
“Предприятиенең күренеп торган сәяси, фәлсәфи, дини символларны йөртүне тыя торган эчке кагыйдәсе турыдан-туры хокукларны бозу булып саналмый”, - дип әйтелә суд игъланында. Шул ук вакытта тыю гамәле халыкара компанияләр кагыйдәләренә нигезләнергә тиеш. Алар барлык хезмәткәрләреннән “нейтраль киенүне” таләп итә.
Судка мөрәҗәгать итү өчен Бельгиядәге G4S компаниясендәге ресепшендагы хезмәткәрне эштән җибәрү сәбәп булган. Ул эшкә хиҗапсыз килүдән баш тарткан.
Бельгиянең Кассация суды әлеге эшне аңлатма өчен Европа судына тапшырган. Бу Европа берлегенең югары суды инстанциясенең эштә хиҗапҗан йөрү мәсьәләсе буенча беренче карары, дип хәбәр итә Ислам. Ру.