Изге җомга көннәре мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр! Авыру кардәшләребезнең хәлен белик!

Авыру кешенең хәлен белергә килгән очракта, күктән тавыш ишетелер. "Авыру хәлен белергә килүең бик изге гамәл булды. Һәм син оҗмахта үз урыныңны алачаксың", - дигән әлеге тавыш. (Имам Әхмәт риваять иткән).

БӘЙЛЕ
2017 Фев 10. Фото:islam.ru

Авыру хәлен белергә баргач, үтәлергә тиешле кагыйдәләр.

1) Керер алдыннан, салмак кына ишек кагып, рөхсәт сорарга кирәк.

2) "Кем анда?" дигән сорауга: "Мин", - дип җавап бирмәскә, исемеңне әйтергә кирәк.

3) Ишек шакыгач: "Керегез", - дисә, керәсез. Әгәр ишек бикле булып: "Хәзер", - дисәләр, туп-туры ишек ачыла торган уранга басмыйча, читкәрәк китеп, көтеп торырга кирәк.

4) Хәл белергә килгән кешегә озак утырмаска!

5) Авыруга, интектереп, күп сорау бирмәскә.

6) Авыруның хәлен уртаклашырга.

7) Авыру өчен шифа сорарга.

8) Авыру кешедән үзең өчен дога кылырга сорарга.

9) "Кирәк-ярагы, берәр нәрсәгә мохтаҗ түгелме?" - дип сорарга.

10) Авыру кешегә сабыр булырга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән шифа сорап дога кылу һәм шифалану.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе