1 сентябрьдә - Корбан гаетендә - Казанда бәйрәм намазы урыны һәм вакыты билгеле булды

Казан шәһәре мэриясе белән килешү нигезендә, мәчетләргә бару өчен, җәмәгать транспорты иртәнге сәгать дүрттән йөри башлар дип көтелә. Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 17. Фото:prokazan.ru

Бәйрәм вәгазе Казанда иртәнге дүрт тулып утыз минутта (04.30), ә Гает намазы иртәнге сәгать биштә (05.00) булачак. "Татарстан - яңа гасыр" каналы Галиев мәчетеннән елдагыча турыдан-туры трансляция алып барачак.Бу хакта бүген матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткән.

Казан шәһәре мэриясе белән килешү нигезендә, мәчетләргә бару өчен, җәмәгать транспорты иртәнге сәгать дүрттән йөри башлар дип көтелә. Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең әйләнештә 20 мең сум тотылмый торган акча (бурычлардан һәм чыгымнардан кала) бар икән, 1,2, 3 сентябрь көннәрендә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була.Сарык бәясе 7 мең сумнан башлана, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе