Кайвакытта Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә, безгә сынау йөзеннән, кыенлык, хәсрәт, кайгы, бәла-каза җибәрә. Һәм шул вакытта иманнан һәм исламнан ерак кешеләр, башларына тотынып: "Нәрсә булды, ничек яшәргә? Бу хәлдән ничек чыгарга?" - дип, кайгыга баталар. Күбесе чирли башлый, хәтта үз-үзләренә кул да салырга мөмкиннәр.
... Ә мөселман кардәшләребез, күп очракта киләчәкләре өчен борчылсалар да, бик үк кайгырмыйлар. Алар Аллаһы Тәгаләнең язмышларны бирүче һәм тәкъдирләрне язучы икәнлеген беләләр. Әгәр безгә кайгы-хәсрәт килә икән, без: "Әлхәмдүлилләһ", - дибез дә, сабыр итәбез дә, Аллаһы Тәгалә безгә моның өчен савабын яза.
Әгәр дә ниндидер бәхет-шатлык килә икән, без тагын: "Әлхәмдүлилләһ", - дибез дә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдерәбез дә, Аллаһы Тәгалә бу эштә дә безгә бәрәкәтен һәм хәерле нәтиҗәсен бирә.
Киләчәк эшләребезне башлар алдыннан да без, Аллаһы Тәгаләгә сыгынырга һәм ышанырга: һәр эштә Аллаһы Тәгаләгә тәвәкәәл итәргә тиешбез.