М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы төгәлләнде. Оештыручылар соңгы минутларга кадәр Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре исемнәрен сер итеп саклый алды.
Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы – Айрат Ямилов («Софичка», Россия).
Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие – «Амун» (Россия), сценарий авторлары – Анар Аббасов, Иван Заваруев.
Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы номинациясе Мисырның "Хатын-кыз көне" фильмындагы хатын-кыз ансамбленә бирелде. Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Карим исемнәрен жюри рәисе Салават Юзеев атады.
Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул "Оралман» фильмында төп рольне башкарды.
Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры дип жюри Һиндстаннан "Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джошины атады. Актер призын үзе ала алмады.
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмы дип Төркия белән Венгриянең "Каландар салкыны" фильмы танылды. Режиссеры - Мостафа Кара дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында кино белән бәйле зур чараларның берсе булып исәпләнә. Кинофорум 2005 елдан бирле үткәрелә. Быелгысы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме һәм «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә оештырылды.