Бүген "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгенә Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаев килде

Танылган спортчыны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Камалетдинов озата килгән иде. Ә мәчет, укыту-тернәкләндерү үзәге буенча экскурсияне “Ярдәм” милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев уздырды.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 29

Марат Кабаевның биредә беренче мәртәбә генә булуы түгел. Шулай булуга карамастан, аның "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгенә карата кызыксынуы кимеми. Казанга үз эшләре белән килгән М.Кабаевның юлы монысында да "Ярдәм"гә төште.

Ул ике атналык курсларга килгән ДЦП диагнозы куелган, арбада һәм култык таяклары белән йөрүчеләрнең дәресләрендә булды. Аларга тәкъдим ителгән уеннарны уйнап карады, чын күңелдән аралашты. Курсларга килүчеләрнең бу гади генә очрашудан да ниндидер бер җылылык тоюлары күренеп тора иде.

"Аллаһы Тәгалә сезнең һәр адымыгызны хупласын, саекмас гаилә бәхете бирсен. Игелекле, изге эшләрне күбрәк эшләргә насыйп булсын. Һәм һәрвакыт шулай шат булыгыз, елмаеп торыгыз. Мин сезнең кәефегез яхшы икәнлекне күрәм", - диде Марат Кабаев курсларга килүчеләр белән саубуллашканда.

Аннары Марат Кабаевка Брайль системасы буенча язылган Коръәнне, курсларга килүчеләр ясаган матур-матур әйберләрне күрсәттеләр. Ахырдан истәлеккә фотосурәткә төштеләр.

Фоторепортаж

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе