Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Шәйтан вәсвәсәсеннән сакланыйк!

Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, ансат дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).

БӘЙЛЕ
2017 Май 12. Фото:ok.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әльхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу дөньяда ике юл бар: ул - Аллаһ һәм шәйтан юлы.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

وَقُلِ الْحَقُّ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ فَمَنْ شَاءَ فَلْيُؤْمِنْ وَمَنْ شَاءَ فَلْيَكْفُرْ ۚ إِنَّا أَعْتَدْنَا لِلظَّالِمِينَ نَارًا أَحَاطَ بِهِمْ سُرَادِقُهَا ۚ وَإِنْ يَسْتَغِيثُوا يُغَاثُوا بِمَاءٍ كَالْمُهْلِ يَشْوِي الْوُجُوهَ ۚ بِئْسَ الشَّرَابُ وَسَاءَتْ مُرْتَفَقًا

Янә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләре, туры юл вә гадел хөкемнәре, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын һәм теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмыйча да кәфер булсын! Коръән юлы белән бармыйча, үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлек вә ул урын нинди кабахәт урын. (Кәһеф сүрәсе, 29 аять).

Аллаһы Тәгалә шәйтанны яралтты. Һәм ул безгә ачык дошман булып тора.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

أَلَمْ أَعْهَدْ إِلَيْكُمْ يَا بَنِي آدَمَ أَنْ لَا تَعْبُدُوا الشَّيْطَانَ ۖ إِنَّهُ لَكُمْ عَدُوٌّ مُبِينٌ

Ий Адәм балалары, Мин сезгә ґәһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошман. (Ясин сүрәсе, 60 аять).

Кем ул шайтан? Ул - җен токымыннан. Исеме Харис иде. Җирдә һәм күктә ул сәҗдә кылмаган урын юк. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә аның дәрәҗәсен күтәрде. Аңа гыйлем бирде. Ул фәрештәләргә укытучы булды. Җәннәт ачкычы аның кулында иде. Ләкин Аллаһ аны сынады. Адәм галәйһиссәләәмне яралткач, аңа сәҗдә кылырга боерды. Фәрештәләр барысы да сәҗдә кылганнар, ләкин бер Иблис кенә сәҗдә кылмады.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Тәхкыйк төп атагыз – Адәмне балчыктан халык кылдык, соңра күркәм сурәтле иттек, моннан соң фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә карап сәҗдә кылыгыз", – дип, фәрештәләр Адәмне хөрмәтләп сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул сәҗдә кылучылардан булмады.

Аллаһы Тәгалә: "Ий Иблис! Мин сине Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, сине сәҗдә кылудан ни нәрсә тыйды?" – дип сорады. Иблис: "Мин аңардан артыграк, чөнки мине уттан яралттың, әмма Адәмне балчыктан бар иттең", - дип җавап бирде.

Аллаһы Тәгалә : "Алай булса, җәннәттән чык! Аллаһының кушканына карышып җәннәттә сиңа тәкәбберләнү һич дөрес булмас, чык аннан, хур вә рисвайлар җөмләсеннәнсең", - дип боерды.

Иблис: "Ий Раббым, мине үтермә, кубарылачак көнгә чаклы яшәргә дөньяда миңа ирек бир", - дип үтенде.

Аллаһы Тәгалә җавабында: "Әлбәттә, мәгълүм вакыткача рөхсәт бирелгәннәрен, ягъни кыямәткәчә яшә", - диде.

Иблис үз сүзендә: "Адәм өчен мине аздырганың өчен, әлбәттә, бәндәләреңне алдап аздырмак өчен туры юлың өстендә утырачакмын. Янә аларны аздырмак өчен алларыннан, артларыннан һәм уңларыннан вә сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың», - диде.

Аллаһы Тәгалә: "Бозылганың вә рәхмәттән сөрелгәнең хәлдә чык җәннәттән! Кешеләрнең сиңа ияргәннәре белән бергә һәммәгезне салып, җәһәннәмне тутырачакмын", - диде. (Әграф сүрәсе, 11-18 аятьләр).

Шулай итеп, шайтан безгә дүрт яктан һөҗүм ясый. Алдан килеп, ул безне дөнья белән кызыктыра, аңа күбрәк вакытыңны бир дип, дөньяны бизәп күрсәтә. Арттан килеп: “Намаз укыма, яулык кимә, сакал җибәрмә, мәчеткә барма”, - дип, безне куркыта. Кешегә авырлык килгәндә, уң яктан килеп: “Сихерче, күрәзәче янына бар”, - ди. Сул яктан килеп: “Килешүләрне, әманәтләрне, биргән вәгъдәләрне боз”, - ди. Шайтанның кылган гыйбадәте, алган гыйлеме, булган тәҗрибәсе бездән караганда күбрәк һәм ул безнең зәгыйфь якларыбызны белә.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

يُرِيدُ اللَّهُ أَنْ يُخَفِّفَ عَنْكُمْ ۚ وَخُلِقَ الْإِنْسَانُ ضعيفا

Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, ансат дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар). (Ниса сүрәсе, 28 аять).

Иртә белән бер кеше янына фәрештә һәм шәйтан йөгереп киләләр. Фәрештә әйтә: “Башла көнне изге гамәлләр белән”, - ди. Шәйтан: “Башла көнне начарлык белән”, - дип, вәсвәсә сала.

Шәйтан менә ничек итеп әкрен генә кешене туры юлдан яздыра. Әгәр берәү Ислам дине белән кызыксына башласа, ул белгән һәм белмәгән кешеләргә аның хакында сөйләргә тели. Белүебезчә, кешеләр пәйгамбәрләрне ничек тыңламаган, шулай ук башкалар да аны кабул итмәсләр. Аннары фәрештә, килеп: “Аларга сөйләвеңнән файдасы юк, намазны укы. Чөнки намаз - иң зур Аллаһның зикере”, - ди. Аннан шайтан: “Фарыз намазларны гына укы, сөннәт һәм нәфел намазларны укымасаң да була”, - ди. Аннан кабат: “Күпме намаз укырга була, бераз Коръән дә укы, өйрән, ятла”. Аннан тагын, килеп: “Зикер әйт. Коръәндә күп җирләрдә зикер хакында әйтелгән”, - ди. Шуннан соң: “Зикер күп укыдың, гыйлем ал. Гыйлем алу һәр мөселман ир кешегә һәм хатын-кызга бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Аның өчен чит илгә дә барырга була”, - ди. Котыртуын дәвам итеп: “Телевизор кара. Дөньядагы хәбәрләр хакында белеш”, - ди. Бер мөселман, шулкадәр мөкиббән китеп, телевизор караганда: “Ярый әле реклама бар, намаз укыр өчен”, - дип әйткән ди.

Инде шайтанга каршы нишләргә була? Хәзер Шәгъбан ае бара, Рамазан аена кадәр 16 көн генә калды. Шуның өчен барыбыз да, тәүбә кылып, Аллаһтан гафу сорап, изге гамәлләрдә үзара ярышырга, Рамазан аен каршы алып, матур итеп, тынычлык-иминлек эчендә үткәрергә Аллаһ насыйп итсен.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе