Фестивальнең эчтәлеге аның шигарендә чагыла. Ул башлангычыннан алып “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” дигән шигарь белән уза.
Форум программасына үзара тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.
Фестивальнең нигез салучылары – Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, Россия Мөфтиләр шурасы дип хәбәр итә кинофорумның матбугат хезмәте.
XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйге программасына 27 илдән 60 фильм (6 номинациядә 10 эш) кергән. Барлык фильмнар да фестивальнең «Мәдәниятләр диалогы аша — аралашу мәдәниятенә» дигән шигаренә туры килә.
«Тулы метрлы нәфис фильм» номинациясенә моңа кадәр сирәк тәкъдим ителгән илләр фильмнары эләккән. Әйтик, Көньяк Азия (Бангладеш һәм Һиндстан), Африка (Нигер, Мисыр). Гадәттәгечә фестивальдә Иран, Төркия, БДБ илләре катнаша.
Татарстан режиссерларының эшләре «Кыска метрлы нәфис фильм» (И.Рахимбайның «Представь» фильмы), "Кыска метрлы документаль фильм», (Р.Хәбибуллинның «Велохадж» фильмы) һәм «Яшь Россия» (Б.Батуллинның «Сокращение» фильмы) номинацияләренә эләккән. Моннан тыш республикада төшерелгән 10 фильм «Милли кино секциясе» номинациясендә катнаша.
Бәйге программасына кергән фильмнарга Россиянең халык артисты, режиссер һәм сценарист Николай Досталь җитәкчелегендәге жюри бәя бирәчәк. Шулай ук фестивальдә беренче тапкыр берничә жюри эшләячәк. Аңа дөньяның 11 иленнән 20 белгеч чакырылган.Бу елның тагын бер яңалыгы – ул жюриның берничә секцияләргә бүленүе.
Бәйге программасының тулы метрлы нәфис фильмнарны АКШ продюсеры Ларри Джексон («Молчание ягнят», «Более странно, чем в раю»), кино белгече, публицист Габдерразак Аззахер (Марокко), театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты Виктор Вержбицкий (Россия), режиссер һәм сценарист Салават Юзеев (Россия, Татарстан) бәяләячәк.
«Кыска метрлы нәфис фильм» һәм «Яшь Россия» бәйге номинацияләренең жюри составында кинорежиссер, «FIFOG» Женева кинофестивале директорыТахар Хоучи (Швейцария), фестивальләргә фильмнарны чыгару буенча «Festagent» зур Россия агентлыгы җитәкчесе Иван Золотухин (Россия), актер Орхан Милли (Төркия) эшли.
"Иң яхшы документаль(кыска һәм тулы метрлы) фильм"нарны режиссер һәм сценарист Шарофат Арабова (Таҗикстан), кино белгече Ульви Метхи (Азербайҗан), Иран киносы дистрибьюторы, кино һәм телевидение өлкәсе белгече Алиреза Шахрохи (Иран) сайлаячак.
Гадәттәгечә, Казан кинофестивалендә кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләреннән торган жюри эшләячәк. Аның составына кино белгече, культуролог, телевидениедә алып баручы Кирилл Разлогов (Россия), кино турында китаплар авторы, Мәскәү халыкара кино фестивале сайлап алу комиссиясе әгъзасы Марина Торопыгина (Россия), кино тәнкыйтьчесе Гөлбара Толомушова (Кыргызстан) кергән. Кино белгечләре иң яхшы дип тапкан теләсә кайсы фильмга махсус премия бирә ала.
Фестивальдә беренче тапкыр бәйсез матбугат жюрие булдырылды. Ул чит ил, Россия һәм Татарстан кино күзәтүчеләрен һәм журналистларын берләштерә. Быел «ПрофиСинема» порталы күзәтүчесе, РФ Кинематографистлар берләшмәсе газетасының баш мөхәррир урынбасары Вита Рамм (Литва/Россия, Мәскәү), «Искусственное кино» журналының мөхәррире һәм даими авторы Евгений Майзель (Россия, Санкт-Петербург), «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров (Россия, Казан) чакырылган.
«Милли кино секциясе» дигән аерым категориядәге Татарстан фильмнарын кино белгече Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Россия, Татарстан), кино белгече, кино тәнкыйтьчесе Елена Алексеева (Россия, Татарстан) бәяләячәк дип хәбәр итә кинофорумның матбугат хезмәте.