АКШта яшәүче Мәдинә Әбсәләмова: "Балаларыбыз да безнең мөселман, татар булуыбызны онытмыйча белеп тора"

“Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең дини бәйрәмнәрне ничек уздыруы турында сөйләвен дәвам итә. Америкада яшәүче Мәдинә Әбсәләмовадан без Ураза гаетен ничек билгеләп үтүләре хакында сораштык.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 28. Фото:Мәдинә Әбсәләмова

- Без дини бәйрәмнәрне төрекләр белән бергә котлыйбыз. Мәсәлән, Рамазан ае буена төрекләрнең мәдәният үзәгенә авыз ачарга йөрдек. Балаларга да бик күңелле булды. Үзеңне зур гаиләдәге кебек хис итәсең. Балаларга Рамазан, ураза буенча төрле мәгълүматлар бирелде. Рамазан белән бәйле уеннар, ярышлар өйрәтелде. Зуррак балалар олылар белән тәравих намазларында катнашты. Кыскасы, алар Рамазанның бөтен рәхәтлеген тойды

Балаларыбызга ураза айларын яраттырыр өчен, бүтән ата-аналар белән хәтта махсус менюларга кадәр әзерләдек.

Өйдә булганда да балаларга ураза турында аңлаттык. Нигә ураза тотабыз, уразаның безгә нинди файдасы бар, социаль яктан нинди файдасы бар дигән сорауларга җавап эзләдек. Балалар акыллы. Бөтенесен дә шунда ук аңлап, сеңдереп ала. Барысы да бәйрәмне бик көтеп алдылар.

Алар бәйрәмдә сюрприз бүләкләр, котлаулар булачагын белде. Гаилә белән бәйрәмгә әзерләндек. Берничә көн алдан матур бәйрәм күлмәкләрен, баланың бәйрәм өчен сорап алган бүләкләрен әзерләп куйдык.

Гает көнне, йокылар туймаган булса да, әзерләнеп, төрек үзәгенә бәйрәм намазына йөгердек. Бөтен кеше белән бәйрәмләшү булды. Намаздан соң паркка бәйрәм пикнигына бардык. Барыбыз да булдыра алганча ризыклар алып килдек. Төрле-төрле пироглар, десертлар, салатлар, сырлар белән табыннар тулды. Пикникта 200 ләп кеше катнашты. Гаетның беренче иртәнге ашы да дуслар белән бергә булды. Балалар өчен уеннар, ярышлар оештырылды, батутлар куелды. Төрекләр бәйрәмнәрдә балаларны бик каты сөендерергә тырышалар. Бүләк кенә түгел, символик акча да бирәләр.

Икенчедән, Ураза аен без, төрекләр белән генә түгел, үз милләттәшләребез белән дә уздырырга тырыштык. Ураза ае буена Флоридада яшәүче татарлар белән авыз ачу-ифтар мәҗлесләренә җыелыштык. Догалар укыдык, әрвахларыбызга Коръән укып багышладык. Үзебез һәм балаларыбыз өчен дә догалар кылдык.

Беркөнне ифтар - авыз ачу өчен Гөлүсә апада жыелыштык. Ураза аенда бер-беребезне догаларда калдырмыйча, истә тотып тордык.

Флоридада татар балалары күп түгел. Шуңа күрә татарлар белән бәйрәмне балалар өчен ясап булмый. Төрекләр ул яктан татарларга караганда күбрәк. Әлбәттә, күпбалалы жирдә күңеллерәк була.

Бер сүз белән әйткәндә, АКШда яшәсәк тә, дини, милли бәйрәмнәребезне жанлы оештырырга тырышабыз. Татарлар белән дә, төрекләр белән дә милли, дини үзенчәлекләребезне саклыйбыз. Балаларыбыз да безнең мөселман, татар булуыбызны онытмыйча белеп тора. Минемчә, бу кешенең үз тамырларын онытмас өчен бик мөһим фактор.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе