Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!
Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.
Бу вәгазем “караклык” турында булыр.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Карак ир һәм хатыннарның кулларын кисегез кәсеп иткән явыз эшләренә җәза йөзеннән Аллаһудан. Аллаһ үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. Берәү, угрылык кылып, золым иткәннән соң тәүбә итсә, алган малны иясенә тапшырса һәм бөтен эшен төзәтсә, Аллаһ тәүбәсен кабул итеп, гөнаһын ярлыкар. Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле. (Маидә сүрәсе, 39-40 аятьләр).Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм әйтте:
«И, кешеләр! Бу дөньядан яшәп киткән кавемнәр тик шул сәбәптән һәлак булганнар: аларның зыялылары бернәрсә урласа, аны җибәргәннәр, зәгыйфьләре урлашса, аңа җәза биргәннәр. Аллаһы белән ант итәмен! Мондый эшне кызым Фатыйма эшләгән булса, һичшиксез, аның кулын да кистергән булыр идем», - дип әйткән.Әгәр дә Раббыбыз Аллаһы хөкеме буенча безнең илебездә дә каракларның кулларын киссәләр, ул чагында бик күп кешеләрнең кулларын кисәргә туры килер иде. Кайберәүләр Ислам дәүләтләрендә каракларга карата кулланылган шундый каты җәзаны аңламыйлар, гыйлемсезлекләре аркасында Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм әмере белән килешәселәре килми. Янәсе караклык кылган кешенең кулын кисү урта гасырдан калган кыргый гадәт. Шулай дип, үзләренә җиңеллек эзләп, җаваплылыктан качып, акланмакчы булалар.
Бүгенге көндә кемнәргә Аллаһы Тәгаләнең боерыклары караклык-угрылык кылырга комачаулык итә?! Әлбәттә, халыкны талау юлына баскан, караклык белән шөгыльләнгән кешеләргә. Әгәр дә безнең илебездә дә, мөселман илендәге кебек, кеше әйберен урлаган өчен каракларның кулларын киссәләр, берәү дә кеше малына кагылмас, кеше әйберен урламас иде. Фатирларны басып йөрүче дә, машина ишекләрен җимереп талаучы да, бакчаларда күп хезмәт түгеп үстергән җиләк-җимешләрне урлаучы да, үлчәгәндә ким үлчәүче дә, сатканда бәясен тиешледән артык куючы да булмас иде.
Бүгенге көндәге кебек күп санда полиция һәм мәхкәмә хезмәткәрләрен тотарга да кирәк булмас, төрмәләр дә бушап калыр иде. Аллаһы Тәгалә чыгарган хөкемнәрне үтәп яшәүдән халыкка, дәүләткә күпме файда, чөнки Раббыбыз Аллаһы Үзенең хөкемнәрен хикмәт белән билгеләгән. Каракны төрмәгә утыртып кына урлашуларны киметеп булмый. Төрмәдән иреккә чыккач, ул кеше барыбер урлау кәсебенә тотыначак. Мөселманнар ни өчен урлашудан ерак торалар? Урлаган өчен кул киселүдән курку гына түгел, ә төп сәбәп - Аллаһы Тәгаләнең хәерле рәхмәтеннән мәхрүм калудан курку.
АКШның Йель университеты психиатрлары (алар мөселман түгел), тикшерүләрдән соң, кул кисү куркынычы кешеләрне урлашудан туктата дигән нәтиҗә чыгарганнар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем үзенеке булмаган әйберне «минеке» дип дәгъва кыла, ул кеше бездән түгел, үзенә җәһәннәмдә урын хәзерләсен», - дип әйткән. Ягъни кеше әйберен үзләштерүче кеше мөселман түгел, ә җәһәннәмгә керергә хәзерләнүче булып чыга. Икенче бер хәдистә: «Берәү урланганлыгын белә торып та, шул әйберне сатып алса, ул хурлыкка калуда һәм гөнаһлы булуда урлаучының тиңдәше булыр», - диелә. Урлаучы да, урланганын белә торып, әйберне сатып алучы да җәһәннәм утына ризык булалар икән.
Бервакыт чүлдә яшәүче гарәпләргә инглиз илчесе килә. Үтеп барышлый, бер өй алдында күп акча ятканын күрә, ә янәшәдә беркем дә булмый. Аптыраганнан, йортка кереп, хуҗага: «Сез дә караклар юкмы әллә?» - дип сорау бирә. Йортның хуҗасы: «Юк, без дә каракларның кулларын кисәләр!» - ди. Илче:«Нинди кыргыйлык!» - дип гаҗәпләнә. Гарәп: «Дөресен генә әйтегез әле: сезнең илегездә көненә ничә кеше урлашкан өчен җавапка тартыла?» - дип сорый. Илче: «Иң кимендә 50 кеше» - дип җавап кайтара. Ә гарәп: «Ә бездә 40-50 елга бер мәртәбә генә бер каракның кулы киселде», - дип әйтә.
Габдуллаһ бин Абу Катада радыйяллааһү ганһү сөйли, Расулүллаһ салләллаһү галәйһи үә сәлләм бервакыт: “Угрыларның иң начары - шул, кем үзенең намазыннан урлый”, - дип әйтте. Сәхабәләр радыйяллаһү ганһү: «Йә Расулүллаһ, ничек инде үзенең намазыннан урларга була?” - дип сораганнар. Ул: “Кеше намаздагы рөкүгын һәм сәҗдәсен тиешле дәрәҗәдә үтәмәгәндә”, - дип җавап кайтарган.
Урлау начар эш булып санала. Угры кешегә нәфрәтләнеп карыйлар.
Дөньяда иң беренче итеп намазда булган Аллаһтан курку алыныр. Намазда катнашкан кешеләрдә Аллаһтан курку булмас. Пәйгамбәргә бер кеше турында сөйләделәр. Ул кеше төне буена намаз укый, аннары таң вакытында караклыкка чыга. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Ул кеше биш вакыт намазларны укыймы?” – дип сорады. Сәхабәләр: “Әйе”, - дип җавап кайтардылар. “Алайса намаз аны начар гадәтеннән тыячак”, - диде Пәйгамбәр галәйһиссәләм.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне һәм намаз укы, тәхкыйк намаз, фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә зикерләрнең иң зурысы, Аллаһы Тәгалә сезнең ни эшләгәннәрегезне белә (Ганкәбүт сүрәсе, 45 аять).Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.
“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.