Мисырдан килгән "Безнең вәгазьче" нәфис фильмы режиссеры: "Ислам - толерантлык һәм тынычлык дине, терроризмга катнашы юк"

Казан халыкара мөселман киносы фестивале соңгы берничә елда бәйге программасына кермәгән, ислам дине турында сөйләүче нәфис фильмнарны тамашачыга ачылыш фильмы итеп тәкъдим итә. Узган ел Мөхәммәд пәйгамбәр турында нәфис фильм караган булсак, быел исә режиссер Мәһди Әхмәт Алиның (Мисыр) "Безнең вәгазьче" тасмасын тамаша кылдык. Әлеге нәфис фильмны күрсәтү берничә кинотеатрда оештырылган иде. Хәтта ачык һавада Кремльдә дә карап булды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 06. Фото:http://kazan-mfmk.com

"Безнең вәгазьче" фильмы сәясәт һәм дин арасындагы мөнәсәбәтләр капкынына эләккән мөселман дин әһеле турында. Шәйх Хәтем дәүләт мәчетендә вәгазьләр алып бара. Билгеле бер вакыттан соң ул телевидениедә ислам диненә багышланган тапшыруда катнаша, алып баручының астыртын-астыртын бирелгән сорауларына җавап бирә башлый. Сорауларга җавап биргәндә, ул беркайчан да кискен җавап бирми. Килеп туган хәлдән диломатик юл белән, Коръән аятьләрен урынлы кулланып җавап биреп чыга.

Шәйх Хәтем төрле темаларга фәтвәләр бирә. Шул вакытта ул үзенә күрә бер зирәклек белән дини белемне бүгенге көн чынбарлыгын янәшә куеп, сорауларга җавап эзли. Шәйх Хәтемнең бик күп тыңлаучылары барлыкка килә. Аның белән очрашып, киңәш-табыш итәргә теләүчеләр күбәя. Төрле мәҗлесләргә, сүзе үтә торган кешеләр белән очрашуларга чакырулар ешая. Ул теге яки бу дин әһеле белән фикер каршылыгы туган очракта да, сүзен үтемле итеп әйтеп, бәхәсне уен-көлкегә борып җибәрергә тырыша. Әмма үз фикереннән кире кайтмый.

Шәйх Хәтемнең сүзе кешеләрнең йөрәкләренә барып җитә. Ул Аллаһ сүзен, ислам кыйммәтләрен шулкадәр үтемле итеп җиткерә белә ки, аңа төрле катлау кешеләре мөрәҗәгать итә башлый. Җәмгыятьтә сүзе үтә торган кешеләрдән берәү хәләл җефете Фәридәнең энесе Хәсәнне христианлыктан кире мөселманлыкка кайтаруда ярдәм итүне сорый. Шәйх Хәтем, Хәсәнгә артык басым ясамыйча гына, диннәргә бүлмичә генә, Хакыйкатьне җиткерергә омтыла. Исламга кадәр булган барлык диннәрнең асыл кыйммәтләре Коръәндә туплап бирелгәнлеген әйтә. Аңа теге яки бу дингә килү юлларын төрле яклап карарга, интернеттагы сайтлардагы мәгълүматка гына таянмаска киңәш итә.

Әмма Хәсән белән аралаша башлагач, шәйх Хәтемнең генә түгел, аның дусларының да хәлләре катлаулана. Аның остазы, якын дустының да проблемалары башлана. Бер аңлашылмаучанлыктан соң Шәйх Хәтемнең хәләл җефете ташлап китә.Ул эшләгән мәчеттә тәртипләр үзгәрә...

Әлеге фильмның режиссеры Мәһди Әхмәт Али сүзләренчә, ул Казанда мөселман киносы күрсәтелүенә бер үк вакытта аптыраган да, шатланган да. "Мин монда төрле дин тотучылар арасында бернинди дә каршылыклар булмавын аңладым (ә ул төшергән фильмда хакимият вәкилләре кешеләрнең башка дингә күчүенә каршы киләләр, моны Хәсән мисалында күрергә мөмкин - ред.). Бу республика, бу ил кешеләре ислам турында күбрәк белергә тели", - диде режиссер мөселман киносы фестивален тантаналы шартларда ачу вакытында.

"Безнең вәгазьче" фильмы тамашачыны битараф калдырмады. Режиссер күтәргән тема күп еллар дәвамында актуаль булып кала. Шәйх Хәтем сәяси һәм дини көчләр арасындагы каршылыклардан, дин ярдәмендә бик күп кешеләр белән идарә итүдән риза түгел. Аның чыгышында бик күпләрнең фикерләре яңгыраш таба. Нәтиҗәдә ул сәяси көчләрдән ераклаша. Тулы бәхетне гаиләсендә таба.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе