"Ярдәм" хәйрия фонды видеожурналы Ислам диненең асылын тормыштагы эш-гамәлләр, кеше язмышлары аша чагылдырган

Бөтен дөньяда яшәүче мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете быел Казанда оештырылган Игелек атнасы чаралары белән туры килде. Корбан бәйрәме дә, Игелек атнасы төрле дин һәм төрле милләт кешеләрен якынайта, игелек кылырга һәм юмартлыкка чакыра, гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалый. Укучыларыбыз, Зөлхиҗҗә аенда булган олуг вакыйгалар – Корбан гаете, хаҗ гыйбадәтен кылу, шулай ук “Ярдәм” мәчетендә булган вакыйгалар белән танышып, видеожурналны караудан тәм табачак. Видеожурнал бик эчтәлекле итеп, Ислам диненең асылын тормыштагы эш-гамәлләр, кеше язмышлары аша чагылдырып бирә алган.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 02

Корбан гаете турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, - дип әйткән. Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, корбанлык итен гаиләсенә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәл кыла. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Бөтен дөньяда яшәүче мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен, хаҗ гыйбадәтен үзендә саклаучы мөбәрак аебыз узып китте. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнен һәр мөселман зур әзерлек белән каршылый. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды булышлыгы белән хаҗ сәфәренә киткән дин кардәшләребез дә әлеге көнне барлык хаҗилар белән берлектә изге җирләрдә каршылады. Ә без исә Корбан гаетен билгеләп үттек.

Корбан бәйрәме төрле дин һәм төрле милләт кешеләрен якынайта, игелек кылырга һәм юмартлыкка чакыра. Корбан итен кемдер түшкәсе белән, кемдер бер өлешен – ягъни мохтаҗлар өлеше дип әйтик, мәчеткә калдырып, олы савап эшләде бу көннәрдә. Алар "Ярдәм" мәчетенә азкеремле кешеләр, күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм ятимнәр өчен корбан ите алып килде.

Ә җыелган итнең берникадәре ел дәвамында “Ярдәм” дәвалау-укыту үзәгендә тернәкләнү узучы күрмәүчеләргә, курсларга җыелган мөмкинлекләре чикләнгән кардәшләребезгә ризык әзерләүгә тотыла. Шактый өлеше бәйрәм күчтәнәче итеп мәхәлләбездә яшәүчеләргә генә түгел, бөтен Казан халкына – мохтаҗ булганнарга өләшенде. Үз аяклары белән йөри алмаучыларга корбан сыен илтеп тә бирделәр.

Шулай ук “Апрель” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм йөзеннән дә, корбан сые таратылды. “Ярдәм” фонды балаларны һәм аларның ата-аналарын мәчеткә чакырып кунак итте.

Корбан гаете көнендә аш-су осталарыбыз яңа чалынган корбан итеннән кайнар шулпа һәм пылау әзерләп, мәхәллә халкын сыйлады. Аллаһы Тәгалә изге ният-гамәлләребезне кабуллардан кылып, әҗерен бирсә иде.

Корбан гаете сыеннан колонияләрдәге дин кардәшләребез дә авыз итте. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Кызыл ярымай җәмгыятенең төрек вәкиллеге белән берлектә туплаган 4 тоннадан артык корбан ите белән ике көн дәвамында 12 меңнән артык кеше тукланды. Мөселман булганнар да, мөселман булмаганнар да, колония хезмәткәрләре дә бәйрәм рухын тойсын, Корбан бәйрәменең нәрсә икәнлеген белсен дип, зур тырышлык куелды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге әгъзалары өчен оештырылган хәйрия мәҗлесе узды. Әлеге хәйрия мәҗлесен оештыруда "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, Кызыл ярымай җәмгыятенең төрек вәкиллеге һәм "Мөселманнар кулы" хәйрия фонды катнашты. Изге күңелле хәйриячеләр мәҗлес оештыруның да, мохтаҗларны, ятимнәрне корбан ите белән сыйлауның да бары бер Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә башкарылуын әйтте. Корбан ите белән сыйлау биредә матур традициягә әйләнде.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды елның-елында физик мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнарның хаҗын оештырып килә. Моңарчы изге җирләргә күрмәүче һәм начар күрүче мөселманнар гына бару бәхетенә ирешсә, быел исә фонд ишетү белән проблемалары булган һәм коляскада йөрүчеләргә дә Исламның фарыз гамәле - хаҗ гыйбадәтен үтәргә ярдәм итте. Алар барысы да “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге курсларында белем алган, хаҗ турында ишетеп, үзләре дә изге җирләргә барырга хыялланган кешеләр. Ә хәзер инде хаҗдан алган тәэсирләр күңелләреннән ташып чыга.

Физик мөмкинлекләре чикле дин кардәшләребезне хаҗда озатып йөргән олы йөрәкле Мәликә ханым Гыйльметдинованың бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Ул хаҗны барлык мөселманнар өчен дә зур сынау дип саный. “Сау-сәламәт булган кешеләргә дә хаҗның барлык шартларын да үтәп чыгу җиңел түгел. Физик мөмкинлекләре чикле булганнарга бигрәк тә. Юлыбызда нинди генә авырлыклар очраса да, без изге җирләрдә хаҗ кылып, туган якларыбызга әйләнеп кайттык”, - ди Мәликә ханым.

"Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" икенче халыкара фәнни-илаһият конференциясендә катнашучылар "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды эшчәнлеге белән танышты. Халыкара җыенда Кытайдан зур делегация катнашты. Шулай ук Азия илләреннән - Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикалардан кунаклар бар иде. “Ярдәм” фонды алып барган проектлар һәм "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге белән танышу кунакларны бик тәэсирләндерде, хәтта аптырашта да калдырды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр эшләү тәҗрибәсен үз төбәкләрендә җәелдереп җибәрергә теләүчеләр дә бик күп булды. Кунаклар биредә курслар үтүчеләрнең (күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр, коляскада һәм арбада йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр) тернәкләнү узып кына калмыйча, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алуын билгеләп үтте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе