“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының март аендагы видеожурналы күңелләрне айкап ташлый

Хөрмәтле укучылар! Сезнең игътибарга “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының март аендагы кызыклы вакыйгаларына багышланган видеожурналның 10 нчы санын тәкъдим итәбез. Алинә Хәкимҗанова һәм Ринат Әсхәдуллин катнашында эшләнгән әлеге видеожурнал яз кояшы кебек якты һәм җылы, күңелләрдә өмет уята һәм йөрәкләргә үтеп керә. Видеожурналны карагач, сез үзегез дә моңа инанырсыз.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 05

Казан халкы “Ярдәм” мәчетен “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүгә лаек дип тапты

Казан Ратушасында башкаланың иң яхшы архитектура һәм тышкы төзекләндерү объектын ачыклау буенча смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Профессиональ жюри “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүче дип “Навигатор кампус” һәм “Сембер номерлары”н игълан итте. Бу номинациядә, экспертлар гына түгел, гади гражданнар да үз фикерен белдерде. Шулай итеп, казанлылар “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә җиңүгә лаек дип “Ярдәм” мәчетен тапты.

Казан мэры Илсур Метшин җиңүчеләргә – “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка һәм мәчетнең архитекторы Айвар Саттаровка - бүләкләр тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде. Айвар Саттаров – ТР атказанган архитекторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, дөньякүләм “Кол Шәриф” мәчетен проектлаган шәхес.

“Ярдәм” мәчете 2008 елда төзелә башлый. 2013 елның 19 июль аенда гыйбадәт кылучылар өчен үз ишекләрен ача. Мәчет бөтенләй күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге каршында эшли.

“Ярдәм” мәчете тарихи урында урнашкан. Якынча шушы җирлектә XIX-XX гасырларда агачтан төзелгән мәчет торган. Аны Рәфыйк мәчете (Икенче дары мәчете, Дары бистәсенең Икенче җәмигъ мәчете) дип атап йөрткәннәр. Гыйбадәт йорты 1899 елда сәүдәгәр Әхмәтгали Рәфыйков акчасына төзелгән. Бу мәчеттә күбесенчә Дары заводы эшчеләре гыйбадәт кылган. 1929 елда иман йорты ябыла, 1988 елда сүтеп үк ташлана. Шушы тирәлектә шулай ук Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнулинның бакчасы булган. Казанда бүгенге көнгә кадәр аның кызы Зөбәрҗәт абыстай гомер итә.

Күзләребез күрүнең нинди зур байлык икәнлеген аңладык...

2000 елдан бирле Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм башка берничә шәһәрдә яшьләр арасында "Бегущий город" дип аталган ярыш-уеннар уза. Бу ярышлар теге яки бу шәһәр турында белемнәрне арттыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләү, вакытны файдалы итеп уздыруның яңа формаларын үстерүне максат итеп куя.

Менә шул проект кысаларында Казанда 5 мартта "Криптополис" дигән ярышлар узды. Әлеге чара шәһәрнең тарихы һәм күркәм урыннары танышырга, шәһәр мохитендә очрый торган символлар һәм билгеләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирде. Шулай ук бик мөһим юнәлеш - физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең шәһәр җирлегендә ориентлашуына кагылышлы системалар һәм билгеләр белән дә танышты. Ә инде бу кешеләрнең (алар арасында күрмәүчеләр дә, коляскада йөрүчеләр дә, ишетмәүчеләр дә бар) ничек итеп тернәкләнү курслары узуын күрсәтү өчен, оештыручылар финалны "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә үткәрергә тәкъдим иттеләр.

Билгеле булганча, әлеге үзәк "Ярдәм" мәчете белән бер бинада урнашкан. Бинаның бер канатында мәчет булса, икенче канатында - тернәкләндерү үзәге. Без ул көнне 60 ка якын кеше кабул иттек. Анда Казаннан да, Мәскәүдән дә һәм башка шәһәрләрдән дә кешеләр бар иде. Ярышта катнашучылар күрмәүчеләр өчен уйлап табылган Брайль шрифтында язылган сүзләрне укыды, курсларда тәрбияче булып эшләүче Камәрия апага (ул яктылыкны гына абайлый) күрмәүчеләргә кагылышлы сораулар биреп, җаваплар да алды.

Бу уенда катнашучылар күрү сәләтенең никадәр зур байлык икәнлеген аңлап кайтып китүләрен, тормышка башкача карый башлауларын әйтте.

Күрмәгән кешене аңлап, шушы күргәзмәне оештыра да белергә кирәк

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге шәкертләре һәм мөгаллимнәре Казанда "Хәзинә" сәнгать галереясендә ачылган "Күрелмәгәнне күрергә" дип аталган символик атамалы күргәзмәдә булып кайтты. Әлеге проектны Пушкин музее белән РФ Саклык банкы бергәләп тормышка ашыра. Оештыручылар, күрмәүчеләр күргәзмәгә килә алсын өчен, махсус автобус та биреп тора.

Экспозициядә музей җыелмасындагы дөньякүләм билгеле сәнгать әсәрләре сурәтләнгән тактиль картиналар куелган. Картиналар инновацион технология буенча күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен ясалган. Күзләре күрә торган кешеләр исә, кара күзлек киеп, картиналарны капшап карап, бөтенләй күрмәүчеләрнең хис-кичерешләрен тоя ала. Моңарчы күрмәүчеләр рәсем сәнгате җәүһәрләре белән скульптура, архитектура фрагментлары, декоратив-гамәл сәнгать предметлары аша гына таныша ала иде.

Казандагы күргәзмәдә Пушкин музее җыелмасындагы Сандро Боттичеллиның - «Благовещение», Өлкән Лукас Кранахның - «Мадонна с Младенцем», Анри Руссоның "Ягуарның атка һөҗүме", Поль Гогенның - «Ә син көнләшәсеңме?”, Пабло Пикассоның “Карт яһүд малай белән”, Жан-Батист Симеон Шарденның "Сәнгать атрибутлары белән натюрморт" картиналары, И.Е.Репинның Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән "О.С.Александрова-Гейнс портреты" картинасы куелган иде.

“Ярдәм” үзәге мөгаллиме Фәнис Миңгәрәев, әлеге күргәзмә белән танышканнан соң: “Музей хезмәткәрләрнең картиналар турында шулай сөйләүләре безгә күз күремнәре өстәгән кебек булды. Күреп, күңелем белән тоеп, картиналарның һәр өлешен аңладым сыман. Бу күргәзмәне оештыручыларга олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Башта күрмәгән кешене аңларга кирәк. Күрмәүче кешене аңлап, шушы чараны оештыра белү дә кирәк”, - диде.

“Бер-беребезгә терәк булыйк!” дип аталган проектның мөһимлегенә тагын бер кат инандык

Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен курслар тәмамланды. Ике атна күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Чиксез рәхмәт хисләре, күз яшьләре белән курсларның тәмамлануын билгеләп үттек. Бу курсларда укучылар белем дә алды. Ниндидер шөгыль дә үзләштерде. Бу аларга алга таба тормышта кирәк булачак. Алар, бер гаилә булып тупланып, дуслашып, аралашып, кәефләре күтәрелеп кайтып китәләр. Тормышка, үз-үзләренә карата мөнәсәбәтләре үзгәрә. Йөзләрендә елмаю ешрак балкый. Күңел, рух күтәренкелеге хөкем сөрә. Моны “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова да билгеләп үтте. Аралашуның зур көчкә ия булуын барыбыз да белә. Шулай итеп, “Бер-беребезгә терәк булыйк!” дип аталган проектның мөһимлегенә тагын бер кат инандык без.

Бу курслар кешеләрнең йөрәкләренә шулкадәр якын булган ки, ябылыш тантанасында алар, күңелләре тулып, елап та җибәрде. “Ярдәм”дә ярдәмләшеп яшәдек. Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, - дип, Лениногорскидан Рушания Гаязова, күз яшьләренә ирек бирде. Рәхимсез авыру аркасында коляскага утырырга мәҗбүр булган Лилия ханым Вәлиева исә әлеге курсларга килүне: “Хаҗга барып кайткан кебек булдым”, - дип бәяләде. Колшәрифне килеп күрү хыялы белән янган һәм хыялы тормышка ашкан Раушания апа аның сүзләрен җөпләп куйды. Курслар узган вакыттагы дәресләрдән, концерт-театрлардан һәм ябылыштан күңелләрне кузгатырлык, йөрәкләргә үтеп кереп, тәннәрне чымырдарга мәҗбүр итә торган кадрлар белән безнең фондның видеожурналында таныша аласыз.

Экскурсиягә килгән балаларда күрмәүчеләр эшләгән кул эшләре зур кызыксыну уятты

Март аенда да “Ярдәм” мәчетенә экскурсияләр килү дәвам итте. Язгы каникул вакытында без Саба районының Эзмә урта мәктәбеннән 3 нче сыйныф балаларын кабул иттек. Укытучы Рәмзия Хуҗахмәтова: “Минем күптән инде укучыларымны “Ярдәм” мәченә алып киләсем килә иде. Мин аларның азрак үсүләрен көттем. Сыйныфта төрле укучы бар. Кайберләренең укулары авыррак. Минем балаларга сәламәтлекнең кадерен белергә кирәклекне күрсәтеп кайтасым килде. Сау-сәламәт бала теләге булганда барысына да ирешә ала. Безне монда бик җылы каршы алдылар. Кайнар, җылы ризыклар ашаттылар. Без бик рәхмәтле”, - диде.

Экскурсиягә килгән балаларның берсенең әнисе Энҗе Вахитова да “Ярдәм” мәчете – тенәкләндерү үзәгендәге экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты: “Балаларның да, үзебезнең дә “Ярдәм” мәчетенә беренче керүе. Балалар, килеп кергәч: “Нинди мәчет соң бу? Нишләп болай коляскаларда утырып йөриләр? – дип, аптырап та калды. - Аларда күрмәүчеләр эшләгән кул эшләре зур кызыксыну уятты. Менә сукыр көе дә эшли алалар икән бит дип әйттеләр”.

Дөньяда нәрсә көчле?

Бу юлы традицион “Имам сүзе” сәхифәсендә вәгазьне “Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов сөйли. Дөньяда нәрсә көчле булып санала? Тимерме, утмы, әллә сумы? Җилме, таумы, әллә кешеме? Чын-чынлыкта нәрсәнең көчле икәнлеген бу видеоны карап җавап бирергә мөмкин.

Хәерле гомерләр барчабызга да! Әссәләмәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Күзәтүне Римма Гатина ясады.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе