“Ярдәм” хәйрия фонды видеожурналының 14 нче саны: мөселман Сабан туйларыннан алып "Гаилә учагы" балалар йортындагы беренче никахка кадәр

Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезнең игътибарга “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының июль аендагы вакыйгаларына багышланган видеожурналның 14 нче санын тәкъдим итәбез. Видеожурналның бу санын да сезнең өчен кызыклы итеп эшләргә тырыштык. Фонд эшчәнлеген төрле яктан ачарга омтылдык.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 31

"Ярдәм" милли-ислам хәйрия фонды видеожурналының бу санында:

- "Ярдәм" мәчете һәм тернәкләндерү үзәге ачылуга 4 елга багышланган балалар бәйрәме. Әлеге бәйрәм турында инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр фикере. Мөселман балаларын мондый бәйрәмнәр социаль челтәрләрдән аерып ала аламы? Күренекле баянчы Ренат Вәлиев бу хакта ни уйлый? Максат куярга өйрәтүдә бу бәйрәмнәр ничек булыша? Тележурналист Мөршидә Фатыйхованы тыңлагыз.

- Балтач районында узган мөселман балалары Сабантуеннан безнең репортаж. Бу Сабан туйны оештыручы Җәлил хәзрәт Фазлыевка Татарстан Президенты ничек ярдәм иткән? Президенты мөселман Сабан туе турында ни дип әйткән? "Мөселман Сабан туе булмый ул", - диючеләргә Җәлил хәзрәт нәрсә дип җавап бирә? Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфис хәзрәт Гайфуллин белән Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов нигә бу Сабантуйны ислам диненә дәгъват дип саный?

- "Ярдәм" хәйрия фонды карамагындагы "Гаилә учагы" балалар йортында беренче никах.Бу балалар йортында тәрбияләнеп, инде канат ныгыткан ике яшь йөрәк – Фәрит белән Анастасия никахлашты, Габдрахмановлар гаиләсе төзелде. Моннан 4 ел элек “Гаилә учагы” балалар йортына кабул ителгәндә бу балаларга “Сез менә шундый игелекле кулларга эләгерсез, бик еш “Ярдәм” мәчетенең көтеп алган кунаклары булырсыз һәм үзегез дә әкренләп ислам дине кыйммәтләрен үз итәрсез, намазга басарсыз, ураза тотарсыз, вакыты җиткәч, гөрләтеп кызыл туй үткәрерсез”, - дисәләр, моңа кем генә ышаныр иде икән?! Һәм Аллаһ рәхмәте белән бу көн килде: бу яшьләр өчен могҗизага тиң никах-туй мәҗлесе оештырылды.

- Фонд хезмәткәре Лилия Сәлахетдинова коляскалы килеш Санкт-Петербургка барып кайтты. Аның очкычка ничек утыруы, Санкт-Петербургта инвалидлар өчен тудырылган шартлар, Эрмитаж кебек күренекле музейларга инвалидларның - бушлай, ә аларны озатып йөрүчеләрнең ташлама белән керүләре һәм моның нинди документларга нигезләнеп эшләнүе, Мәскәү Җәмигъ мәчетендә инвалидлар өчен уңайлыклар, Питердагы таксистларның инвалидларга мөнәсәбәте һ.б. турында безнең видеожурналда карагыз.

- Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан, Лениногорск районыннан килгән имамнар фикере.

- "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов - Корбан гаете турында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе