Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Акыл белән, фикерләп яшик!

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Аллаһ яралткан мәхлүклар хакында фикерләү 80 ел гыйбадәт кылудан хәерле”, - дип әйтте.

БӘЙЛЕ
2023 Май 05

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бүгенге вәгазем акыл турында булыр.

Бер хәдистә: “Иң элек Аллаһы Тәгалә акылны бар иткән һәм аңа: “Кил!” – дип әйтте һәм ул килде. Шуннан Аллаһы Тәгалә: “Кит!” – дип боерды һәм ул китте. Аннары Аллаһы Тәгалә: “Сөйлә!” – дип әмер итте һәм ул сөйләде. Шуннан Аллаһы Тәгалә: “Сөйләшмә!” – боерды һәм ул сөйләшүдән туктады. Аннары Аллаһы Тәгалә: “Үземнең бөеклеге белән ант итәм, Мин бер кайчан да шундый колны бар кылмадым һәм сине иң югары дәрәҗәдәге нигъмәтне, сабырлык белән бүләклим”, - дип әйтте.

М.Акмулланың “Синең биш асылың” дигән шигырендә акыл турында бәян кылына.

Икенчесе иң кыйммәтлесе – Акыл, дигән,

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Бер кеше Гаишә радыйяллаһү гәнһәдән: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм белән бәйле гаҗәеп хәл булдымы?” - дип сораган. Ул: “Пәйгамбәр белән бәйле һәр бер эш гаҗәп булган”, - дип әйтте. Бервакыт ул миннән Раббыма гыйбадәт кылырга рөхсәт сорады. Һәм тәһарәт алып, намаз укый башлады. Намазны укыганда ул бик озак елады. Шуннан рукугътә һәм сәҗдәдә дә елады. Шулай итеп ул намазда күз яшьләрен агызып төн үткәрде. Билял радыйяллаһү ганһү иртәнге намазга азан әйтте. Мин: “Йә Расүлүллаһ галәйһиссәләм! Синең элекке һәм булачак гөнаһларыңны Аллаһ кичерде. Ник син шулай озак еладың?” - дип сорадым. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Мин ничек итеп Аллаһка шөкер кылучылардан булмаска тиешмен?” – дип җавап кайтарган. Шуннан пәйгамбәр галәйһиссәләм, дәвам итеп: “Ничек инде еламаска? Бүген Аллаһтан аятьләр иңде”, - дигән.

Дөреслектә гакыл ияләренә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә хилаф булышында Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә ышаныр өчен көчле дәлилләр бар. Ул акыл ияләре намаз укырлар, намаздан башка вакытта да Аллаһуны зекер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында гакылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: "Ий Раббыбыз, бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакьсың! Безләрне ут ґәзабыннан сакла! (Әл-Гимран сүрәсе, 190-191 аятьләр).

Һәм пәйгамбәр галәйһиссәләм, дәвам итеп: “Хәсрәт булсын шул кешегә, кем шушы аятьләрне укып фикерләми!” - дип әйтте.

Иманның нуры - ул фикерләү.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Аллаһ яралткан мәхлүклар хакында фикерләү 80 ел гыйбадәт кылудан хәерле”, - дип әйтте.

Бервакыт Амр бин Кагб һәм Әбү Һүрайра радыйяллаһү ганһүмә пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килеп: “Йә Расүлүллаһ галәйһиссәләм! Кешеләр арасыннан кем иң гыйлем иясе?” – дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Фикерләүче” - дип әйткән. Тагын: “Кем гыйбадәт кылучы арасыннан иң яхшысы?” - дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Фикерләүче”, - дип җавап кайтарган. Тагын: “Кешеләр арасыннан кем иң хәерлесе?” - дип сораганнар. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Фикерләүче! Һәр әйбернең коралы бар, мөэминнең коралы - фикерләү. Һәр халыкның җитәкчесе бар, мөэминнең җитәкчесе - фикерләү. Һәр халыкның омтылышы бар, мөэминнең омтылышы - фикерләү”, - дип җавап кайтарган.

Күп аятьләрдә Аллаһы Тәгалә безгә фикерләргә куша.

“Әнә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?” (Гашийә сүрәсе, 17-20 аятьләр).

“Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде. Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сурәттә кылды.” (Инфәтар сүрәсе, 7-8 аятьләр).

“Ул – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл, анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме? Соңра икенче кат күзеңне кайтарып карагыл, әгәр карасаң, күзең арып-талып, өметсезләнеп кире кайтыр, кимчелекне күрмәссең”. (Әл-Мүлек сүрәсе, 3-4 аятьләр).

Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен, хәйлә корып: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде. Иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде. Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач, мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде. Кояш тугач, аңа карап, көлеп: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип әйтте. Кояш баегач, мөшрикләргә карап: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип әйтте. Ибраһим: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип әйтте. (Әнгәм сүрәсе, 76-79 аятьләр).

Аллаһы Тәгалә акылны яралткан һәм аның ярдәмендә фикерләргә куша. Пәйгамбәрләр иң элек фикерләгәннәр.

Коръән уку, зикер әйтү, намаз уку автоматик рәвешендә түгел, уйлап, фикерләп, һәр әйткән сүзне аңлап, йөрәк аша үткәреп, ашыкмыйча, дөрес итеп үтәлергә тиеш. Шуннан гына файдасы булачак.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Акыллы кеше шулдыр: кем үзенә хисап кыла һәм ахирәткә әзерләнә. Акылсыз кеше шулдыр: кем үзенең нәфесенә ияреп, Аллаһы Тәгалә кичерер, дип уйлаучы кеше”, - дип әйтте.

Кеше дөньяга шулкадәр мөкиббән ки, көне-төне уйлап, кайгырып, чабып йөри. Ләкин ул монда кунакта икәнлеген һәм вакыты чикләнгән булуын, шулай ук үзе белән бер нәрсә дә алып китә алмаячагын белә.

Гали радыйяллаһү ганһү: “Бу дөньяда гамәл кылып була (ягъни намаз, ураза, зәкәт, хаҗ), ләкин аның өчен хисабы булмас. Ә ахирәттә гамәл кылып булмас, ләкин анда хисап булачак”, - дигән.

“Раббыгызның ярлыкавына һәм җир, күкләр киңлегендә булган җәннәтләр тарафына ашыгыгыз! Ул җәннәтләр шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва мөэминнәргә хәзерләнде» (Әл-Гимран сүрәсе, 133 аятьләр).

“Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз!” (Әл-Бәкара сүрәсе, 148 аять).

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе