Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” дигән күргәзмә ачылды

Ислам мәдәнияте музеенда моңарчы Россиядә күрсәтелмәгән ислам сәнгате әсбапларын тәкъдим иттеләр. Экспонатларның кыйммәтен хәтта сәнгать белгечләре дә атый алмый. Аларның кайберләре дөнья музей тупланмаларында да сирәк очрый. Мәсәлән, XVIII гасырга караган Занзибардан китерелгән агач ишек. Аның өске ягына дога уеп язылган. Ишекне Казанга туры Лондоннан алып килгәннәр. Татарстанга кадәр үзенчәлекле экспонат Британия музее күргәзмәсенә куелган була.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 06. Фото:tatar-inform.tatar

Ислам мәдәнияте музеенда моңарчы Россиядә күрсәтелмәгән ислам сәнгате әсбапларын тәкъдим иттеләр. Экспонатларның кыйммәтен хәтта сәнгать белгечләре дә атый алмый. Аларның кайберләре дөнья музей тупланмаларында да сирәк очрый. Мәсәлән, XVIII гасырга караган Занзибардан китерелгән агач ишек. Аның өске ягына дога уеп язылган. Ишекне Казанга туры Лондоннан алып килгәннәр. Татарстанга кадәр үзенчәлекле экспонат Британия музее күргәзмәсенә куелган була.

Бүген Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә шушы көннәрдә Казанда уза торган XIII Халыкара мөселман киносы фестивале уңаеннан оештырыла.

“Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” проектының тантаналы ачылышында Татарстан мәдәният министры урынбазары Гүзәл Шәрипова, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевә, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев, “Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” күргәзмәсенең идея авторы, проектның җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина һәм чит чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

Чараны Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Коръән аятләре укып ачып җибәрде. Казан Кремле музей-ядкәрлеге директоры Зилә Вәлиева үз чыгышында Казан Кремлендә оештырылган ислам сәнгатенә нисбәтле проектларны санап узды. Казан йөрәгендә гамәлгә ашырылган халыкара проектның асылын, кирәклеген ассызыклады.

“Күргәзмәгә “АртКлуб” (“Art Club B.V”) оешмасының шәхси коллекционерлар тупланмасыннан алынган экспонатлар куелды, - диде Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев. - Ислам сәнгатенең үзенчәлекле экспонатлары Россия, Англия, Германия, Бельгия, Нидерланд илләренең шәхси коллекционерлар тупланмаларыннан китерелгән. Араларында XIII-XIX гасырга караганнары да бар. Монда Һиндстанда эшләнгән күн белән тышланган Коръән китабы (XVII г.) бар. Үзенчәлекле бизәкләр белән йөгертелгән. Кисвә фрагменты да ефәктән, алтын җепләр белән чигелгән. Госманлы империясе XVI –XVIII гасырга карый. Ислам дине һәм сәнгате белән кызыксынучы һәр кеше яңа ачылган күргәзмәдән үзе өчен файдалы мәгълүмат туплап китә ала”.

Күргәзмәгә куелган һәр 27 экспонат үзенчәлекле һәм тарихи кыйммәткә ия. Шулай да XVII –XVIII гасырга караган, Занзибардан кайткан, ике якка да ачыла торган, догалар белән бизәлгән агач ишек дөньяда берничә генә икән. Санкт-Петербургтан килгән Әлфия Рәхмәтуллина: «Бу - үзенчәлекле ишек. Ерак гасырларда Занзибарда йортларга кергәндә куелган ишекләр Коръән аятьләре белән бизәлгән була. Хәзер инде мондый ишекләрне әле илдән гомумән чыгаруы читен, ләкин без, тырышып, зур көч куеп, аны Казанга кадәр алып килү бәхетенә ирештек. Һәр ел без Казанда оештырыла торган мөселман киносы фестивалендә катнашабыз. Ә быел Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” дигән күргәзмә оештырырга ниятләдек. Төрле гасырларга караган, төрле җирләрдән китерелгән, пәйгамбәр сүзе белән нисбәтле булган экспонатларны Казанда туплый алуыбызга шатбыз”.

Күргәзмәдә урын алган нәкышләп эшләнгән кылыч һәм хәнҗәрләр, сугышчының көбә күлмәге, Һиндстан һәм Иран келәмнәре, Анатолия намазлыклары, Урта Азиядә чигелгән михраб чаршаулары диннең илаһи матурлыгына ишарәли. Үзебезнең ислам сәнгате исә Кама буе һәм Урта Идел зәркән эшләнмәләре аша тәкъдим ителә. Монда беләзек, муенса бүгенге көн хатын-кызларының да игътибар үзәгендә булды. Шулай ук исламның гүзәл язма мәдәниятен Коръән кулъязмасы, перламутр белән эшләнгән Коръән сүрәләренең язуы белән бизәлгән көрси дә урнаштырылган.

Сирәк экспонатларның берсе кисвә кисәге Госманлы империясе ХIX гасыр азагына карый. Һиндстанда эшләнгән мәрмәр рәшәткә, заманында мәчетнең хатын-кызлар ягын бүлеп торган булган. Ул да зәвыклы рәсеме белән күргәзмәгә килгәннәрне шаккатырды.

“Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” күргәзмәсендә ислам сәнгатенең күптөрле этник байлыгы белән архитектура мәчетләр һәм йортлар бизәлеше, көнкүреш әйберләре, хөснехат һәм дини әсбаплар аркылы танышырга мөмкин. Пәйгамбәребезнең сүзе Аллаһның ихтыяры безгә гарәп телендә китереп җиткергән, шунлыктан әлеге тел һәм гарәп имлясы мөселман сәнгатенең асылын билгели. Бу исә исламның стилистик бердәмлеген күрсәтә.

“Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе” күргәзмәсе Казанда 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Проект авторлары белдергәнчә, киләчәктә әлеге ислам сәнгатенең сирәк әсәрләрен Россиянең башка шәһәрләрендә дә күрергә мөмкин булачак.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе