Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар арасында уздырылган намазлык бизәкләре конкурсына нәтиҗә ясалды

Бәйге Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буында туган телгә, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт уяту максатыннан уздырылды.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 03. Фото:dumrt.ru

"Төп казанышыбыз - балалар арасында әлеге сәнгать төренә карата кызыксыну уяттык һәм талантлы яшьләребезне барладык", - дип билгеләп үтте Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Бәйгедә 7-14 яшьлек 100 дән артык бала катнашты. Катнашучыларның эшләрен Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе укытучылары бәяләде. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар һәм аларның остазлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Менә алар төп өч яшь категория җиңүчеләре: Мансур Хөснетдинов (7-9 яшьлекләр арасында); Айгөл Йосыпова (10-12 яшьлекләр арамында) һәм Алия Шиһапова (13-17 яшьлекләр арасында). Бу хакта мөхтәсибәттән хәбәр итәләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе