Юлсубино (Балтач) авылында мәчет картларын җыеп өйләрдә ифтарлар уздыру гадәте элек-электән бар. Мәчеттә авыз ачып, ахшам намазы укыгач, картлар шул көнгә дәшкән авылдашларына барып, ифтар мәҗлесендә катнаша иделәр. Хәзер менә балалар өчен дә шушындый саваплы мәҗлес җыйганнар. Алсу ханым балаларны җыю сәбәбен болай аңлата:
- Балалар бит алар гөнаһсыз сабыйлар, җитмәсә, барысы да ураза тота. Киемнәре дә тиешенчә, матур. Ничек чакырмыйсың инде боларны. Өлкәннәр ашында кайчак дөрес киенмәгәнлекләренә эч пошып кайта. Барыбызга да Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын.
Балалар күңелен күргән өчен Ходай тормышларына, ризыкларына, малларына бәрәкәт, үзләренә саулык-сәламәтлек бирсен! Ураза тоткан, тәрәвих намазларына йөргән бу балалар киләчәктә дә иманлы, акыллы булып, әти-әниләрен сөендереп яшәсеннәр!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык