Тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул кылсын!

Хәзрәти Сәлман әл-Фәриси радыйяллааһү ганһү хәбәр иткәнчә, шәгъбан аеның ахыргы көнендә Пәйгамбәр галәйһиссәләәм кешеләр алдында: “Әй, кешеләр! Бөек ай, мөбәрәк ай алдыгызга килеп басты! Бу айда мең айдан да фазыйләтле белән артыграк булган кичә дә бар. Аллаһы Тәгалә бу айның уразасын фарыз итеп билгеләде, төнге гыйбадәтне (кыямны) исә нәфелләрдән хисаплый. Берәр яхшы гамәл белән генә булса да Аллаһның ризалыгына ирешергә өчен язылып куйган әҗер-сәвапларга ирешер. Бу айда бер фарыз гамәлне башкаручы исә нәкъ башка айларда җитмеш фарыз гамәл үтәгән шикелле булыр. Бу ай - сабырлык ае, сабырлыкның нәтиҗәсе исә - җәннәт. Бу ай - бер-береңне юату ае. Мөэминнең бу айда ризыгы арта! Бер ураза тотучыга авыз ачарга мөмкинлек булдыру - гөнаһларга мәгъфирәттәндер...” – дип сөйләгән.

БӘЙЛЕ
2023 Мар 23. Фото:news.day.az

Уразаның гыйбадәте 624 елда, шәгъбан аеның 10 нчы көнендә фарыз кылынган. Ислам динендә рамазан ае 11 айның солтаны буларак кабул ителә, чөнки Коръән шушы айда төшерелгән һәм дә хәзрәти Мөхәммәд галәйһиссәләәм шушы айда пәйгамбәр булган.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Рамазан аедыр ки, Коръән ул айда төшерелгән”, - дип боерган. “Кадер” сүрәсендә дә Коръәннең кайсы кичтә төшерелә башлаганын белгерткән: “Тәхкыйк, без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек”, - дигән. Беренче мәртәбә төшерелгән Коръән аятьләре белән Пәйгамбәребезнең пәйгамбәрлек вазыйфасы да башланып киткән.

Уразаның файдасы.

Ураза тоткан кеше үзенә хаким булырга өйрәнә. Ул җаны ни теләсә, шуны ашап-эчеп йөрмәс. Нәфесе ни кушса, шуны эшләмәс, ягъни нәфесенең тоткыны булмас. Ирадәсе белән хәрәкәт итәр. Сабыр булырга өйрәнер. Аш һәм сусыз калып, кыенлыкларда ихтыяр көчен күрсәтер. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һәрнәрсәнең бер зәкәте бар. Гәүдәнең зәкәте - ураза. Ураза - сабырның яртысы”, - дигән.

Ураза кешеләрдә шәфкать һәм мәрхәмәт тойгыларын уята. Ач вә сусыз калып, ярлыларның хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә өйрәтә. Бүген дөньяның төрле җирләрендә, бер телем икмәк кисәгенә мохтаҗ булып, ачка үлүчеләр бар. Үз гомерендә ач һәм сусыз калмаган кешеләр аларның хәлләрен аңламаслар иде. Тикмәгә генә: “Ачның хәлен тук белмәс”, - димиләр. Шуңа күрә исламда иң күп ярдәмләшү ае дип рамазан ае санала. Мөселманнар бу айда, зәкәт һәм сәдакаларын биреп, ярлыларны шатландыралар. Бу айда җәмәгать арасында якынаю һәм тынычлык арта.

Ураза кешене сабыр һәм чыдам булырга өйрәтә. Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Бу ай - сабырлык ае”, - дигән. Башка бер хәдисендә: “Сездән берегез уразалы булганда ямьсез сүз сөйләмәсен вә беркем белән дә хурлашмасын. Әгәр берәү сезгә бәйләнсә яисә әрләшергә теләсә: “Мин ураза тотам, яисә мин уразамын”, - дисен вә аның белән талашып тормасын.

Озын һәм эссе җәй көннәрендә ураза тоту җиңел эш түгел. Ураза гыйбадәтендәге бу авырлыкка сабыр иткән кешеләр зур саваплы булырлар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Фәрештәләр ураза тоткан кешенең гафу ителүе өчен, рамазан ае буена көнен вә төнен дога кылырлар”, - дип боерган.

Рамазан аенда әхлаксызлыклар азая. Аракы эчү, отыш уенын уйнау, кеше үтерү, зина кылу кебек, Аллаһның хәрам кылган эшләре бу айда бик аз эшләнә. Үткәрелгән тикшерүләр буенча, ислам мәмләкәтләрендә, рамазан аенда бу начар эшләр эшләнмәгәнгә яки бик аз эшләгәнгә күрә, мөселманнарга рәхәтлек һәм хозурлык килә.

Ураза гөнаһларыбызның кимүенә сәбәп була. Кешене Аллаһ янында зур дәрәҗәләргә ирештерә. Аллаһның ризалыгы өчен һәм сусыз калган кешегә рәхмәт, мәрхәмәт белән караган колына Аллаһы Тәгалә һич газап бирмәс.

Аллаһның ризалыгы өчен тотылган уразалар мәңгелек бәхетебезгә сәбәп булачак!

Пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Ураза тотыгыз, сау булырсыз (сәламәт яшәрсез)”, - дип боерган. Унбер ай туктамыйча эшләгән эчке әгъзалар бу айда ял итә. Табибларның әйтүенчә, иң авыр вазифаны үтәгән әгъзалардан берсе - бавыр. Гомер буена туктамыйча эшләгән бавыр, рамазан аенда, әгәр ураза тотсак, һәр көн алты сәгать ял итә. Янә бу айда, еш ашап-эчмәгәнгә күрә, ашказаны вә эчәкләр дә хәл алалар. Ураза тоткан кешенең организмында бу айда зарарлы майлар кими төшә.

Ураза бары тик саулык өчен фарыз кылынган гыйбадәт кенә түгел, ә бәлки кешенең Аллаһка якынаюы өчен, Аллаһ тарафыннан барлык милләтләргә фарыз кылынган зур бер гыйбадәт. Уразаның матди яктан да, мәгънәви яктан да бик күп файдалары бар. Ләкин без уразаны файдалары өчен генә түгел, Аллаһ кушканга күрә тотабыз. Аллаһ кешеләргә файдалы гыйбадәтләрне фарыз, зарарлы эшләрне хәрам кылган.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек вә сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде.

Әмин.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе