Фәнис хәзрәт Миңгәрәев: “Дөньяны аңлап куарга кирәк”

Бүгенге стрессларга бай тормышта сәламәтлегебезне ничек сакларга, депрессиягә, рухи авыруларга ничек бирешмәскә? Авырулар гөнаһларны юу өчен бирелә дигән сүзләр дөреслеккә никадәр туры килә? Ни өчен яңадан-яңа авырулар барлыкка килеп тора? Намаз, Коръән укыгач, кешенең күңеле ни өчен тынычланып китә? Болар һәм сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы башка әйберләр хакында Казандагы “Ярдәм” мәчете имам ярдәмчесе, Күрмәүче мөселманнарны дәвалау-укыту һәм тернәкләндерү буенча “Ярдәм” үзәге мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев белән сөйләштек. Әлеге үзәк Россиядә генә түгел, якын чит илләрдә дә билгеле, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә бердәндер булып санала.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 26. Фото:yardem.ru

Яхшы сәламәтлеккә ия кеше – бай кеше

- Фәнис хәзрәт, кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләк рухи һәм физик сәламәтлек дип әйтелә. Шул байлыкны ничек саклап калырга? Коръәндә моның юллары күрсәтеләме?

- Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең “балаларыгызны йөзүгә, атта чабарга һәм көрәшкә өйрәтегез” дип әйткән сүзе бар. Шуннан соң җан тәнгә бирелгән амәнәт буларак, бәндә шушы җанны сакларга тиеш дип әйтелә. Ә тәндә җан саклану өчен физик хезмәт бик кирәк. Татар халык мәкалендә дә “яткан таш астына су акмый”, - диләр бит. Әгәр бәндә тырышмаса, көч-куәтен куймаса, үзеннән-үзе сәламәтлек тә килми, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дә иңми. Мөхәммәт (с.г.в.): “Сәбәбен кыл, ә нәтиҗәсен Аллаһтан сора”, - ди. Шуңа күрә бәндә тырышырга, көч-куәтен куярга тиеш. Моның бер ысулы – физик хезмәт белән шөгыльләнү, күнегүләр ясау.

- Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисләрендә яхшы сәламәтлеккә ия кеше иң бае дип китерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләдән шундый сәламәтлекне сорарга куша. Аны ничек сорарга соң?

- Иң беренче эш итеп дога кылу тиешле. Аллаһы Тәгалә: “Әти-әнинең – балага, баланың әти-әнигә карата, гомумән, бәндәнең догалары кабул булыр”, - ди. “Әгәр бәндәм, кулларын күтәреп, Миннән сораса, Мин аның кулларын буш калдырудан оялырмын”, - ди. Әмма монда икенче ягы да бар: без дога кылырга гына түгел, хезмәт тә куярга тиешбез. Моны ничек аңларга? Мәсәлән, безгә ризык язылган. Аны: “Аллаһ, бир”, - дип утырсак, ачтан үләбез. Без сәбәбен кылырга, ризыкны табарга тиешбез. Аллаһы Тәгаләдән: “Ризык - хәләл, Аллаһы Тәгалә разый булсын”, - дип сорарга кирәк.

- Фәнис хәзрәт, Коръәндә физик һәм рухи авырулар турында ни әйтелә? Алар аерым-аерым караламы?

- Иң беренче йөрәк сәламәт булсын. Йөрәк - бөтен тәнебезнең әмире. Әмире сәламәт икән, барлык әгъзалар да сәламәт дигән сүз. Ә йөрәкнең сәламәтлеге – Аллаһы Тәгаләдән курку, чын гыйбадәт һәм физик күнегүләргә бәйле.

- XXI гасырда рухи авырулар белән чирләүчеләр бик нык артты. Коръән иңгән вакытта рухи авыруларның барлыкка киләчәге, аларны дәвалау юллары күрсәтелгәнме?

- Аллаһы Тәгалә: “Бөтен биргән авыруга, авырлыкка аның чыгу юлын да, шифасын да бирәм”, - ди. Дөрестән дә, элек чыгу юлы булмаган авыруларга бүгенге көндә дәва бар. Әмма яңадан-яңа авырулар да чыгып тора. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә: “Яңадан-яңа авырулар бирермен”, - ди. Ә ни өчен бирә? Чөнки бәндәнең калебе сәламәт түгел. Ә калебне нәрсә сәламәтләндерә? Ихласлылык. Намазны да тән белән генә түгел, ә Аллаһтан чын курку белән укырга кирәк.

- Халыкта авырулар гөнаһларны юу өчен бирелә дигән сүзләр йөри. Ислам күзлегеннән караганда, бу никадәр дөреслеккә туры килә?

- Аллаһы Тәгалә: “Яраткан бәндәмә авырлыкны бирермен”, - дигән. Монда ярата икән, шуңа күрә газаплый дип аңларга кирәк түгел. Безнең бу тормышыбыз - бер сынау, имтихан мәйданы, олуг имтиханга әзерләнү җирлеге. Әгәр бәндә авырлык кичермәсә, ул рәхәт мизгелнең кадерен дә белми, тәмен дә аңламый. “Авырлыкта да бәндә шөкер итсә, Аллаһы Тәгаләне искә алса, Мин дә аны җиңел вакытта искә алырмын, ди, бәндәм мине җиңел вакытта искә алса, Мин аны авырлыкта искә алырмын”, - ди. Аллаһы Тәгалә: “Бәндәм Миңа бер адым атласа, Мин аңа 10 адым атлармын, ди. Ул Миңа йөгереп килсә, Мин аңа очып килгән рәвештә каршы чыгып, ярдәм итәрмен”, - ди. Авырулар Алаһы Тәгаләне тану һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәр өчен бирелә.

- Без “Ярдәм” дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә төрле кешеләр белән дә эшлибез бит инде: күрмәүчеләр дә, колясочниклар да, колаклары ишетмәүчеләр дә бар. Менә бу кешеләрнең ни өчен шулай яратылуы яки ни өчен шул хәлгә килүе хакында Коръәндә берәр нинди аңлатма биреләме?

- Авырлык кемдер, сәламәт мизгеленә шөкер кылып, сәламәтлегенең иң зур байлык икәнлеген аңлау өчен бирелгән. Ә икенче яктан шушы бәндәнең үзенә, бу тормышта чистарынып, Аллаһка якынаеп, ахирәт мизгелендә бәрәкәт кичерүе өчен бирелгән. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ышанучылар өчен бу тормыш җәһәннәм булыр, мәңгелек җәннәт ди. Ә кәферләр өчен, минминлекләнүчеләр өчен бу тормыш - җәннәт булыр, мәңгелек – җәһәннәм”, - ди.

- Димәк, моны башкаларга гыйбрәт булсын өчен җибәрелгән дип аңларга кирәк инде...

- Башкаларга гыйбрәт өчен , ә шушы бәндәнең үзенә Аллаһы Тәгаләгә якынаю ысулы өчен.

Бәндәнең калебе авыру булгач, башка әгъзага да авырлык килә

- Менә сез Алаһы Тәгаләнең авыруларны да, шифасын да җибәрүен әйтеп киттегез инде. Әмма һаман яңа авырулар килеп чыгып тора. Димәк, безнең җәмгыять төзәлмичә, авырулар һаман киләчәк дигән сүз буламы инде бу?

- Әйе, авырулар һаман киләчәк, һаман өстәлеп торачак. Аның чыгу юлы да бар. Әмма бәндәнең калебе авыру булгач, башка әгъзага да авырлык килә.

- Менә калеб, дигәннән, бик күп кешеләр намаз, Коръән укыдым, күңелем тынычланып китте, җиңеләеп калдым, диләр. Моны сере нидә микән?

- Коръән - Аллаһы Тәгаләнең сүзе, хакыйкать. Нинди генә җиһаз сатып алсак та, аның инструкциясе була. Инструкция белән эшлибез икән, шушы җиһаз бозылмый да, озак хезмәт итә. Безнең тормышыбызның да инструкциясе бар бит. Ул – шушы Коръән. Коръәнне укып, өйрәнеп, ятлау гына түгел, аның белән гамәл кылсаң, менә шул хак, пакълык инде.

- Исламда намазга зур урын бирелә. Медицина ягыннан караганда, (без язмабыз белән киң катлам укучыларга мөрәҗәгать итәбез), аның файдасы нидә микән?

- Без менә ел санын карасак, анда 365 көн бар. Бәндәнең тәнендә дә 365 сустав. Һәр намазда шушы суставларның бөтенесе хәрәкәтләнә. Үзенең булганына, яшәргә мөмкинлек алганына Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.

- Менә беркөнне телевизордан утырып эшләүчеләр аркага, муенга зыян килмәсен өчен ясарга тиешле күнегүләр турында сөйләделәр. Бу күнегүләр намаздагы хәрәкәтләребезгә шулкадәр охшаган иде...

- Шулай шул: йога практикасында да, башкасында да: “Бездә дә шушы ук сыйфатлар”, - дип әйтәләр. Без ниндидер күнегү белән шөгыльләнсәк, бер төр мускуллар эшли, ә икенчеләре торып тора, ә намазда бөтенесе катнаша. Шуның өчен намаз уку - бик зур файда инде.

- Исламда чисталыкка зур игътибар бирелә. Чисталык – иманның яртысы диелә. Тәхарәтсез укылган намаз дөрес булмый дип тә әйтәләр бит инде. Моның хикмәте нидә микән?

- Тәхарәт алганда без тәнебезне генә чистартып калмыйбыз, ә иң элек җаныбызны чистартабыз. Җаныбызны чистартмыйча, тәхарәтсез намазга да керә алмыйбыз. Намаз дип, тәхарәт алабыз икән, әйләнә-тирәбезне дә, үзебезне дә чистартабыз дигән сүз. Мөхәммәт (с.г.в.): “Бер кешенең йорты су кырыенда булып, көнгә биш мәртәбә йөзеп йөри торган итеп язылган булса, шушы кешенең тәне ничек чиста булыр иде”, - дигән. Намаз - шушы ук чисталык бит инде.

Хөрмә төше яңа туган балага да, авырлы хатын-кызга да файдалы

- Чисталык мәсьәләсен дәвам итеп, рухи яктан да, физик яктан да чистарынырга мөмкинлек бирә торган ураза тоту турында да сөйләшеп үтик әле. 2016 елның Нобель премиясе лауреаты Ёсинори Осуми ураза тотуның файдалы булуын раслаган. Ул ураза тоту вакытында күзәнәкләрнең яңаруын, начар матдәләрдән арынуын ачыклаган. Сез халык белән эшләгәндә, ураза тотуның файдасын ничек аңлатасыз?

- Пәйгамбәр (с.г.в.): “Ашказаныңны өч өлешкә бүл. Берсе – ризык, берсе – су, берсе һава өчен”, - ди. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, юклык заман түгел. Һәркайсыбызның да суыткычы да, йорты да ризык белән тулы. Ә без аның бәрәкәтен белмичә, һавага да урын калдырмыйбыз. Хәтта суга да урын калмый әле. Аннан безгә ни файда? Әйе, нәфсебез басыла. Әмма Аллаһы Тәгалә: “Бәндәгә фәрештәләрнең акылын, хайваннарның нәфсен бирермен”, - дип әйткән. Ә без, нәфес артыннан ияреп, хайван дәрәҗәсеннән дә түбән төшеп утыруыбыз түгелме соң бу? Менә шуннан аз гына арыну өчен дә, ризыкның кадерен аңлап, гади көнеңнең тәмен тою өчен дә ураза - бик олуг нигъмәт. Ураза ахырында суган да татлы була башлый.

- Тагын Коръәнгә әйләнеп кайтсак, анда безнең сәламәтлегебезне саклар өчен, нинди ризыкларга өстенлек бирү турында ниләр әйтелә, нинди күрсәтмәләр бирелә?

- Менә мисалга финикны (хөрмә төше) һәм Мәккәдә булса зәм-зәм суын китерәбез. 2015 елда Аллаһы Тәгалә миңа гомрә кылып кайтырга насыйп итте. Рамазанда Мәккәдә яшәдем. Шул вакытта кешеләр иртән: “Көне буе ач торасы бар”, - дип, кич белән: “Көне буе ач тордык”, - дип ашыйлар иде. Шуннан соң ни селкенә алмыйлар, ни гыйбадәтне тулысынча кыла алмыйлар иде. Аллаһы Тәгалә алардан да разый булсын, гыйбадәтләре дөрес булсын.

Ә мин нинди тактикага күчтем? Көнгә 4-5 финикны (хөрмә төшен дип әйтик инде) ашый һәм 2 стакан зәм-зәм суы эчә идем. Менә шуның белән көннәр буе ураза тота идем. Ул шуның кадәр чистарыну, шуның кадәр көч-куәт бирә. Аны да Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәте бит бу дип аңлыйсың.

- Хөрмә төшенең яңа туган балаларга һәм авырлы хатыннарга файдасы турында күпләребез ишетеп тә беләдер, бу хакта укыганы да бардыр. Хәтта җитлекмичә туган балаларга хөрмә төшенең йомшагын каптырсаң, акыл зәгыйфьлеген булдырмыйча калырга мөмкин дигән хәбәрләр дә бар. Ул ничек шундый могҗизага ия микән?

- Хөрмә төше пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөекле ризыгы булган. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез турында: “Шушы бүләк кешелеккә, тереклеккә генә түгел, ә барча җиһанга рәхмәт буларак җибәрелде”, - ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) юк әйбергә игътибарын биреп, юк әйберне могҗиза дип атамый бит. Шушы хөрмә агачын: “Олуг могҗиза”, - дигән ул. Элекке вакытта Гарәбстан җирлегендә шушы финиклар белән сугыш кырына да чыкканнар, сәяхәт тә, гамәл дә кылганнар. Хәзер медиклар да шушы төр ризыкта шикәр дә, зарарлы матдәләрнең дә булмавын исбатлады. Кечкенә балага да, йөкле ханымнарга да файдалы ул.

- Интернетта хатын-кыз бала тапканда, хөрмә төшен кабып җибәрсә, ананың тулгагы да җиңелрәк була икән дип укыган идем...

- Шулай булмыйча! Менә Гайсә галәйһиссәламне тудырганда, әнисе Мәрьямнең хәле бетә, нишләргә белми. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләдән әмер килә. “Хөрмә агачыннан шушы финикны алып кап”, - ди. Менә шуннан соң анага хәл кереп китә.

- Аннан соң бит әле шундый әйбер дә бар: пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), күз тимәсен өчен, көн саен иртән 3 хөрмә төше каба торган булган.

- Шулай шул: хөрмә төше күз тиюдән, ырымнан, сихердән саклый. Укучылар безне дөрес аңласын: менә шул әйберне эшләдең дә, ул сине саклый дигән сүз түгел. Аның аша Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен иңдерә. Чөнки бар нәрсә дә - сәбәп. Ә Аллаһы Тәгалә - бар нәрсәне тормышка ашыручы.

- Мөселманнар зәйтүн, тмин майларын да актив куллана...

- Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәте бит инде ул. Тмин хакында: “Үлемнән кала, бөтен авыруга да шифа”, - диелгән. Булсын кыст, булсын хельба – алар олуг могҗизалар. Без ниндидер дару төймәсе капсак, бер җиргә файда булса, биш җиргә зыян була. Ә монда, файдасыннан гайре, бер зыяны да юк. Чөнки иммунитет арта, организм үзенә бер көч таба.

- Менә зәм-зәм суы да могҗизалар тудырырга сәләтле дип әйтәләр...

- Шулай булмыйча! Менә нинди генә суны алсак та, ул күпмедер вакыттан соң исләнә, рәвеше үзгәрә. Ә зәм-зәм суын карасак, күпме генә торсын, рәвеше дә үзгәрми, шушы су нигъмәтләндерә дә. Ул суны күпме эчсәң дә, карынны гына чылатып калмый, бөтен тәнгә ләззәт бирә. Зәм-зәм суының бер нигъмәт һәм Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте икәнлеген аңларга тиешбез.

Үзеңнән өстенрәк кешеләргә карама, мескенрәк кешеләргә карап, шөкер ит

- Менә сезнең белән рухи авырулар турында сөйләшеп киттек бит инде. Менә хәзер нинди генә авыру килеп чыкса да, “бөтен авырулар нервыдан” диләр бит инде. Хәзер халык стресста яши. Каядыр ашыга, каядыр чаба... Сез бу нисбәттән укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Бу очракта бер кыйссаны искә алу бик файдалы. Көннәрдән бер көнне Сөләйман галәйһиссәлам исемле пәйгамбәр үзенең гаскәренә: “Китерегез әле менә миңа дөньяда күрмәгән, ишетмәгән матдәне”, - дип боерган. Ә гаскәре югалып калган. Карале, нәрсә күрмәгән соң? Бөтен әйберне күрә ала, бөтен әйбере бар, бу бик бай. Шуннан соң, вакыты җиткәч, килеп басалар моның янына. Сөләйман галәйһиссәлам: “Сораган әйберне китердегезме?” - дип. Тегеләре: “Әйе”, - ди. “Күрсәтегез”, - ди. Моңа әйләндереп куйган хәлдә йөзек кигезәләр. Ул: “Сез әллә әйткәнемне ишетмәдегезме, әллә колак салырга теләмәдегезме? Мин бит дөньяда күрмәгән әйберне сорадым. Ә сез миңа көн саен киеп йөри торган әйберемне китердегез”, - ди. Ә тегеләр: “Син йөзекне әйләндер дә укып кара”, - дип җавап бирә. Әйләндереп укыса, анда: “Бу да үтеп китәр”, - дип язылган икән. Бу кыйссадан нәрсәне аңлый алабыз? Башыбыз белән бәрелә-бәрелә, шушы авырлыкка ах-зар кылабыз яисә тугры гына чыдап, авырлыкның үтүен белеп, Аллаһы Тәгаләдән моннан чыгу юлын сорыйбыз. Авырлык барыбер үтә, ул бит мәңгелек түгел. Һәрбер авырлык - Аллаһы Тәгаләгә якынайту ысулы. Без шуны аңларга тиешбез.

- Дөнья кумаска инде алайса?

- Дөньяны аңлап куарга кирәк. Шушы авырлык безгә бирелгән икән, димәк, ул тәкъдиребезгә язылган. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сиңа кагылган әйбер читләтеп үтәргә тиеш түгел. Сине читләтеп үткән әйбер Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылмаган”, - ди. Димәк, шушы авырлык ишек шакыган икән, аны Аллаһы Тәгалә җибәргән. Без аны тугры рәвештә үткәреп, аннан чыгу юлын эзләргә тиеш. Ах-зарга бирелеп, шайтанның мәкерлегенә төшмәскә кирәк.

- Хәзер депрессиягә бирелү аркасында, үзләренә кул салучылар күп. Бу хәлләрне бераз гына төзәтеп буламы икән?

- Бу бик авыр мәсьәлә. Моннан чыгу чарасы да юк кебек. Авырлык килде икән, кеше аны үзенә кул салып җиңеләймәкче була. Аллаһы Тәгалә үз-үзеңә кул салуның иң зур гөнаһ икәнлеген әйтә. “Аның изгелекләре юкка чыгып, ул тәмугка кадәр булыр”, - ди. Менә пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Син үзеңнән өстенрәк кешеләргә карама, мескенрәк кешеләргә карап, үрнәк алып, шөкер итеп, аларга ярдәм итәргә тырышып яшә”, - ди. Чөнки без үзебезнең авырлыкны гына авырлык дип күрәбез. Ә әйләнә-тирәдә әллә нинди авырлыклар белән яшәүчеләр азмыни? Менә бер очракны сөйләп үтәм. Бер гаилә бар. Егетенең аяк-куллары йөрми, тәннәре тыңламый, өстәвенә әтисез-әнисез. Апасы карыйм дип алып, алдалап, бөтен мөлкәтен үзләштерә. Пропискасыз, пенсиясез калдыра, үтерергә тырыша. Бу хәлне аңлап, егет ияге белән бер кызга язып өлгерә. Кыз кунакка гына дип алып китеп, егетне коткара. Алай гына түгел, алар ир белән хатын булып яши башлыйлар. Әгәр без 20 метрны чабып, санаулы секундларда үтсәк, хатыны бу араны бер 10 минут шуышып барырга мәҗбүр. Чөнки аның да ДЦП, җиңелрәк кенә форма. Шуңа карамастан, ах-зар кылып, үзләренә кул салам дип ятмыйлар. Бер-беренә терәк булып яшәргә тырышалар. Менә бу бер үрнәк түгелме?

Коляскада урамга кадәр чыга алсам иде дип телим

- Безнең “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә күрмәүчеләр дә, ишетмәүчеләр дә, колясочниклар да килә бит инде. Сезнең алар белән очрашып, тормыш мәгънәсе турында сөйләшкәнегез бармы?

- Булмыйча! Беренчедән, алар белән һәр сөйләшү - үзеңә зур үрнәк. Икенчедән, аларга да Аллаһы Тәгалә зур сынау бирүен аңлыйсың. Менә монда бер кеше килде. “Бөтен әйбер: үземнең бизнесым, машинам, балаларым, хәләл җефетем бар иде, - ди. - Машинада барганда, юл һәлакәтенә очрап, пыяла кыйпылчыклары ике күземне дә берьюлы бәреп актарды. Мин күрми башладым, ди. Тормыш бетте, тормышның мәгънәсе юк, дип, эчүчелеккә бирелдем, ди. Күпмедер вакыттан соң хатыным килде дә монда кул куй дип, бер кәгазь куйды, ди. Шунда кул куйганнан соң, бар мөлкәт хатыныма күчте, балаларым мине онытты, үземне кечкенә генә малосемейка бүлмәсенә илтеп ташладылар, ди. Шуннан чыга алмыйча, 7 ел утырдым, ди. Күршеләр ризык кертмәсә, дүртәр көн ризыксыз утырып чыккан көннәрем бар иде, ди. Инде үзенә кул салам дигән, тормыш юк”, - дигән. Шунда динне белеп алып, яңадан яши башлаган. Бу - үрнәк һәм дин олуг чыганак түгелме?

- “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә күптән түгел генә курсларга колясочниклар килгән иде. Алар белән мин дә аралаштым. Аларның үзәкләре нык. Русча аны “стержень” дип әйтәләр. Алар үзләрен тормышта бик кирәкле итеп хис итәләр...

- Шулай булмыйча, сәламәт кеше генә бит ул: “Миңа җитми, җитми”, - ди. Ә бу кеше, аягына баса, куллары белән эшли алмаса да, Аллаһы Тәгалә, юлларын ачып, барыбер җиңеллек бирәчәген белеп яши.

- Алар бит дөнья ләззәтләренә кызыкмыйлар. Менә бер апа белән сөйләштем. Мин аннан: “Сезнең тормышыгызны беркайчан да үзгәртәсегез килмәдеме?” – дип сорадым. Мин гаилә коруны күз алдында тоткан идем. Ә ул миңа үзенең коляскада урамга кадәр чыгарга хыяллануы турында әйтте. Бу аларның Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү билгесеме икән инде?

- Беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүе, икенчедән, Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза була беләләр. Чөнки Аллаһы Тәгаләгә риза булмаса, ул, нәрсәдер эзләп, нәфсенә иярәчәк. Ә нәфсенә иярү белән, хакыйкатькә төшенми, ә хайван дәрәҗәсеннән дә түбәнгә төшеп утыра ул.

- Фәнис хәзрәт, укучыларыбыз сәламәт тормыш рәвеше алып барсын өчен, нинди киңәшләр бирер идегез?

- Сәламәт көннең кадерен белергә, шөкер итәргә һәм “Аллаһы Тәгалә алдагы көнне хәерле кылса иде, дөрес юлларны биреп, батыл юлдан сакласа иде”, - дип, догалар кылып ялварырга, гамәл кылырга кирәк. Аңыбыз бар бит, Аллага шөкер, фикерли алабыз. Тормышыбызга зарар сала торган нәрсәләрдән сакланырга, физик күнегүләрне күбрәк үтәргә кирәк. Намазларны калдырмыйча, җаныбызга да, тәнебезгә дә ләззәт алу ләзем.

Әңгәмәдәш – Римма Гатина

(Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасы өчен эшләнде).


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе