Бер утырып чыккан кешеләр кабат төрмәгә эләкмәсен өчен, РФ Иҗтимагый палатасы төбәкләрдә махсус комиссияләр төзеде

Бүгенге Россиядә төрмәләрдә утыручы 670 меңләп кеше исәпләнә. Ел саен 3 мең кеше иреккә чыга, 4 меңләбе рәшәткә артына эләгә. Кабат ирегеннән мәхрүм ителүчеләр 50-60 процентны тәшкил итә. Ел башында РФ Президенты В.Путин, РФ Прокуратурасы коллегиясендә чыгыш ясаганда, дистә еллар эчендә беренче тапкыр җинаятьчелекнең 10-15 процентка, кайбер төбәкләрдә хәтта 40 (!) процентка артуын хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 19

Бу проблеманың тамырлары кайда, ничек туктатырга бу хәлне? Иректән мәхрүм ителгәннәр белән Россиядә нинди эш алып барыла? Төрмәгә кабат эләгү очракларын ничек киметергә мөмкин?

Россиядә 2008 елдан бирле “төрмә” омбудсмены институты" эшләп килә. Монысы инде нинди омбудсмен инде тагын дип сорау бирергә ашыкмагыз. Әлеге институт алда искә алып үткән мәсьәләләрне хәл итүдә үзеннән өлеш кертергә тиеш дип санала.

2008 елның 10 июнендә кабул ителгән “Иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать күзәтчелеге һәм иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарындагы затларга ярдәм итү турында” Федераль закон нигезендә һәм 3 ел саен Россия төбәкләрендә иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре (русча ОНК) оештырыла. Быел да 20 октябрьдә Федерациясенең 42 субъектында РФ Иҗтимагый палатасы катнашында иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре оештырылды.

Таныклыклар тапшырылды, вазифалар билгеләнде

Татарстандагы комиссиягә 12 кеше керде. Бу кешеләр иректән мәхрүм ителгәннәр белән бәйле проблемаларны төптән белә. Теориядә түгел, ә гамәлдә аларның хокукларын яклауда ярдәм итәргә әзер. Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев бар. Шулай ук исемлеккә Зарипов Альберт Якубович, Карпухин Кирилл Алексеевич, Клюков Василий Дмитриевич, Основ Михаил Федорович, Расческова Лариса Владимировна, Семин Георгий Геннадьевич, Тимофеев Николай Иванович һәм Хисамов Рамил Иршатович керде. Быел иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенә беренче тапкыр бу юнәлештә бөтен барлыгын биреп, янып эшләүче Азат Гайнетдинов сайланды. Ул - ТР Иҗтимагый палатасы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе карамагындагы иҗтимагый советы әгъзасы, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе.

Бу атнада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин әлеге комиссия әгъзаларына зур вәкаләтләр бирә торган таныклыклар тапшырды, аларның вазифалары, бурычлары белән таныштырды. Әлеге комиссияләр иректән мәхрүм итү урыннарында күзәтчелек итә – андагы яшәү шартларын, төрмәдәгеләрнең хокуклары бозылмыймы икәнлеген карый, әмма җинаять-процессуаль эшчәнлек алып бару белән бәйле чараларга катыша алмый. Ни генә дисәң дә, төрмәләрдә безнең Россия гражданнары утыра. Төрмәдә утырганда ук, алар белән тәрбия эше алып барырга, колакка сәеррәк яңгыраса да, аларның хокукларын якларга кирәк.

Баштан ук сезнең “Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре нәрсә эшли соң алар?” дигән соравыгызга җавап биреп, алда искә алып узган Федераль закон белән танышырга киңәш итәр идем. Әлеге закон “төрмә” омбудсменнарының хокукларын һәм вазифаларын төгәл билгели. Комиссиянең максат һәм бурычлары - 6 статья, эш формалары 15 статья белән тәфсилләп бирелгән. Эш формаларының берничәсе белән сезне дә таныштырып китәбез. Комиссия әгъзалары, күзәтчелек итү максатыннан, ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарында була. Төрмәдә утыручылардан һәм аларның хокукларын бозылу турында хәбәре булган затлардан килгән тәкъдимнәр, гаризалар һәм шикаятьләрне карый. Җәмәгатьчелек күзәтчелегеннән соң карарлар әзерли. Әлеге карарлар тәкъдим итү рәвешендә була. Комиссия әгъзалары шулай ук, иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту шартлары үзгәргән вакытта, җинаять-башкару законнары нигезендә төзәтү комиссияләре эшендә катнаша ала һ.б.

Комиссия әгъзалары, бу юнәлештә эш алып барганда, республикадагы көч структуралары, судлар, прокуратура органнары, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкил белән килешеп, аңлашып эшләргә тиеш була. Таныклыклар тапшыру чарасына да бу органнарның вәкилләре килгән иде. Алар комиссия әгъзаларына хәер-фатыйхасын бирде.

Мәчет һәм чиркәү эшләгән төзәтү учреждениеләрендә кабат төрмәгә керүчеләр 5-6 % кына

Анатолий Фомин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе:

- Сезне РФ һәм Татарстан Иҗтимагый палаталары тарафыннан зур ышаныч күрсәтелү белән котлыйм. Эшегез бик катлаулы, ул законнарны яхшы белүне генә таләп итми. Иң элек рух күтәренкелеге һәм сабырлык, түземлек телим. Чөнки сез ирегеннән мәхрүм ителгән кешеләр белән эшләячәксез.

Безгә хокук бозуларны ачыклау мөһим. Әгәр хокук бозулар булган очракта, шул хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк булачак. Рәшәткә артына бени аңламыйча эләккән очраклар да, төрмәгә берничә мәртәбә кергәннәре дә бар. Монысы инде - сезнең өчен аеруча авыр эш.

Проблемалар булачак. Алардан башка мөмкин дә түгел. Сез аралашачак контингент та, алга куелган бурычлар да бер дә гади түгел. Мин җәмәгатьчелек белән хакимият вәкилләренең уртак тел табып, аңлашып эшләячәкләренә бер дә шикләнмим.

Рафаил Дәүлиев, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе:

- Комиссиянең эшчәнлеге нигездә безнең Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән бәйле. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте структураларына карый торган урыннарда тотылучылар да бар. Спектр бик киң. Мандатлар тапшырылган кешеләрнең 99 процентын без бик яхшы беләбез. Алар рус православие чиркәве һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте составында эшләп, үзләреннән бик зур өлеш кертә. Бу кешеләр үз вазифаларын намус белән башкара. Безгә йокымсырарга ирек бирмиләр. Инициативалар белән чыгалар. Мин Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе буларак, алар белән еш күрешәм. Алар хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ачык белә.

Ел нәтиҗәләре буенча Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе яхшы исәптә. Шулай да иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарында һәрвакыт килеп җитмәгән яклар, хәл ителәсе мәсьәләләр табылып тора. Иң мөһиме – аларны бергәләп хәл итәргә кирәк.

Кичә без Сәрия Харисовна Сабурская (ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил – ред.) белән ярлыкау буенча комиссиядә эшләгәндә бүгенге утырыш турында сөйләштек. Шунда Сәрия Харисовна: “РФдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москалькованың Россия Федерациясендә хокук саклау буенча эшчәнлек алып бару юнәлешендәге концепциясе әзерләнеп беткән диярлек”, - диде. Анда Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт аспекты зур урын алып тора. Бу юнәлештә безне җитди җитди үзгәрешләр көтә. Татарстанда иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарындагы затларның 98%ы - безнең гражданнар. Шуңа күрә без бу кешеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтергә тиеш.

Мин комиссия әгъзаларына зур вәкаләтләр бирүче таныклыклар алуына шатмын. Менә Илдар хәзрәт Баязитов миңа Татарстан Республикасындагы гына түгел, ә Алтай һәм башка төбәкләрдәге иректән мәхрүм ителгән кешеләр турында да әйтеп шылтырата. Татарстан мөфтияте структурасында иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләү бүлеген оештырырга кирәк.

Без зур вәкаләтләр бирдек: иректән мәхрүм ителгәннәрне тоту урыннарында чиркәүләр һәм мәчетләр төзедек. Без берничә төзәтү учреждениесе эшчәнлеген анализладык. Һәм шунда мәчет һәм чиркәү 15 елдан артык эшләгән 2 нче төзәтү учреждениесе эшчәнлеге мисалында төрмәгә кабат керүчеләрнең 5-6 процент кына булуын күрдек. Җәмгыятькә тагын нәрсә кирәк? Моның буенча гомуми күрсәткеч 50-60 процент бит. Менә бу юнәлеш үстерелми. Мин менә шундый бер кечкенә генә аспектны аерып чыгардым. Ә хәл итәсе мәсьәләләр һәм бурычлар бик күп. Илдар хәзрәт Баязитов, килү белән, шушы юнәлештә эшли башлады.

Минем Азат Галимҗан улы Гайнетдинов турында берничә сүз әйтәсем килә. 18 ноябрьдә Куркынычсызлык Советы дәрәҗәсендә иреккә чыккан затларны эшкә урнаштыру, аларга иректәге тормышка җайлашырга булышлык итү мәсьәләсе каралачак. Анда төп докладны “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов ясаячак. Ел башыннан Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе шушы төп модератор белән эшли. Алар ярдәм күрсәткән кешеләрнең саны бу өлкәнең тулуы турында сөйли. Әмма бу астан килгән инициатива, аны күтәреп алырга, дәүләт дәрәҗәсендә хупларга кирәк. Республика дәрәҗәсендә дә бу тәҗрибәне күреп алдылар. Әлеге оешма үрнәгендә ел башыннан төрмәдән чыккан һәм тормышта үз урынын тапкан 85 кеше эшкә урнаштырылды. Аларның күбесе гаилә корып җибәрде. Дәүләткә тагын нәрсә кирәк инде?

Без бер утырып чыккан затларның төрмәгә кабат эләгүе турында да сүз алып барабыз. Ел башында РФ Президенты В.Путин, РФ Прокуратурасы коллегиясендә чыгыш ясаганда, дистә еллар эчендә беренче тапкыр җинаятьчелекнең 10-15 процентка, кайбер төбәкләрдә хәтта 40 (!) процентка артуын хәбәр итте.

Менә мин еш кына Дәүләт Думасы депутатларының чыгышларын тыңлыйм, иректән мәхрүм ителгәннәр белән бәйле проблемалар турында беркем дә искә алмый диярлек. Ә алар илдә 670 меңләп исәпләнә бит. Ел саен 3 мең кеше иреккә чыга һәм 4 меңләп кеше төрмәгә эләгә. Бу проблеманың тамырлары кайда? Ничек туктатырга бу хәлне? Моңа “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре үз өлешен кертергә тиеш.

Әлеге чарада комиссия әгъзаларына республиканың суд, прокуратура вәкилләре дә үз теләкләрен җиткерде.

Җәмәгатьчелек сезгә ышаныч күрсәтә, зур өмет баглый

Роман Гафаров, ТР Югары суды рәисе урынбасары:

- Сез бу кешеләрнең иректән мәхрүм итү урыннарына суд карарлары нигезендә эләгүен яхшы аңлыйсыздыр. Әгәр бу кешеләр кабат хөкемгә тартыла икән, безгә дә бик авыр. Җәмәгатьчелек сезгә ышаныч күрсәтә, зур өмет баглый. Ул кабат төрмәгә кабат эләгүчеләрнең санын мөмкин кадәр киметү белән бәйле.

Дамир Динниулов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары:

- Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзаларына зур вәкаләтләр бирелә. Без һәрвакыт элемтәдә, бергә аңлашып эшлибез. Бәлки Эчке эшләр министрлыгы системасына тәрбия эше аның кадәр кагылмыйдыр да. Безнең өчен проблема булып нормативларга туры килә торган кешечә шартлар булдыру тора. Без моны һәрвакытта да тормышка ашырып бетерә алмыйбыз. Бу министрлыкның, шәһәр һәм район хакимиятләре теләгеннән генә тормый, финанслауда чикләүләр бар. Алдагы елларның бюджетлары 0,5, 0,7 һәм 0,9 процентка кысыла. Ул, әлбәттә, изоляторларга, вакытлыча изоляторларга кагылачак. 21 вакытлыча тоту изоляторын реконструкцияләргә һәм яңадан төзергә кирәк. Алар бүгенге көн нормативларына туры килми.

11-13 изолятор агымдагы һәм капиталь ремонтка мохтаҗ. Ел саен бүлеп бирелгән акча 4-5 изоляторны төзекләндерү өчен генә җитә. Бу мәсьәләне аңлап кабул итүегезне сорыйбыз, безнең хезмәткәрләр белән очрашканда болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләргә тиешенчә шартлар да тудыра алмыйсыз дип әйтмәслек булсын. Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләренең вакытлыча тоту урыннарында республика дәрәҗәсендә хәлдән килгәнчә тәртип урнаштырырсак иде. Әгәр бу эш тормышка чыкса, сезгә бик рәхмәтле булыр идек.

Арсений Савва, комиссиядә өченче чакырылышын эшли:

- Россиядә Татарстандагы комиссия нәтиҗәле эшләүчеләрдән санала. Эшебезне алга таба уңайлы шартларда, ышанычлы кешеләр белән республика хакына һәм иректән мәхрүм ителгәннәрнең хокукларын яклап дәвам итәсе килә.

Таныклыклар тапшырганнан соң, комиссиянең рәисе итеп бертавыштан Лариса Расческова сайланды, ул урынбасар итеп Азат Гайнетдиновны тәкъдим итте.

“Лариса Владимировна - тәҗрибәле кеше, дәүләт органнары белән дә эшчәнлекне оештыра белә. Мондый катлаулы мәсьәләләрдә бер дә җиңел түгел. Җәмәгатьчелек тарафыннан күрсәтелгән ышанычны намус белән аклау һәм үз вазифаларыгызны үтәү зарур”, - дип, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, комиссиянең эшенә старт бирде.

Язманы Римма Гатина әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе