![](/_pu/155/25160171.jpg)
(Татар мөселман хатыннарына мөнәсәбәтле ир-хатын әдәпләре)
Рисалә
Ислам дине шәригать хөкемнәре тормышның барлык өлкәләрен дә үз эченә ала. Шуларның берсе — мөслимә хатын-кызларының үз-үзләрен тотышлары, әдәп вә әхлаклары белән бәйләнгән. Иманлы бәндәләр бу кагыйдәләрне белергә һәм тормышларында аларны, ул йолаларны үтәргә, яшәү рәвешләре итәргә тырышырга тиешләр. Шуның белән үзләрен гөнаһтан вә ялгышлардан саклап кала алырлар дип беләбез. Әмма моңа кадәр бу мәсьәләләр матбугатыбызда тулы килеш кузгатылмаган иде. Заман таләбен исәпкә алып, бу хакта сүзне башларга булдык.
Татар халкында кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, икътисади кануннарга гына түгел, бәлки әхлакка һәм йолаларга да нигезләнеп үсә. Шуңа күрә дә җәмгыять корып яши белү милләттә ничә мең еллар буена тотрыклы хәлдә сакланып килә. Әхлак вә әдәп мәсьәләләренә күз йомылган яки алар икенче планга калдырылган чорларда үсеш бары тик икътисади кануннарга һәм сәяси-идеологик карашларга гына таянылса, шундый тормыш белән яшәүчеләр бер аягында гына басып торган кешегә охшаган булып калалар. Алар, озак та үтми, рухи ныклыкны югалта, рухи үсештән туктыйлар, рухи яктан таркала башлыйлар. Менә шушындый хәлләр булмасын өчен ил халкы үзенең яшәешендә икътисади вә әхлакый кануннарның икесенә дә нигезләнергә омтыла. Шәригать кануннарын мәйданга чыгарган ислам дине барча бәндәләрне нәкъ менә шуларга өйрәтә дә инде.
Кайберәүләргә ул кагыйдәләр ошар, ә кемнәрдер аларны хәтта өнәп тә бетермәсләр. Әмма кануннарны белмәү кешене барыбер гөнаһтан сакламый. Өйрәтмәләрендә шәригать хатын-кызның хокукларын санга сукмый дип бәхәс куптаручылар да бар. Алар хаклымы икән? Юк, билгеле. Бу хезмәтебезнең “Сөекле ханымнар күрке” дип аталуы да алдан белдереп тора, анда хатын-кызларга бәйле дини мәсьәләләр иҗтимагый тормыш шартлары белән бәйле ачыклап аңлатыла.
Хатын-кызлар ирләрдән күркәмрәк һәм алар әхлак-әдәп ягыннан да шактый аерылып тора, оялчан һәм нечкә күңелле булалар. Һәм менә, ислам дине кушканча, ирләр шушы җылы җанлы сөйкем ияләренә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешләр соң? Аларның үзләренең ни сыйфатлы булулары яхшы? Шушы четерекле мәсьәләләргә дин юлында эзләнүләргә корылган хезмәт укучыларга тәкъдим ителә. Тормышның катлаулы һәм тагын да четерекле була баруы исәпкә алынып, фикер үсешенә, дөньяны аңларга ярдәм итүче хикәятләргә һәм мөнәҗәтләргә дә аерым урын бирелә. Аларны укып, фәһемләп, укучы күңел тәҗрибәсе туплый алачак.
ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КАРАТА ШӘФКАТЬЛЕ
ҺӘМ ДӘ ЯХШЫ МӨНӘСӘБӘТТӘ БУЛУ ХАКЫНДА
ТАЛӘПЛӘР ВӘ КАГЫЙДӘЛӘР
Әхлаксызлык — кыйблаңны югалтып, тайгак юлга керү белән бер, кайда егылып башыңны ватасыңны һәм үзеңне харап итәсеңне күз алдына да китерергә дә мөмкинлек калдырмый.
Шәригатьтә ир кешедән өендәге хатын-кызларга, үз балаларына вә ата-аналарына карата бик тә шәфкатьле, мәрхәмәтле, яхшы мөгамәләне таләп итә. Шушы ук таләп хатын-кызларга да куела. Алар һәммәсе бер-берсенә карата күркәм мөнәсәбәттә булырга һәм бер-берсен җәбер-золымнан сакларга бурычлы. Бу әдәп-йоланы тоту вә ныгыту — гаиләнең бәхетен, башкарган эшләрнең файдасын, кылган кәсепнең хәерле булуын һәм дәвамлылыгын, ахирәт тормышында савап вә дәрәҗә алу өчен сәбәп хасил итә. Хатын-кызларның акыл ягыннан — кыска, сабырлыкта — сай, куәт мәсьәләсендә — зәгыйфьлекләре өчен, Аллаһы Тәгалә ирләр ягыннан аларга карата күркәмлек белән тереклек кылуны вә мәрхәмәтле, миһербанлы булуны таләп итә: «Хатыннарыгызга күркәм холык вә йомшаклык белән тереклек кылыгыз!» — дип белдерә. Мондый таләпләр куелган аятьләр Коръәндә шактый күп.
Мөхәммәд Пәйгамбәребез хәтта үлем түшәгенә яткач та, имам Газәли хәбәрләренә караганда, мөселман ирләргә васыять итеп: «Биш вакыт намазны вакытында укыгыз, кол вә кәнизәкләрегезнең хакларын бирегез һәм үтәгез, аларга җәбер вә золым кылмагыз, аларга көчләре вә тәкатьләре җитмәгән эшләрне мәҗбүри эшләтмәгез, хатыннар хакында Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, ягъни аларга җәбер вә золым кылмагыз, алар белән мәрхәмәтле булып, алар белән яхшы торыгыз, чөнки ул хатыннар сезнең кулыгыздагы әсирләр кебек!» — дигән. (Хәдис)
Риваятьләрдән күренгәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр шулай ук әйтә торган булган: «Җәбраил фәрештә хатын-кызларга карата мәрхәмәтле вә шәфкатьле булуны, яхшылык эшләүне һаман-һаман миңа әмер итеп тапшырды; хәтта мин теләмәсәм дә, Җәбраил галәйһиссәлам хатыннарны талак кылып аеруны да харам эшләрдән дип белдерә». (Хәдис)
Мөхәммәд Пәйгамбәр исә үзенең хатыннарына бик тә мәрхәмәтле вә шәфкатьле булган, аларга тавыш күтәреп әмер бирмәгән, сораган үтенечләрен канәгатьләндерергә тырышкан һәм мондый эшләрен хатыннары да аяк астына салып таптамаганнар. Хатын-кызга карата булган рәхим вә шәфкать-мәрхәмәт ирләргә савап һәм әҗерләр китерә, башкарган хезмәтнең файдасын бирә. Инде дә ул хатын бала анасы икән, мәрхәмәт вә миһербанлык ата һәм ир кешегә икеләтә кайтарыла, бәхетен тагын-тагын да арттыра.
Үз якларыннан хатын-кызлар да затларына бәрабәр рәвештә яхшы холыклы вә йомшаклык иясе булырга хаклылар. Халык арасында, «ирдәүкә» дип, ир-ат холкына тартым хатыннарны кимсетеп карауга килгәндә, моны дөрес эш, диләр. Үзенең заты йомшаклык җенесеннән булуга карамастан, каты ирләр юлыннан киткән хатыннар, хәтта зина кылып йөрмәсәләр дә, зина кылучылар рәтеннән каралырга вә чиркандырырга тиешлеләр. Зат белән затны бутау — харам, иләк белән чиләкне бутау кебек. Шуңа күрә, әгәр дә хатын-кызларда үз җенесләре вә затларында күрелмәгән сыйфатлар пәйда булса, әдәп вә әхлак төшенчәләре үзгәргәнлек вә кимү галәмәтләре сизелсә, андыйларга карата ирләр салкын торырга тиешле.
Хатын-кызларда холыксызлык, акылсызлык, кирелек орлыклары тиз борынлаучан. Тезгеннәре — кыска, аңа басып, үзләрен-үзләре тиз генә туктата алмыйлар. Шуңа күрә дә халык арасында: «Хатыннарның яхшысы — юк, әмма алардан башка тору да мөмкин түгел»,— дигән әйтем яшәп килә. Гарәп голамәләреннән бөек имам Шәфигый Ногман бине Сабит хәзрәтләре дә: «Хатыннар безнең өчен шайтан итеп яратылганнар. Аллаһы Тәгалә сыендыр алар явызлыгыннан»,— дип, шаяртып булсын, сынап-кисәтеп булсын, юкка гына белдермәгән. Әмма дә ләкин барлык хатын-кызларны да берьюлы бер чыбык белән суктырып үтү дөрес булмас иде. Болындагы гөлләрдәй, төрле-төрле төстә алар. Берсе икенчесенә охшамаган. Әмма дә ләкин хатын-кызлар үзләренең күңел төпләрендә шайтан коткысыннан калган бер каралык барлыгын белергә вә аны агартырга-сафландырырга омтылырга тиешләр. Юктан гына Анабыз Хәува (Хава) хәзрәтләре, җәннәт бакчасында яшәгән вакытында, Шайтан сүзен тыңладымы? Юктан гына Атабыз Адәм, үзенең шушы иркәсе Хәува үтенечен тотып, ахырда оятка калдымы? Шуңа күрә дә һәрбер ир кеше хатын-кызның шайтаны котыртудан сакланырга вә шәфкать-мәрхәмәт белән аларны иркәләп, күңелләрендәге бер нокта кадәрле каралыкны да юар өчен ярдәмнәрен кызганмаска бурычлылар.
Фәрит ЯХИН