Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгиин. Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.
Мәчеткә килеп, сәхәр һәм ифтар хакында сораулар бирәләр. Шул хакта мәгълүматны сезгә җиткерәсем килә.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Таң нуры караңгылыктан аерыла башлаганчыга кадәр ашагыз, эчегез, аннары ахшамга кадәр көне буе ураза тотыгыз. (Әл-Бәкара сүрәсе, 187 аять).
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм әйтте: “Сәхәр ризыгын ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкәт бар” (Бохари, Мөслим, Нәсаи, Тирмизи).
Сәхәрнең хөкеме: сөннәт.
Сәхәр ашау вакыты: Таң атканчы. Шунысына игътибар итәргә кирәк: таң беленә башлаганчы (беренче билгеләре күренгәнче) ашап бетерергә тиешле.
Әҗер-савабы: ураза тотарга ниятләгән кеше таң атканчы сәхәр ашамаса да, уразасы дөрес булыр, ләкин әҗер-сәвабы кимер, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәләәм сөннәтеннән булган булган бер гамәлне үтәмәгән була.
Әдәпләре: Сәхәрне таң алдыннан ашау хәерле. Сәхәр вакыты - төннең соңгы өлеше.
Сәхәрдә укыла торган дога:
Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәль-фәҗери иләль-мәгъриби хаалисал-лилләәһи тәгаалә.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Аннары, 2 рәкәгать сәхәр намазын укып, Аллаһтан җиңеллек белән кабул ураза тотарга насыйп итүен сорарга кирәк.
Ифтар (авыз ачу).
Хөкеме: сөннәт.
Ифтар ашау вакыты: Кояш баегач та, ахшам намазына кадәр. Шуннан соңрак вакытка хәтле кичектермәү хәерле.
Кылу тәртибе: сөннәт буенча хөрмә җимеше яки су белән авыз ачу мөстәхәб.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм әйтте: “Берәрегез авыз ачарга җыенса, хөрмә белән авыз ачсын, әгәр тапмаса, су белән авыз ачсын, чөнки. Дөреслектә, су чистарта”. (Тирмизи).
“Өч кешенең догасы кире кайтырылмас: гадел патшаның, авыз ачканга кадәр ураза тотучының һәм мәзлүмнең (рәнҗетелгән кешенең) догасы”. (Әхмәд).
Ахшам намазына кадәр зикер әйтеп, дога укырга кирәк.
Ифтар (авыз ачканнан соң) түбәндәге доганы укырга кирәк:
Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү.
Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыка.
“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.