Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән - Татарстан Президенты

Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә, кояш чыгу белән, дөньяның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештереп, җәһәннәмнән коткаруын һәм иминлеккә ирештерүен сорап дога кыла. Изге ай буена мөселманнар хәрәмнән тыелып, бары Аллаһ кушканнарны үтәп – шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тотты. Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 25. Фото:tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады.

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Мөселманнар өчен шатлыклы бу көндә, кояш чыгу белән, дөньяның барлык мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазы укыла: кешеләр Аллаһка чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештереп, җәһәннәмнән коткаруын һәм иминлеккә ирештерүен сорап дога кыла. Изге ай буена мөселманнар хәрәмнән тыелып, бары Аллаһ кушканнарны үтәп – шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тотты. Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән.

Ураза бәйрәме тынычлыкка, үсеш һәм алгарышка этәргеч бирә торган бәрәкәтле көчкә ия. Ислам дөньясында еш кына низаглар булып һәм каршылыклар туып торган хәзерге заманда өммәтнең бердәмлеге һәм күтәрелеше хакына татулыкка һәм камил акыл белән гамәл кылырга өндәү аеруча мөһим. Бу мөнәсәбәттән караганда, Татарстан мөселманнарыннан Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә үрнәк алырлык.

Төрле дин тотучыларның барысына да үсеш өчен бердәй шартлар тудырылган республикабызда мөселманнар борынгыдан туплана килгән рухи хәзинәләргә тугрылык саклый, иҗтимагый тормышта, динара һәм дәүләт белән конфессияләр арасында хезмәттәшлектә актив катнаша.

Соңгы айларда булып узган вакыйгалар хак юлдан баруыбызга саллы дәлил булды. Болар арасында Татарстан Республикасы мөселманнарының җиденче съезды, Татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» сигезенче бөтенроссия форумы, «Изге Болгар җыены» аеруча зур әһәмиятле. Сентябрь аенда беренче шәкертләрен кабул итәчәк Болгар ислам академиясе биналар комплексын төзү эшләре тәмамланды.

Татарстан мөселманнарының игелекле эш-гамәлләре һаман арта-ишәя барачагына шигем юк.

Һәммәгезгә ихлас йөрәктән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Ходай күңелләребезне иман, миһербан, мәрхәмәт һәм мәхәббәт нуры белән яктыртсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе