Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Сихердән һәм күз тиюдән сакланыйк

Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрен булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зикер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә хөсетле кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде.

БӘЙЛЕ
2017 Май 05. Фото:trkarcha.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бүгенге вәгазем сихер, күз тию һәм күрәзәчелек хакында булыр.

Сихер сүзе – яшерен булу, яшерен йогынтыга ия булу дигәнне аңлата.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. (Шайтаннар, сихер китабын язып, Сөләйман галәйһиссәләәм тәхете астына куйдылар. Сөләйман үлгәч, бер шайтан, кеше сурәтендә килеп: "Әгәр Сөләйман галәйһиссәләм калдырган мирасын белергә теләсәгез, тәхет астын карагыз", – диде. Чыннан да тәхет астыннан бер китап табып алдылар, ул китапта сихер белеме язылган иде. Яһүдләрнең галимнәре: "Аллаһ сакласын, бу китапка иярә күрмәгез, бу китап Сөләйман китабы түгел, ләкин бу шайтан эше", – диделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман галәйһиссәләәмнән калган китап дип, сихерне кабул иттеләр).

Сөләйман галәйһиссәләм кәфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә шайтаннар кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәделәр, яки өйрәтсәләр: "Дөреслектә без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сезне сихер белән сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез, кәфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз", – дип әйтте. Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Ул сихерчеләр сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр АллаһТәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган, һич файдасыз булган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, алар, Тәүратта укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә Аллаһудан газаптан башка һичнәрсә юклыгын белделәр. Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар, әгәр белсәләр ("Әл-Бәкара" сурәсе, 102 нче аять).

Имам Рифаги үзенең “Тәйсир әл-Гали әл-Кадыйр” тәфсирендә бу аятьне шулай аңлата: “Элек (Аллаһ фәрештәләргә, янып торган йолдызлар белән шайтаннарны бәреп төшерергә боерганга кадәр) шайтаннар, фәрештәләрнең яшерен белемнәр, Җирдә булачак вакыйгалар, үлемнәр турындагы сүзләрен тыңлар өчен, күккә күтәрелеп, утыргычларга утырганнар. Алар күрәзәчеләргә барып, бу турыда хәбәр иткәннәр, ә алар башка кешеләргә нәрсәнең ничек булачагы турында сөйләгәннәр. Бу күрәзәчеләр (шайтаннарга) ышана башлагач, алар (үзләре ишеткәннәренә) ялган өсти башлаганнар, һәм бер чын сүзгә җитмеш ялган сүз өстәгәннәр. Кешеләр боларны китапларга язып барырга тотынганнар, Исраил балалары арасында җеннәр яшерен гыйлемнәргә ияләр икән дигән сүз таралган.

Шул вакытта кешеләргә Сөләйман җибәрелгән. Ул бу китапларны сандыкка җыеп алган да үзенең тәхете астына күмгән. Шайтан сандыкка якын килә башласа, янып үлә торган булган. Сөләйман: “Әгәр кемнең дә булса шайтаннар яшерен белемнәргә ия икән, дип сөйләп йөрүен ишетсәм, мин аның башып чабып өзәм”, - дигән. Сөләйман һәм аңа иярүче галимнәр вафат булгач, башка буын кешеләр килгән. Шайтан, кеше кыяфәтенә кереп, Исраил балаларының кайберләре каршына килеп баскан да: “Сезгә бетмәс-төкәнмәс хәзинә урынын күрсәтергә кирәкме?” - дип сораган. Алар аңа: “Күрсәт!” - дигәннәр. Шайтан аларга: “Тәхет астын казыгыз!” - дип әйткән. Алар белән барып, шул урынны күрсәткән, ә үзе читтән күзәтеп торган. Исраил балалары аңа: “Монда якынрак кил”, - дигәннәр. Ә ул: “Юк, ул сезнең кулда хәзер, әгәр дә аны таба алмасагыз, мине үтерерсез”, - дип җавап кайтарган. Алар күрсәткән бу җирне казып, андагы китапларны табып алганнар. Шуннан соң шайтан аларга: “Менә шул китапларда булган сихер белән Сөләйман кешеләрне, шайтаннарны һәм кошларны яулап алды”, - дип әйткән дә юк булган. Шул вакытлардан башлап кешеләр арасында Сөләйман сихерче булган, ә аның китаплары Исраил балаларында торып калганнар икән, дигән сүз таралып калган”.

Гарәп телендәге (سحر) сәхәрә фигыленнән барлыкка килгән. Гарәпләрнең (سَحَرٌ) – (гарәп телендә сәхәр булып яңгырый, таң алды вакытын аңлата), (سُحُورٌ) – (гарәп телендә сүхүр булып яңгырый, безнеңчә сәхәрне аңлата. Мәсәлән, (سَحَرٌ – сәхәр) сүзе “Зарият” (“Таратучы”) сүрәсенең 17-18 нче аятьләрендә китерелә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

كَانُوا قَلِيلًا مِّنَ اللَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ وَبِالْأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ

“Төннәрен аз йоклаганнар. Алар сәхәр вакытларында (таң алдыннан, яшерен вакытта, беркем дә күрмәгәндә) намаз, Коръән укып Аллаһтан ярлыкау сораганнар.

Сихер – ул төрле әфсеннәр уку, төеннәр бәйләү һәм кешеләрнең акылына, җанына-тәненә тискәре йогынты ясау. Сихерче – җеннәргә, шайтанга мөрәҗәгать итүче кеше, ул үзенең имансызлыгы аркасында аларга кирәк булган юньсез һәм динсез гамәлләр башкара. Сихерче аларны, ул җеннәр һәм иблис аңа сихерендә ярдәм итсен өчен эшли.

Алдарак сихерчеләр башкара торган теләсә нинди кабәхәт эшләрне санап китәрбез.

Сихерчеләр гади кеше белмәгән яшерен белемнәргә ия булулары турында сөйлиләр, сихер кулланып, башкаларның үлеменә ирешәләр, яраткан парларны бер-берсеннән аералар, кешеләр арасында үзара җылылык яки салкынлык хисләре тудыралар, аларның фикерләрен, карашларын үзгәртәләр (Гаид әл-Карнинең “Сихер дөньясы” китабыннан).

Имам Хафиз әз-Зәһәби үзенең “Әл-Кәбәир” (“Зур гөнаһлар”) исемле мәшһүр китабында: “Син юлдан язган никадәр күп кешеләрнең сихергә мөрәҗәгать иткәннәрен күрә алырсың. Алар моның иманнан язу икәнен дә аңламыйлар, аны бары тик тыелган гамәл генә дип исәплиләр!” – дип яза.

Шәригать атамалары нигезендә сихер ике төркемгә бүленә:

1. Әфсеннәр уку, төеннәр бәйләү, әфсенле бөтиләр тагу. Сихерче алар аркылы зыян салу өчен шайтаннардан ярдәм ала.

2. Сихерләнүченең тәне һәм аңына, аның теләк, сәләт һәм һәвәслекләренә төрлечә зыян салу өчен, төрле төнәтмәләр, кайнатмалар куллана. Боларны кайчак сөйдергеч сихер дип тә атыйлар.

Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дип сөйләгән: “Бервакыт Бәнү Зурейк кабиләсеннән булган Лөбәйд ибне әл-Әгъсам исемле бер ир-ат Аллаһның Расүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сихер салгач, Аллаһның Расүле үзе кылмаган ниндидер бер эшне үзе кылган кебек итеп үзен хис итә башлады. Ул кичен, я иртән, минем янда булган вакытта, тырышып Аллаһка ялварды: “Ий, Гайшә, син мин Аллаһтан сораган белемнәрен Аның миңа бирүен сиздеңме? Миңа ике ир кеше килде. Аларның берсе – минем баш очыма, икенчесе аяк очыма утырдылар. Шунда аларның берсе икенчесеннән: “Бу кеше нигә җәфалана?” – дип сорады. Икенчесе аңа: “Аны сихерләгәннәр”, - диде. Шуннан соң беренчесе тагын: “Ә аны кем сихерләгән соң?” – дип сорады. Икенчесе: “Лөбәйд ибне әл-Әгъсам”, - дип җавап бирде. Ә “Ул сихер кайда яшеренгән соң?” дигән сорауга ул: “Таралганнан калган чәчләре булган тарак һәм кипкән пальма яфрагында”, - дип әйтте. Шуннан беренче кеше аннан: “Ә сихер салынган ул әйберләр кайда соң?” – дип сорады. Икенче кеше: “Зәрвән” коесында”, - дип җавап бирде. Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) шуннан соң үзенең берничә сәхабәсе белән шул кое янына китте, ә аннан кайткач: “Ий, Гайшә, ул коеның суы - кына төнәтмәсе кебек кара иде, ә пальма агачы ябалдашындагы ботаклар шайтан башлары кебек иде”, - дигән. Мин аннан: “Аллаһның Расүле аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын, син аны куып чыгармыйсыңмы?”, - дип сорадым. Ул: “Аллаһ миңа бәрәкәт биргән һәм мин аны башкаларга явызлыкка юнәлтергә яратмыйм”, - диде. Шуннан соң ул (сихер булган бу коены) күмәргә кушты (Бохари, Мөслим).

Яһүдиләр, Лөбәйд ибне Әгъсам белән сөйләшеп, аңа Аллаһ Расүлен (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сихерләргә кушканнар. Ә ул алар арасында иң яхшы сихерчеләрнең берсе булган. Моның өчен аңа өч динар акча түләгәннәр. Ул, Аллаһ Расүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) өенә килеп йөргән бер кол кыздан Аллаһ Расүленең чәч бөртекләре торып калган тарагын сорап алган, аннан соң аңа сихер салган. Сихеренең көчен арттырыр өчен, аны кипкән пальма яфрагына төргән һәм Зәрвән коесындагы бер таш астына күмгән. Яһүдиләр Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) иң куркыныч сихерләрнең берсен кулланганнар, чөнки алар аны үтерергә ниятләгән булганнар. Ләкин Аллаһ аны аларның бу мәкерле эшләреннән аралап калган, аларның сихерләренең көчен киметкән. Аллаһның Расүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) 40 көн буена авырган , шуннан соң ул, үзенең бер хатыны белән йокларга теләгәч, моны эшли алмаган. Аллаһның рәхмәте белән авыру аның аңына һәм үз-үзен тотышына кагылмый калган.

Күз тию хакында Аллаһы Тәгалә болай дип әйтте:

Аннан өстәп:

– Әй, угылларым, шәһәргә бөтенегез дә бер капкадан кермәгез. Аерым-аерым, төрле капкалардан керегез! Юкса, мин сезне берничек тә Аллаһның җәзасыннан коткара алмам. Барлык хөкем Аллаһтадыр. Мин Аңа гына ышанам (“Йосыф» сурәсе, 67 нче аять).

Борынгы Шәрык һәм яһүди йолалары буенча, зур гаилә әгъзалары, күз тиюдән сакланып, шәһәргә барысы бергә бер капкадан керми торган була. Мисырга керә торган дүрт капка бар. Ягъкуб улларына әнә шул дүрт капкадан аерым-аерым керергә киңәш итә. Йосыфның агалары, аның кебек ук булмасалар да, шулай ук чибәрләр, тазалар, матурлар. Ягъкуб галәйһиссәләм, боларның берьюлы бер капкадан кереп, игътибардан читтә кала алмаячакларын аңлый һәм шәһәр халкы аларның матурлыкларына гаҗәпләнеп, күз тидерерләр дип курка.

Бу урында күз тию хакында сөйләп үтик әле. Күз тию хак, аннан саклану тиешле. Әмма ул Аллаһның рөхсәте булса гына тия.

Кешегә ничек күз тия соң? Бу бик гади. “Бәкара” сурәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «... Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тидереп тә...»

Зарар тигән икән, димәк, Аллаһның рөхсәте бар. Ә ни өчен Аллаһ рөхсәт итә?

Биредә сихер ясаучы да, күз тигезүче дә, аннан зыян күрүче дә гаепле. Зыян күрүченең гаебе күбрәк тә әле. Әгәр кеше көнләшеп карамаса, күз тими. Ә хөсетлекне, көнләшүне нәрсә китереп чыгара соң? Сезнең байлыгыгыз, матурлыгыгыз, белемегез, балагыз, гомумән, бөтен нәрсә кешедә көнләшү хисе тудырырга мөмкин. Ягъни кешенең ишек алдындагы сыеры да, аты да, сарыгы да көнләшү уята ала һәм аларга күз тия. Моны дәлиле шул – Рәсүлебез әйтеп калдырган: «күз тию» дигән. Шуңа күрә күз тию һич кенә дә җиңел нәрсә түгел. Кечкенә балалар күз тиюне аеруча авыр кичерә.

Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син Аллаһ биргән нигъмәтләрен булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зикер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә хөсетле кешенең күз карашы – агулы угы килеп кадала да инде. Аллаһны оныткан, масайган өчен, Аллаһ аны урынына утыртырга һәм теге кешенең хөсетлеге килеп, зарар тидерергә рөхсәт бирә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: “Күз тию – хак нәрсә”, - диде. Бу хәдиснең тулы әйтелешендә: “Кайсыгыз да булса үзегездә, байлыгыгызда яки башкаларда үзенә ошаучы әйберне күрсә, бу әйбернең хәерле булуын, бәрәкатен сорасын, чөнки күз тию – ул хак” дигән юллар бар.

Бер сәхабә, икенче кешенең тәненә карап: “Синең тәнеңнең төсе кияүдә булмаган кызларныкы кебек”, - дип әйткән. Бераздан соң теге, авырып, урын өстенә ята, үлем дәрәҗәсенә җитә. Бу хакта Пәйгамбәр галәһиссәләәмгә җиткерәләр. Рәсүл Әкрам галәйһиссәләәм килеп: “Нишләп сез кешегә карап, аны үлем дәрәҗәсенә җиткерәсез? Шуның өчен нәрсәнедер охшаткан вакытта, Сүбехәәнәллааһ, мә шәәә Аллааһ дип әйтегез!” – дип әйткән.

Әгәр сихерчеләр киләчәкне юраган вакытта ни дә булса дөрес әйтәләр икән, болар барысы да – иблис вәсвәсәләре. Иблис, Аллаһның фәрештәләргә биргән боерык һәм күрсәтмәләрен тыңлап торып, үзе ишеткәннәренең кайберләрен сихерчеләргә җиткерә, ә соңгылары исә, ул ишеткәннәренә үзләренең гөман, фараз һәм хыялларын өстәп, ярдәм сорап килүче кешегә ниндидер бер “ачыш” итеп тәкъдим итә. Күп кешеләр үзләренең киләчәкләрен белү һәм аны яхшырту өчен, сихерче һәм күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәләр, ләкин тәкъдир – бары тик Аллаһы Тәгалә кулында, бер генә җан иясе дә Аллаһ ризалыгыннан башка үз тәкъдирен үзгәртә алмый. Аллаһы Тәгалә Үзенең Расүленә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын): “Әйт: "Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидаять бирергә дә кадир түгелмен". Әйт: "Әлбәттә, мине Аллаһ хөкеменнән һичкем коткара алмас, әгәр Ул миңа зарар теләсә, мин, әлбәттә, Аллаһтан башка сыгыныр вә ярдәм сорар өчен башка бер затны тапмамын" (“Җен” сурәсе, 21-22 нче аятьләр).

Аллаһы Тәгалә тагын шулай дигән:

قُل لاَّ أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلاَ ضَرًّا إِلاَّ مَا شَاء اللّهُ وَلَوْ كُنتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لاَسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ

“Әйт: "Мин үземә файданы да, зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһның эше, Ул нәрсә теләсә, миңа шул ирешер. Әгәр Мин (яшерендәге) файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде ...” (“Әгъраф” сүрәсе, 188 нче аять).

Әгәр кешеләр һәм расүлләр арасында иң яхшысы да, үзенә дә, башкаларга да, Аллаһтан башка ярдәм китерә алмый икән, моны башкаларның башын бутап ятучы ниндидер сихерче һәм шарлатаннар ничек эшли алсыннар инде? Аллаһы Тәгалә аларның ялганнарын фаш, имансызлыкларын шәһадәт иткән! Алар, үзләре аңлатканча, кешеләргә бәрәкәт китерү һәм аларны бәла-казалардан аралауга сәләтсез генә түгел, ә үзләрен һәм үз күңелләрен аларга ышанып ачып салучыларның да бу дөньдагы тормышларын бәхетсезлеккә һәм ахирәттәге тормышларын мәңгелек газапларга дучар итәләр. Әгәр алар хаклы, барысын да беләләр икән, ни өчен алар җир астында яткан бар хәзинәләрне дә казып чыгармыйлар соң? Кодрәтеннән килсә, алар бәлагә тарыган кешеләрнең соңгы тиеннәрен тартып алып, бичара балаларын соңгы икмәк сыныгыннан мәхрүм итеп, аларның җилкәләрендә утырмаслар, шул хәзинәләре белән үз халкына дошманнары белән көрәшергә ярдәм итәрләр иде.

Кайбер кешеләрдә "Күрәзәчеләр беркайчан да дөресен әйтмиләрмени?" дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорау Аллаһ Расүленең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхәбәләрендә дә туган һәм ул аларга моның чын асылын аңлатып биргән.

Әбү Һөрәйра (Аллаһ аңардан риза булсын) Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) шундый сүзләрен тапшырган: “Аллаһ күктә нинди дә булса бер мәсьәләне чишкән вакытта, фәрештәләр, канатларын баш очларына кушып куялар да, Аның сүзләренә итәгать итеп, чылбырның ташка сугуындагы тавыштан, күк күкрәүдән курыккандагы кебек куркып, Аны тыңлап торалар, күңелләреннән бу курку киткәч, алар: “Аллаһ ни әйтте?” - дип сорыйлар. Аларга: “Чын хакыйкатьне, Аллаһы Тәгалә - Иң Бөеге”, - дип җавап бирәләр, ә шайтаннар, бер-берсе өстенә утырып (Суфиян ибне Гуйәйнә моны тасвир итеп язганча – кул очындагы бармаклар кебек), посып кына Аллаһның сүзләрен тыңлап торалар. Ишеткән сүзләрен алар, үзләреннән аста торганнарга сөйлиләр, һәм бу сүзләр, шул чылбыр буенча, сихерче һәм күрәзәчеләргә кадәр килеп җитә. Күктән атылган йолдызлар, аны тапшыручыны бәреп, бу сүзләр чылбырын өзәргә дә мөмкиннәр, кайвакытта бу чылбыр өзелми дә кала, шул чакта, бу сүзләрне ишетүчеләр аңа йөз тапкыр күбрәк ялган сүз өстәп, ярдәм сорап килүчеләргә тапшыралар. Кешеләр: “Ул безгә шул-шул көнне, шул-шул булачак дип әйтмәдемени?” - дип сорыйлар. Шулай итеп, күктән ишетелеп Җиргә кадәр килеп җиткән хак сүзләр кешеләрне шул күрәзәче һәм сихерчеләргә ышанырга мәҗбүр итәләр” (Бохари).

Алда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, күрәзәче яки сихерче юраган нәрсәләр арасында кайберләренең чынлап та дөрес булып чыгуы бар, тик моңа ирешер өчен, кешеләр үз иманнарыннан ачыктан-ачык ваз кичәргә, аңа күктән ишетелгән хәбәрләрне даими җиткереп торсын өчен, шайтаннар белән элемтәгә керергә тиешләр. Һәрберебез сайлау алдында торабыз: сихерчегә ышанып, имансызлык упкынына очаргамы, әллә инде, дөньялар Хакименә иман китереп, тулысынча Аңа сыеныргамы?

Имам әз-Зәһәби болай әйткән: “Син юлдан язган никадәр күп кешеләрнең сихергә мөрәҗәгать иткәннәрен күрә алырсың. Алар моның иманнан язу (көферлек) икәнен дә аңламыйлар, аны бары тик тыелган гамәл генә дип исәплиләр. Алар ул сихерчеләргә, үз киләчәкләрен сөйләсен, бу чакта ни эшләргә киңәш бирсеннәр дип керәләр, ә бу – зур көферлек бит! Еш кына кешеләр сихерчеләргә үзләрен кемнәндер яраттырырга ярдәм сорап керәләр, бу да көферлек, барлык сөйдергеч яки, киресенчә, биздергеч әфсеннәре – ширек һәм юлдан язу булып тора”, – дигән (“Әл-Кәбәир” китабыннан).

Мәчеткә кешеләр еш кына үзләрен, яки баласын өшкертергә дип киләләр. Өшкерү сүзе шөкер тамырыннан килә. Аллаһ Коръәндә дүрт җирдә: “Сез Миңа аз шөкер кыласыз”, - дип әйтә. Гомумән кеше авырлык килгәндә генә Аллаһы Тәгаләне искә төшерә башлый. Аңа мөрәҗәгать итә.

Аллаһ: “Мин сезне Үземә гыйбадәт кылыр өчен яралттым”, - дип әйтте. Нәрсә ул гыйбадәт? Аллаһ нәрсә тели, ярата, риза була - шуны үтәргә кирәк. Һәм нәрсәне ул теләми, яратмый, риза булмый, шуннан тыелырга тиешбез. Әгәр кеше, Аллаһка ышанып, инанып, Аллаһны гел истә тотып, гыйбадәтен үтәсә, бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булачак.

Инде кеше үзен сихердән, күз тиюдән, бозымнардан, күрәзәче янына барудан, явыз бәндәләрдән, җеннәрдән, шайтаннардан имин булыр өчен, иң элек Аллаһка ышанырга тиеш.

Һәрхәлдә Аллаһка таянырга һәм Аңа тәвәккәл итәргә тиеш. Шулай ук бөтен эшләрне "бисмилләәһиррахмәәниррахиим" дип башлап керешергә кирәк. Мунчадан, бәдрәфтән кала, “Ләә иләәһә илләллааһ Мүхәммәдүррасүүлүллааһ кәлимәсен” еш әйтергә мөһим. Кем “Аятел-көрси” иртән яктан укыса - көне буена, ә инде кич белән укыса, төне буена кешеләрнең зарарыннан, күз тиюдән, бозымнардан, шәйтан вәсвәсәсеннән, ерткычлардан имин булыр. Гел тәһарәтле булып йөрергә тырышырга кирәк. Мәчеткә еш барырга, намазларны вакытында үтәргә кирәк. Коръән укырга һәм аның белән гамәлләр кылу, зикер-тәсбих әйтү (Сүбехәәнәллаааһ, Әлхәмдүлилләәһ, Аллааһү әкбәр, Ләә иләәһә илләллааһ, Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһил галиййил газыйм, Әстәгъфируллааһ) зарур. Көндәлектә кулланыла торган догаларны укырга, гел кабатларга кирәк. Гыйлемле кешеләр янында булып, алардан файдалы гыйлем өстәргә кирәк.

Әгәр кеше үзен авыр хис итсә, бала гел еласа, шундый тәртип буенча гамәл кылырга кирәк:

Башта, 2 рәкәгать намаз укып, тәүбә кылырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Аннары түбәндәге тәртип буенча Корән укырга кирәк:

1) Әл-Фатиха сүрәсе,

2) Әл-Бәкара: 1-5; 163; 255-257; 284-286 аятьләр,

3) Әл-Гимран сүрәсе: 18; 26-27 аятьләр,

4) Әграф сүрәсе 54-57 аятьләр,

5) Исра сүрәсе: 110-111 аятьләр,

6) Мөэминун сүрәсе: 115-118 аятьләр,

7) Саффәт сүрәсе: 1-10 аятьләр,

8) Әррахмән сүрәсе: 33-40 аятьләр,

9) Хәшер сүрәсе: 21-24 аятьләр,

10) Җин сүрәсе: 1-4 аятьләр,

11) Күфирун сүрәсе,

12) Ихләс сүрәсе,

13) Фәләк сүрәсе,

14) Нәс сүрәсе.

Шулай ук, төнлә торып, тәһәҗҗүд намазы укып, Аллаһтан ярдәм, җиңеллек, шифа сорарга кирәк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман, ихсан, тәкъвалыкны насыйп итсен. Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга - туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Кешеләрнең һәм җеннәрнең зарарыннан имин кыл. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе