
Без – дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп, Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ хозурына кайтырга тиешбез. Беркем дә – баймы ул, ярлымы, зур дәрәҗәлеме, түгелме – җанны үзе теләгән кадәр үзендә тота алмый, Аллаһка кайтарырга тиеш.
Җаннарыбызны, кальбләребезне пакьләр өчен безгә Ислам дине бирелде. Бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп. Әмма без, кызганыч ки, гафиллектән чыгарга ашыкмыйбыз, гөнаһ кылудан чирканмыйбыз. Пәйгамбәребез ﷺ: «Хәрам юл белән кергән бер сум акчадан баш тарту мең сум сәдака бирүдән хәерлерәк», – дигән иде.
Бүген күбебез, нинди юл белән килүен уйламыйча, мал җыю белән мәшгуль. Барыбыз да байлык туплау марафонына чыккан ярышучылар, диярсең. Чабып барганда тын кысылган кебек, кайвакыт Аллаһның нигъмәтләре дә кысылып куя. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иде, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрнең хәлләреннән хәбәрдардер, кемгә күп ризык тиешле, кемгә аз тиешле икәнлекне дә белүчедер». «Шура / Киңәш», 42:27.
(Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазеннән).