләп үтте.

Әлеге үзәк, мондагы технологияләр, методикалар, бу үзәк бирә торган мөмкинлекләр турында мәгълүмат бик аз. Мондагы күргәннәрне, төшергәннәрне анализларга, карарга һәм бу тәҗрибәне башка төбәкләргә ничек җиткерү турында уйларга кирәк. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен, әлеге мәгълүматны күбрәк кешенең белүе кирәк” - диде.

"Ислам тикшеренүләр һәм белем бирү институты"ның "Ислам социаль-финанс хисабы - 2016" проектында катнашучы, Ислам финанслары буенча 2 китап авторы, хәзерге вакытта ирекле тикшеренүче Резидә Габбасова (бүгенге көндә Германиядә яши): ““Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды алып барган эшчәнлекнең күләменә, үзәкнең ничек итеп җиһазлануына, “Ярдәм” мәчетенең матурлыгына шаккатым. Монда шөгыльләнгән кешеләрне күрү белән, минем йөрәгем кысылып куйды (алар бүген ишетмәүчеләрнең курслары ябылган вакыттка туры килде). Илдар хәзрәт Баязитов ("Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды тормышка ашыра торган социаль проектларның кураторы - ред.), Мәликә ханым Гыйльметдинова ("Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе - ред.) һәм үзәкнең башка хезмәткәрләре бик игелекле эш эшлиләр. Башкалар өчен үрнәк булсын бу үзәк. Мондый юнәлештәге яңа үзәкләр барлыкка килсен. Биредә белем алып та, тернәкләнү узып та, буш вакытыңны файдалы итеп тә уздырып була. Уникаль үзәк бу. Мин бу үзәк турында күбрәк кеше белсен өчен тырышачакмын”, - диде.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе