
Фестивальдә һәркем үзенә кызыклы әйбер таба ала: тематик мастер-класслар, татарча Казан турында лекторий, шәһәр сулыклары буенча ачык экскурсия, тәм-томнар, Yummy Musicтан Европа татар эмиграциясе турында кино һәм Йолдыз Миңнуллина белән Рәдиф Кашаповтан шигъри перформанс, яхшы музыка, һәм, әлбәттә, якыннарыгыз өчен оригиналь бүләкләр һ.б.
ДИЗАЙН-МАРКЕТ
Дизайн-маркетта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән татар милли төсмерле әйберләр сатып алып булачак: сәнгатьчә эшләнгән бүләкләр, кул эшләре, аксессуарлар, стильле татар киеме, балалар әдәбияты, милли аяк киеме, интерьер бизәкләре һ.б.
Шулай ук фестиваль өчен махсус әзерләнгән тәбрикләмәләр, хатын-кызлар өчен бизәнгечләр һәм яңа татарча стильле киемнәр тәкъдим ителәчәк.
ТӘМЛЕ ПОЧМАК
Фестивальдә “Vegan Day” коллективы вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларын тәкъдим итәчәк. Барыбыз да яраткан бәлеш һәм өчпочмакны вегетарианнар да ашый алачак."Диван" коворкинг-кофейнясе Jadid-festтa кайнар һәм салкын эчемлекләр, десертлар әзерли һәм “Delee”компаниясеннән татар мотивы белән имбир печеньелары.
Шулай ук Татарстанның экологик чиста җирләрдәге үләннәрдән җыелган “Балдан” продукциясеннән дә авыз итәргә мөмкин булачак.
ЛЕКТОРИЙЛАР
2 этаж / Лекторий
12:30-13:00 Казанда татар бистәләрнең барлыкка килүе һәм формалашуы. Сергей Саначин - Татарстанның атказанган архитекторы, төбәк өйрәнүче
13:00-13:30 Иске татар бистәләренең көндәлек тарихы Илдар Шәфыйков - КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты
13:30-14:00 Бишбалта бистәсе турында онытылган 5 факт. Айрат Фәйзрахманов - тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары
АЧЫК ЭКСКУРСИЯ: КАЗАННЫҢ ЮГАЛГАН КҮЛЛӘРЕ
10:30-12:00 / Башлана: "Кольцо" сәүдә үзәге, Л.Гумилев һәйкәле яныннан башлана.
Тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, экологлар белән Казанның югалган күлләре турында сөйләшербез. Шулай ук иске Казанны, аның табигый ландшафтын һәм кешеләргә тәэсире хакында сөйләрбез.
ШИГЪРИ ПЕРФОРМАНС
2 этаж, 16:00 / Смена
Рәдиф Кашаповның Рәдиф Кашаповның узган елда “Черек күлдә” "Тамгалар" альбомын тәкъдим иткәндә, аның җырлары табигый рәвештә Йолдыз Миңнуллина шигырьләре белән кушылган иде. Фестивальдә алар бергә яздырган пластинканы тәкъдим итәчәкләр: Миңнуллинаның шәһәр рифмалары Кашаповның җитез электроникасы белән үрелеп барачак.БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ
3 этаж, 13:00-16:30 / Смена
Балалар өчен мәйданчык "Сабыйлар" балалар үзәге тарафыннан әзерләнәчәк. Бу - балага татар телендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Татарстандагы бердәнбер үзәк. Нәкъ менә "Сабыйлар"да барлык заманча методикалар татар менталитетына туры китереп эшләнә. Железновлар методикасы үрнәге буенча тудырылган һәм татар җырларын туплаган "Сәлам, дустым!" исемле диск инде күп кенә әниләрне үз балаларын татар телендә тәрбияләргә этәрде.
"Сабыйлар" үзәге төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм күпкырлы программа тәкъдим итәчәк.
* Интерактив уку / 13:00-13:30
* “Аҗдаhа” уенчыгын ясау буенча мастер-класс / 13:30-14:30
* “Кисекбаш” уенчыгын ясау буенча мастер-класс / 14:30-15:30
* Кышкы декор буенча мастер-класс / 15:30-16:30
* Мастер класс “Оптик иллюзияләр” / 16:30-17:00
“ТУҢГАН ЯК” ФИЛЬМЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ
"Туңган як": узган елны Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов, Европага барып, гади татар эмигрантлары, яшьләр һәм өлкәннәр белән аралашты. Аларның һәрберсенең - үз күчеп китү тарихы һәм туган иле белән катлаулы мөнәсәбәтләре. Һәркайсы кем икәнлеген үзенчә аңлата. Тел, кием, музыка, ризык – кешене нәрсә татар итә?
OSCAR & с7с5 ТӨРКЕМЕНЕҢ АКУСТИК КОНЦЕРТЫ
Oscar & с7с5 төркеменең акустик концерты: гитара һәм перкуссия. Язын тәүге альбомын тәкъдим иткән, бөтен Татарстанны йөреп чыккан һәм Камал театрын яулаган музыкантлардан - яңа һәм иске җырлар.
Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.