Пәйгамбәргә салават уку Аллаһка якынаю дигән сүз, Аңа үзеңнең буйсынуыңны һәм табынуыңны күрсәтү ул

Салават Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмне – Аллаһның хабибен мактауны аңлата. Фәрештәләрнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салаватлары – аларның истигъфарлары. Кешеләрнең салаваты исә хәер-дога әйтү, игелек теләү. Аллаһы Тәгалә Үзенең хабибен яраткач, якын күргәч, аңа салават әйтү Аллаһы Тәгаләдән үзеңә хәер-дога алу белән бер.

БӘЙЛЕ
2017 Дек 15. Фото:info-islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Барча мактау, олуглау Аллаһы Сүбханә үә Тәгаләгә һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә күңел түрләребездән дога-сәламнәребез, туктаусыз салават-шәрифләребез булсын.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Пәйгамбәрнең күркәм сыйфатлары хакында бәян итмәкче булам. Ул галәйһиссәләм ак тәнле, нурлы йөзле, урта буйлы, олуг башлы булган. Сөрмәле күзле, озын керфекле, кара төкле. Өстеннән киемен салса, эретелгән көмеш төсле була иде. Әгәр елмаеп көлсә, нур янып китә иде. Сөйләшә башласа, теш араларыннан нур чәчелгән кебек күренә. Алгы тешенең аралары ачык иде. Күркәм холыклы. Адәми затның иң баһадиры, иң юмарты, иң күркәм сыйфатлысы һәм гүзәле иде. Ике иңбаш аралары ерак булды, киң гәүдәле иде. Пәйгамбәрлек мөһере, кызгылт төстә булып, күгәрчен йомыркасы кадәрле иде. Аяк-куллары эре. Күз агында кызыл сызыклар бар иде. Чигәсе киң, кашлары нәзек булып, җәя кебек түгәрәк сызылган иде. Борыны нечкә, озынча, өсте аз гына калкып тора иде. Түгәрәк-куе сакллы, яңагы аз, тигез, озынчарак иде. Авызы килешле олуг. Иреннәре уртача. Ялтыравыклы ак тешле иде. Куәтле тәнле, киң күкрәкле иде. Беләкләре, иңбашлары, күкрәгенең югары тарафлары төкле иде. Аны кисәктән күргән кешене мәхәббәте баса иде.

Аның мәҗлесендә утырган кеше чын күңелдән аңа гашыйк була торган иде. Тиз йөрешле, йомшак кына басар, салмак кына атлар иде. Читкә караган вакытта бөтен гәүдәсе белән борылып карар иде. Йөргән вакытта җиңел йөрер иде, сөйләшкәндә сүзе ачык булып, һәркем өчен аңлаешлы иде. Пәйгамбәребез бик оялчан иде. Ул галәйһиссәләм ялганчылыкны яратмый иде. Бер кавемнең ишегенә килсә, йә уң, йә сул ягына килеп: “Әссәләәмү галәйкүм”, - дияр иде.

Йокларга ятканда, уң кулын яңагы астына куяр иде. Якыннарыннан берәр кызны кияүгә биргәндә, чаршау янына килеп: “Кызым, сине фәлән кешегә кияүгә сорыйлар, әгәр яратмасаң, бармыйм диеп әйт, алай әйтүнең ояты юк. Әгәр инде яратып риза булсаң, дәшмәсәң дә ярый. Шул ризалык булыр”, - дип әйтә торган иде. Һәртөрле авырлыкларга сабыр кылучы иде. Рәсүлүллаһның пәйгамбәрлек хатиме-мөһере аркасында күгәрчен йомыркасы хәтле миң кебек иде”.

Мөселман илчесенең рухын Аллаһ Илчесе Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә иман китерү аша сынау – Ислам диненең беренче таләбе һәм мөселманның төп бурычларының берсе. Болардан башка аның дине дә, иманы да тулы булмый. Бу турыда Изге Коръәндә дә, сөннәттә дә әйтелә, өммәтенең дә ул кылган изгелекләргә җавап итеп, бу турыда фикерләре бар. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм аша безне Үзенең чын дөрес диненә китерде һәм Үз юлына юнәлдерде, караңгылыктан яктылыкка чыгарды. Аллаһ ризалыгы өчен, җәһәннәмнән куркып һәм җәннәткә керәсе килеп кылган һәр гамәлебезнең арадашчысы Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм рәхмәте белән без Аллаһы Тәгләнең башка коллары өчен үрнәк булдык. Шуның өстенә Кыямәт көнендә күңелендә борчак хәтле генә булса да иман булган һәркайсыбыз аңардан яклау табар.

Әгәр дә Раббыбыз дин тәгълиматлары белән безнең тарафларга Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне җибәрмәгән булса, әлегәчә без сукырларча караңгылыкта калыр идек. Мөхәммәд галәйһиссәләм аша Ислам дине нуры бөтен җиргә таралып, кешелекне усаллыктан, рухый сукырлыктан, кыргыйлыктан саклап килгән. Пәйгамбәребезнең игелекләре белән бернинди бүләкләрне һәм нигъмәтләрне чагыштырып булмый, безнең йөрәкләрдә аңа карату ярату хисе иң зур урын алып торырга тиеш. Без аны үзебездән, әти-әниләребездән, балаларыбыздан да ныграк яратырга тиеш.

Хөрмәтле сәхабәләр дә аны нәкъ шулай яратканнар. Аның безгә килеп җиткән хәдисләре эчтәлеге белән безне гаҗәпләндерәләр һәм алар күпләргә билгеле. Менә шундыйларның берсе: “Әгәр дә мин җаныгызга балаларыгыздан, аталарыгыздан һәм башка кешеләрдән якынрак булмыйм икән, сезнең берегез дә чын мөселман була алмый”.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләмне ярату шәригать тарафыннан да тәкъдир ителгән, аны яратмаган кеше иманлы мөселман була алмый. Без аны яратуыбызны Аллаһы Тәгаләнең әмере белән аның игелекләре өчен мактау, шөкер итү аша белдерергә тиешбез. Шулай итеп, без аның чиксез мәрхәмәте һәм юмарт гамәлләре өчен бурычыбызны аз гына булса да кайтарырбыз.

Аллаһы Тәгаләне Аның Илчесе аша тапшырылган игелекләре өчен яратуыбызны Пәйгамбәргә салаватлар укып белдерү – чын хакыйкатьтер. Кешеләргә игелекләре өчен рәхмәт әйтмәү – Аллаһка да рәхмәт әйтмәү кебек ул. Пәйгамбәргә салават уку Аллаһка якынаю дигән сүз, Аңа үзеңнең буйсынуыңны һәм табынуыңны күрсәтү ул. Аллаһка шул рәвешле шөкер итү – Аңа гыйбадәт кылуның һәм якынаюның иң мөһим юлы. Бу рәвешле Үзенә гыйбадәт кылганнарга Раббыбызның нигъмәтләре чиксез.

Үзенең Илчесе Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең өстенлекләре һәм иң яхшы сыйфатлары турында Аллаһы Тәгалә: “Аллаһ Үзе һәм фәрештәләре Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә салават, и мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез”, - дип белдерә. Раббыбызның “әл-Әхзәб” сүрәсенең 56 нчы бу аяте Пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүенең икенче елында, Шәгъбан аенда иңдерелә. Ул алданрак иңдерелгән башка аятьләр белән бер чылбырда һәм алар барысы да Пәйгамбәребезне һәркем тарафыннан мактау, аның үзенә һәм якыннарына зыян китерердәй гамәл-сүзләрдән тыелу турында.

“Әл-Әхзәб” сүрәсенең 53 нче аяте Раббыбызның “И мөэминнәр, Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең йортларына аш мәҗлесенә барганда, ашның өлгергәнен көтеп тормыйча рөхсәтсез кермәгез, мәгәр керегез дип чакырылсагыз керегез, ашап-эчеп тәмам булгач, китерегез, бер-берегезнең хәлләрен сорашып озак утырмагыз, сезнең шулай утыруыгыз Пәйгамбәрне борчый, ул сезгә кайтыгыз дип әйтергә ояла, әмма Аллаһ хакны әйтергә оялмый” дигән сүзләре белән башлана. Бу аять Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Раббыбыз тарафыннан аерым хөрмәткә, олылауга һәм мактауга лаек икәнен күрсәтә.

Пәйгамбәр үзен бар иткән һәм бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмаган Раббыбыз һәм Аның фәрештәләре тарафыннан шулай мактала икән, без, мөэминнәр, бигрәк тә зур тырышлык белән аңа салаватлар укырга тиеш түгелме? Әлбәттә, “әйе!” һәм тагын бер кат “әйе!” Бу аять Раббыбызның һәм Аның фәрештәләренең, Пәйгамбәрне олылап, аңа фатыйха бирүеннән башлана һәм, Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең шәфкатьлелек, рәхимлелек кебек сыйфатларына сокланып, мөэминнәрне ни өчен Раббыбыз аңа Ислам дине таратуны тапшыруын аңларга һәм аңардан үрнәк алырга әзерли: “Ул, Аллаһ, кимчелектән ниһаять пакъ, патша, көчле һәм хөкем итүче. Ул, Аллаһ, укый-яза белми торган кавем эченнән үзләре кеби укый-яза белмәгән кешене – Мөхәммәдне дөньяның барча кешеләренә Рәсүл итеп җибәрде, ул Рәсүл кешеләргә Аллаһ аятьләрен укый һәм аларны бозык игътикадлардан пакъли вә аларга Коръәнне, шәригать хөкемнәрен өйрәтә, алар башта ачык адашуда булсалар да”.

Үз исеме белән янәшә Аллаһы Тәгалә һәрвакыт фәрештәләрен дә куя: “Дөрестән дә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салаватлар укыйлар...” Бу рәвешле фәрештәләрне олылап, бер үк вакытта Ул меңәрләгән кешеләр олылаган Пәйгамбәрне дә олылый. “Ә фәрештәләрнең саны шулхәтле күп, хәтта иксез-чиксез күкләрдә дә Аллаһ каршында тезләнмәгән фәрештәсез бер генә буш урын юк. Көн саен Аллаһы Тәгалә янына күкләргә 70 әр мең фәрештә менә һәм аларның берсе дә анда кабат кайтмый”, - дип хәбәр итә Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм күкләргә ашуы турында.

Әйткәннәрдән чыгып, Аллаһ Илчесенең олылыгын, аның дәрәҗәсенең нинди югары булуын аңларга була. Бер генә фәрештә дә, бер генә пәйгамбәр яисә илче дә Аллаһ тарафыннан мондый мактауга лаек булмый. Ул: “Дөрестән дә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр...” – дип әйткәндә, Раббыбыз, беркемгә дә булмаганча, Үзенең яраткан Пәйгамбәренә исеме белән түгел, бары тик Пәйгамбәр дип кенә мөрәҗәгать итә. “Дөреслектә, Ибраһимга ияргән кешеләр аның динендә булырга әһелрәкләр, янә Мөхәммәд галәйһиссәләм вә Коръән белән гамәл кылган мөэминнәрнең хуҗасы, аларның теләген үтәүче”.

Пәйгамбәрнең шәхси исемен – Мөхәммәдне Раббыбыз бик кирәк булганда гына куллана. Аллаһы Тәгалә кешеләрне Пәйгамбәребез белән нинди мөгамәләдә булырга өйрәтә: “И мөэминнәр, тавышларыгызны Пәйгамбәр тавышыннан артык күтәрмәгез, һәм бер-берегезгә кычкырып сөйләгәнегез кеби Пәйгамбәргә кычкырып сөйләмәгез, гамәлләрегезнең юкка чыгу ихтималы булганы өчен, әмма үзегез юкка чыкканны сизмәссез”, - ди.

Раббыбызның “салаватлар әйтегез” дигән аяте әмер рәвешендә бирелә һәм Пәйгамбәрне сәламләүне һәм аңа салаватлар әйтүне мәҗбүри итә. Бу аять Пәйгамбәргә салават әйтүнең мәҗбүрилеге турында шикләнгәннәргә җавап бирә. Бу мәҗбүрилек гомуми итеп бирелә һәм кайчан, ничә тапкыр, кайда укырга икәне күрсәтелми.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салаватлар әйтмәүнең нәтиҗәләре хәерле түгел. Бу турыда берничә хәдис бар: “Кем дә булса, минем исемемне ишетеп тә, салават әйтмәсә, шул кеше бәхетсез булыр”, “Минем исемемне ишеткәндә, салават әйтмәгән кешегә җәннәткә юл булмас”. Икенче хәдистә: “Минем исемемне ишеткәндә салават укымаган кеше турында мин: “Аллаһ аны Үзеннән ерак итсен. Әмин дип теләрмен”, - дип әйтелә. Күргәнегезчә, хәдисләрдә шактый кисәтү бар, һәр мөселманга алардан сакланырга һәм аларга җиңел карамаска кирәк.

“Минем исемемне ишетеп тә, салават укымаган кеше саран” дигән хәдис тә бар. Чынлап та, Пәйгамбәр галәйһиссәләм исемен ишеткәндә, салават укыр өчен акча да, көч тә таләп итмәгән сүзләрне кызганган кеше, Аллаһ белән ант итәм – иң саран һәм түбән кеше”, - диелә тагын бер хәдистә.

Ибн әл-Гарәби: “Шулай да Пәйгамбәр исемен ишеткәндә салават әйтергә кирәк дигән фикер белән килешү яхшырак”, - дигән. Галимнәрнең зур төркеме, җыелыш йә киңәшмә барышында да салаватлар әйтергә кирәк дип саный. Бу фикергә Пәйгамбәрнең “Кешеләр, нинди дә булса киңәшкә җыелып, анда һәрчак Аллаһны олыламасалар, Аның Илчесенә салаватлар укымасалар, бу аларның эшендә зур хата булыр һәм Аллаһ, Үз теләге белән, йә ярлыкар, йә җәза бирер” дигән хәдисе нигез булып тора. Бу турыда “Андый кешеләрнең күңелендә, җәннәткә эләксәләр дә, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү мөмкинлеген ычкындырганга үкенү хисе калыр” дигән хәдис тә бар. Менә ни өчен кайбер галимнәр һәр җыелышта бер генә тапкыр булса да салават әйтүне тиеш дип саныйлар, шул чакта бурыч үтәлгән саналыр. Күпсанлы салават әйтү фарыз санала, бигрәк тә кирәк дип саналган очракларда. Ә андый очраклар 40 тан артык.

Салават әйтү турында хокук белгечләренең фикерләре шундый.

Ә салават әйтүнең кирәкмәгән очраклары – җиде. Бу җиде очрак хокук белгече Әл-Миккаи шигырендә бирелә. Менә аның эчтәлеге: беренче – кешенең аягы таеп китсә, йә абынса, икенче – төчкергәндә, өченче – мунчада юынганда, дүртенче – корбан чалганда бары тик Аллаһны гына искә алу, бишенче – хатының белән җенси мөнәсәбәткә кергәндә, алтынчы – соклану һәм гаҗәпләнү белдергәндә, җиденче – сәүдә килешүе турында игълан иткәндә.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте:

- Миңа җомга көнне салават әйтүегезне арттырыгыз.

- Кем дә кем миңа күп итеп салават әйтә, ул бәндә миңа җәннәттә бик якын урында булачак.

- Кем дә кем миңа җомга көнне йөз мәртәбә салават әйтсә, шул бәндәнең йөзеннән Кыямәт көнендә нур балкыячак.

- Кем дә кем миңа җомга көнне мең мәртәбә салават әйтсә, бу дөньядан, җәннәттәге урынын күрмичә, ахирәткә күчмәс.

- Кем дә кем миңа йөз мәртәбә салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә шуның алтмыш хаҗәтен үтәр: шуның утызы бу дөнья өчен, утызы исә ахирәт өчен.

- Кем дә кем миңа җомга кичәсендә йөз мәртәбә салават әйтсә, ул бәндәнең нәкъ сиксән еллык хаталары юкка чыккан шикелле булыр.

Хәзрәти Җәгъфар әс-Садыйк радыйяллаһү ганһү: “Сөннәт гамәлләреннән – Мөхәммәд галәйһиссәләм һәм аның әһле-бәйтенә җомга көнне мең мәртәбә, башка көннәрдә исә йөз мәртәбә салават әйтү. Кем дә кем исә җомга көнне Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм һәм аның әһле-бәйтенә салаватны йөз мәртәбә әйтсә, ул бәндә йөз истигъфарга лаек булыр”, - диде.

Салават әйтә торган вакытлардан иң хәерлесе шушы 20 очрактыр

1) Азан әйтеп бетергәч, азан догасыннан соң.

2) Дога кылганда, салаватны доганың башында, уртасында һәм ахырында әйтү.

3) Мәчеткә кергәндә.

4) Бер мөселман икенче берәү белән очрашканда.

5) Берәр мәҗлескә җыелганда.

6) Берәр язуда Пәйгамбәребез галәйһиссәләм исемен язудан соң.

7) Һәр хәерле сүз, фикер әйткәндә.

8) Вәгазь сөйләгәндә, дәрес укыганда.

9) Көннең башында һәм ахырында.

10)Йокы килгән вакытта.

11) Төнлә йокыдан торып, төнге намазларга басканда.

12) Колаклар тынган вакытта.

13) Хәдис-шәриф онытылганда.

14) Салаватлар әйтүдән соң.

15) Коръәнне хәтем итүдән соң.

16) Гамь, хәсрәт вакытында.

17) Берәр теләк-хаҗәт булып дога кылганда.

18) Никах хөтбәсен укыганда.

19) Җомга көнендә һәм кичәсендә.

20) Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә.

Әлбәттә, салават бу 20 вакытта гына әйтелер дә башка чакта әйтелмәс дигән сүз түгел. Бу 20 урын – салават әйтүгә бик хөрмәтле булган вакытлар.

Салават Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре Мөхәммәд галәйһиссәләмне – Аллаһның хабибен мактауны аңлата. Фәрештәләрнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салаватлары – аларның истигъфарлары. Кешеләрнең салаваты исә хәер-дога әйтү, игелек теләү. Аллаһы Тәгалә Үзенең хабибен яраткач, якын күргәч, аңа салават әйтү Аллаһы Тәгаләдән үзеңә хәер-дога алу белән бер.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзе дә: “Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр, кем исә 10 салават әйтсә, Аллаһы Тәгаләдән 100 гә ирешер. Кем миңа 100 салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа икейөзлелектән котылуны һәм уттан котылуны насыйп итәр һәм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны шаһитләр белән бергә булдырыр”, - дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салават әйтергә кушып, Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек, өстенлек булдыра. Ишеткән кеше ишетмәгәнгә җиткерсә, изге бурычын үтәр, тагын да әҗерлерәк булыр.

Аллаһы Тәгалә шулай безгә хәлебездән килгәнчә салават әйтү, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең исеме искә алынганда аңа хәер-дога булуны насыйп әйләсен. Дәһшәтле Кыямәт көнендә иман әһелләренә вәгъдә ителгән Пәйгамбәребез шәфәгатенә ирешүләренә җиңеллек белән насыйп әйләсен.

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа галәйһиссәләмнең хәмед байрагы астында туплануыбызны насыйп итсен. Калебләребездә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата олы мәхәббәтне урнаштырсын. Ул сөю хәтта ата-анабыз, үз балаларыбызны яратудан олырак булсын.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатен һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җөмлә әһле исламга Кыямәт көненең куркынычларыннан имин булуын насыйп әйләсен. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе