“Әлисра” сурәсенең 26 нчы аятендә: “Үзегезнең туганнарыгызга тиешлесен бирегез. Шулай ук ярлы кешегә, юл кешесенә тиешлсен бирегез, ләкин исрафлык кылмагыз”, - диелә. Шушы аятьтән туганлыкның да хакы барлыгы күренә.
Туганлык элемтәләрен Шәригать кануннарына туры китереп сакларга кирәк дип санала. Бу очракта кеше ике төрле савапка лаек була. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен туганлык элемтәләрен саклавы өчен. Икенчесе ярдәм өчен бирелә.
Туганнар мөселман булмаса да, араны өзәргә ярамый.
Хәдис:
Хакыйкатьтә фәлән нәсел кешеләре минем якын дусларым түгел. Чөнки минем якын дусларым Аллаһы Тәгаләгә тугрылыклы. Ләкин мине ул нәсел белән туганлык җепләре бәйләп тора. Шул сәбәпле мин алар белән элемтәне тиешенчә саклармын. (Бохари). Без дә шул үрнәкне сакларга тиешбез.